Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Диңгез тәлинкәсе тешләренең уникаль төзелеше

Диңгез тәлинкәсе тешләренең уникаль төзелеше

 Диңгез тәлинкәсе (конуссыман кабырчыклы моллюск) феноменаль нык тешләргә ия булып чыкты. Аның тешләре каты гётит минералының нечкә җепселләреннән тора. Бу тешләр йомшак аксымлы нигездә тыгыз урнашкан.

 Игътибар итегез. Диңгез тәлинкәсенең радуласы — тел кебек үсентегә охшаш — бөгелгән теш рәтләре белән тутырылган. Аларның һәрберсенең озынлыгы бер миллиметрдан да азрак. Моллюск радуланы кыргыч кебек куллана, чөнки кыя өсләреннән суүсемнәрне кырып туклана. Шуңа күрә аның тешләре чиктән тыш нык булырга тиеш.

 Микроскоп ярдәмендә галимнәр диңгез тәлинкәсе тешләре ныклыгының чиген үлчәгән. Галимнәр мондый нәтиҗәгә килгән: моллюск тешләренең материалы хәзерге вакытка билгеле булган биологик материалларның иң чыдамлысы. Ныклыгы буенча ул хәтта үрмәкүчнең ефәгеннән дә чыдамлырак. Бу тикшерүләрне алып барган галим болай дигән: «Без бу конструкторлык принцибын кулланып, охшаш материал барлыкка китерәсебез килә».

 Галимнәр диңгез тәлинкәсе тешләре кебек материалдан торган синтетик аналоглар киң кулланыш алыр дип ышана. Мәсәлән, аны автомобильләр чыгаручылар һәм кораблар төзүчеләр кулланырга теләр. Ул шулай ук авиатөзелештә һәм стоматологиядә кулланылыр.

 Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез тәлинкәсе тешләренең уникаль төзелеше эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?