Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Мыегаяклыларның җилеме

Мыегаяклыларның җилеме

 Зоологлар мыегаяклыларның кыяларга, причалларга һәм корабларга нык ябыша алганына инде күптән игътибар иткән. Мыегаяклыларның җилеме кешеләр ясаган җилемнән күпкә көчлерәк. Күптән түгел генә галимнәр мыегаяклыларның юеш нәрсәләргә ничек итеп ябыша алганын аңлаган. Моңа кадәр бу сер булып торган.

 Игътибар итегез. Тикшерүләр күрсәткәнчә, башта мыегаяклыларның личинкалары ябышыр өчен урынны йөзеп эзли. Галимнәр уйлавынча, ябышыр өчен урын сайлагач, личинка ике матдәне чыгара башлый. Башта ул, ябышыр урыныннан суны бетерер өчен, аны майлы бер матдә белән грунтлый. Шулай итеп ул икенче матдәсе өчен нигез әзерли. Икенче матдәсе фосфопротеин дигән аксымнан тора.

 Бу ике матдә, бергә кушылганда, көчле җилемне булдыра. Аны хәтта бактерияләр җимерә алмый. Бу җилемнең көче бик мөһим, чөнки сайлаган урынына ябышкач, мыегаяклылар калган гомерен шунда үткәрә.

Мыегаяклылар һәм җилеменең җепселләре

 Мыегаяклыларның җилем булдыру процессы галимнәр элек уйлавыннан катлаулырак булып чыккан. Тикшерүләр үткәргән галимнәрнең берсе болай дигән: «Ябыштырыр урыннан суны бетерер өчен, бу табигатьтән алынган иң акыллы ысул». Бу ачыш галимнәргә суда кулланырлык җилем булдырырга ярдәм итә ала. Аны табигый элементлардан булдырып, электроникада һәм медик имплантантлар өчен кулланып булыр.

 Сез ничек уйлыйсыз? Мыегаяклыларның җилеме — эволюция җимешеме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?