Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда кеше фикерләре язылганмы?

Изге Язмаларда кеше фикерләре язылганмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларында, ягъни Изге Язмалар китабында, күп кенә акыллы киңәшләр бирелгән. Изге Язмаларның үзендә: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип әйтелә (2 Тимутигә 3:16). Бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтүче күп кенә дәлилләр бар. Аларның кайберләренә игътибар итегез:

  •   Изге Язмаларда китерелгән тарихның төгәл түгел икәнен беркем дә исбатлый алмады.

  •   Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләр намуслы һәм эчкерсез булган. Аларның барысын яшермичә язып бирүе язганнары хакыйкать икәнен күрсәтә.

  •   Изге Язмаларның бер төп темасы бар: Аллаһының кешелек белән идарә итәргә хокукын раслау һәм күктәге Патшалык ярдәмендә аның ниятен үтәү.

  •   Меңләгән еллар элек язылган булса да һәм шул заманнарда кешеләр фәнни яктан хаталы карашларда торса да, Изге Язмалар фәнни яктан төгәл.

  •   Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләр үтәлгән. Моны тарихи документлар раслый.