Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар нәрсә ул?

Изге Язмалар нәрсә ул?

 Изге Язмалар турындагы фактлар

  •   Изге Язмаларны кем язган? Изге Язмаларның авторы — Аллаһы. Ләкин ул, бу китапны язар өчен, якынча 40 ир-атны кулланган. Алар арасында Муса, Давыт патша, Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя булган a. Аллаһы бу кешеләргә үз фикерләрен тапшырган, ә алар аны язып барган (2 Тимутигә 3:16).

     Бер мисал карап китик. Директор үз сәркатибенә директор исеменнән хат язарга куша. Хатны сәркатип язса да, аның авторы директор булып кала, чөнки анда аның фикерләре язылган. Шулай ук Изге Язмалар белән дә. Аллаһы китапны язу эшен кешеләргә тапшырган булса да, аның авторы — Аллаһы, чөнки анда аның фикерләре язылган.

  •   «Библия» дигән сүз нәрсәне аңлата? «Библия» грек телендәге библи́а сүзеннән барлыкка килгән һәм ул «кечкенә китаплар» дигәнне аңлата. Соңрак бу грек сүзе белән Изге Язмаларны тәшкил иткән бар китаплар җыентыгы атала башлаган.

  •   Изге Язмалар кайчан язылган? Изге Язмалар б. э. к. 1513 елда языла башлаган һәм, 1 600 ел үткәч, якынча б. э. 98 елында тәмамланган.

  •   Изге Язмаларның төп нөсхәсе бармы? Изге Язмаларның төп нөсхәсе сакланып калмаган, чөнки борынгы вакытта кулъязмалар озак саклана алмый торган папирус һәм пергамент кебек материалларга язылган. Шулай да гасырлар дәвамында профессиональ күчереп язучылар Изге Язмаларның копияләрен киләчәк буыннар өчен ясаган.

  •   «Иске Васыять» һәм «Яңа Васыять» нәрсә ул? «Иске Васыять» дип Изге Язмаларның күбесенчә борынгы еврей телендә b язылган өлешен атыйлар, ул шулай ук Еврей Язмалары дип тә билгеле. «Яңа Васыять» — Изге Язмаларның борынгы грек телендә язылган өлеше, ул шулай ук Мәсихче Грек Язмалары дип тә атала. Изге Язмалар китабы шул ике өлештән тора c.

  •   Изге Язмалар үз эченә нәрсә ала? Изге Язмаларда тарихи вакыйгалар, кануннар, пәйгамбәрлекләр язылган. Анда шигъри китаплар, зирәк үгет-нәсыйхәтләр, җырлар һәм хатлар бар. (« Изге Язмалар китапларының исемлеге»н кара.)

 Изге Язмаларның эчтәлеге

 Изге Язмалар Аллаһы Тәгаләнең ничек итеп күкне һәм җирне барлыкка китергәнен тасвирлаудан башлана. Без Изге Язмалар ярдәмендә Аллаһының исеме — Йәһвә икәнен белә алабыз, һәм бу китап безгә аның белән танышырга булыша (Зәбур 83:18).

 Изге Язмаларда ничек Аллаһыга яла якканнары икәне ачыклана һәм ничек ул үз абруен кайтарачак икәне аңлатыла.

 Изге Язмалар Аллаһының кешеләргә һәм җиргә карата ниятен ачыклый. Шулай ук Аллаһы ничек итеп кешелек газапларын бетерәчәген аңлата.

 Моннан тыш, Изге Язмаларда көндәлек тормыш өчен киңәшләр бар. Менә аларның кайберләре:

  •   Кешеләр белән ничек яхшы мөнәсәбәттә булырга? «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

     Мәгънәсе: Башкаларның үзебезгә нинди мөгамәлә күрсәтүен теләсәк, аларга да шундый мөгамәлә күрсәтергә кирәк.

  •   Стрессны ничек җиңәргә? «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (Маттай 6:34).

     Мәгънәсе: Киләчәктә була алачак вакыйгалар турында чиктән тыш борчылыр урынына, игътибарыбызны бүгенгегә тупласак, яхшырак булыр.

  •   Гаиләне ничек бәхетле итәргә? «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33).

     Мәгънәсе: Нык никахның нигезе — ярату һәм хөрмәт.

 Изге Язмалар үзгәртелгәнме?

 Юк. Галимнәр Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларын хәзерге заман Изге Язмалары белән җентекләп чагыштырган һәм аның эчтәлегенең үзгәрмәгәнен ачыклаган. Һәм бу дөрес тә. Әгәр Аллаһы кешеләрнең аның сүзен укып аңлауларын теләсә, ул үз сүзенең үзгәрмәве турында кайгыртырга тиеш d (Ишагыя 40:8).

 Ни өчен Изге Язмаларның бик күп төрле тәрҗемәләре бар?

 Хәзерге заман кешеләре Изге Язмаларның төп нөсхәсен язу өчен кулланылган телне аңламый. Изге Язмаларда «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәр» бар (Ачылыш 14:6). Шуңа күрә кешеләргә аңлаешлы телдә язылган Изге Язмалар кирәк, шулчакта алар аны укып, Аллаһы сүзен дөрес аңлый алачак.

 Изге Язмалар тәрҗемәләрен өч төп төркемгә бүлеп була.

  •   Сүзгә-сүз тәрҗемә итү — текстны мөмкин кадәр турыдан-туры тәрҗемә итү.

  •   Мәгънәсе буенча тәрҗемә итү — төп текстның мәгънәсен хәзерге заман өчен аңлаешлы телгә тәрҗемә итү.

  •   Ирекле тәрҗемәнең максаты — укуны кызыклы итү. Әмма бу тәрҗемә итү ысулында текстның мәгънәсе югала ала.

 Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсе бу — Аллаһының хәбәрен төгәл һәм аңлаешлы телдә тәрҗемә итү e.

 Изге Язмаларга нәрсә кертергә кирәклеген кем хәл иткән?

 Моны Изге Язмаларның Авторы — Аллаһы хәл иткән. Иң элек ул «изге сүзләрен» исраиллеләргә тапшырган, ә алар Еврей Язмаларын яңа буын өчен саклап калдырырга тиеш булган (Римлыларга 3:2).

 Изге Язмаларга кертелмәгән Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка китаплар бармы?

 Юк. Изге Язмалар — тәмамланган тулы китап, аңа «кермичә калган» китаплар юк. Кемдер яңа табылган кулъязмаларның Изге Язмаларга кертелергә хакы бар дип раслый f. Әмма Изге Язмаларның үзендә төгәл стандарт китерелә (2 Тимутигә 1:13). Бу стандарт буенча, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларның бар китаплары бер-берсенә каршы килергә тиеш түгел. Әмма Изге Язмаларга кертелергә тиеш дип саналган борынгы кулъязмалар шул стандартка туры килми g.

 Изге Язмаларның кирәкле өзеген ничек табарга?

  Изге Язмалар китапларының исемлеге

a Изге Язмаларга кергән барлык китапларның исемлеге, кем һәм кайчан язганы белән танышыр өчен, «Изге Язмалар китапларының таблицасы»н карап була.

b Изге Язмаларның аерым өлешләре арамей телендә язылган, ул борынгы еврей теленә охшаш.

c Изге Язмаларны укучы кайбер кешеләр «Еврей Язмалары» һәм «Мәсихче Грек Язмалары» дигән исемнәрне куллана. Чөнки «Иске Васыять» һәм «Яңа Васыять» исемнәре Иске Васыять Яңасы белән алмаштырылган дигән ялгыш уйга китерә ала.

e Күп кенә кеше «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н укырга ярата, чөнки ул төгәл һәм аңлаешлы итеп тәрҗемә ителгән. «„Яңа дөнья тәрҗемәсе“ төгәлме?» дигән мәкаләне кара.

f Андый китаплар апокрифлар дип атала. «Британия энциклопедиясе» буенча, «Изге Язмаларның гомум кабул ителгән канунына», ягъни Изге Язмаларның рәсми исемлегенә, кертелмәгән китапларны шул термин белән атыйлар.

g «Апокрифические евангелия — скрытая истина об Иисусе?» дигән мәкаләдән күбрәк белеп була.