Гайсә Мәсихнең тышкы кыяфәте нинди булган?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Бер кем дә Гайсә пәйгамбәрнең тышкы кыяфәте нинди булганын төп-төгәл белми, чөнки аның тышкы кыяфәте турында Изге Язмаларда турыдан-туры әйтелми. Димәк, Гайсәнең буй-сыны, кием-килбәте әллә ни әһәмиятле түгел. Шулай да Изге Язмалардан аның кайбер үзенчәлекләрен белеп була.
Үзенчәлекләре. Гайсә яһүд булып туган, шуңа күрә әнисенең семитларга хас үзенчәлекләрен үзләштергәндер (Еврейләргә 7:14). Шик тә юк, аның үзенчәлекләре күзгә ташланып тормаган. Бер көнне ул Гәлиләядән шыпырт кына китеп Иерусалимга килгән, һәм аны бер кем дә танымаган (Яхъя 7:10, 11). Өстәвенә, аның тышкы күренеше, күрәсең, рәсүлләренекеннән бик аерылып тормаган. Хәтерлисездер, яхшы коралланган халык Гайсәне кулга алырга килгәч, Яһүд Искариот аны үпкән, нәтиҗәдә, тегеләр Гайсәне таный алган (Маттай 26:47—49).
Чәче. Күрәсең, Гайсәнең чәче әллә ни озын булмаган, чөнки Инҗилдә «ир-ат озын чәч йөртсә, бу аның өчен хурлык» дип язылган (1 Көринтлеләргә 11:14)
Сакалы. Гайсә пәйгамбәр сакал йөрткән. Ул яһүди йолаларга буйсынып яшәгән, ә шул йолалар буенча, ир-атларга «сакалыңның кырыйларын ямьсезләмә» дип әйтелгән булган (Левилеләр 19:27; Гәләтиялеләргә 4:4). Моннан тыш, Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлектә Мәсихнең «сакалы йолкыначак» дип әйтелә (Ишагыя 50:6).
Буй-сыны. Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсә таза ир-ат булган. Вәгазьләп йөргәндә, ул күп километр араны үтә торган булган (Маттай 9:35). Ул яһүдләрнең гыйбадәтханәсен ике тапкыр «чистарткан» булган: беренче тапкыр ул акча алмаштырып утыручыларның өстәлләрен аударган, ә икенче тапкыр мал-туарны камчы белән куып чыгарган (Лүк 19:45, 46; Яхъя 2:14, 15). Бер белешмәлектә: «Инҗилнең хәбәрләре буенча, [Гайсәнең] исән-саулыгы бик әйбәт булган»,— дип әйтелә («McClintock and Strong’s Cyclopedia», том 4, 884 б.).
Мимика. Гайсә йомшак күңелле булган һәм башкаларны кызгана белгән, һәм бу аның йөзеннән ачык күренгән (Маттай 11:28, 29). Кешеләр үз милләтләренә һәм чыгышларына карамастан аның янга килә торган булган, чөнки Гайсәнең үзләрен юатуын һәм үзләренә ярдәм итүен теләгән (Лүк 5:12, 13; 7:37, 38). Хәтта балалар да үзләрен Гайсә янында иркен хис иткән (Маттай 19:13—15; Марк 9:35—37).
Гайсәнең тышкы кыяфәте турындагы ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Инҗилнең Ачылыш китабында Гайсәнең чәче — йон, ә аяклары «саф бакыр» белән чагыштырыла. Шуннан кайберәүләр Гайсәнең ата-бабалары африкалылар булган дигән нәтиҗәгә килгән (Ачылыш 1:14, 15).
Факт. Ачылыш китабы «символлар аша» язылган (Ачылыш 1:1). Гайсәнең чәче һәм аяклары турында әйтелгәндә, образлы тел кулланыла; шулай итеп, Гайсәнең образы аның җирдәге тышкы кыяфәтен сурәтләми, ә аның үледән терелтелгәннән соң күрсәтәчәк сыйфатларын ачыклап бирә. Мәсәлән, Ачылыш 1:14 тә: «Башындагы чәчләре ак йон сыман, кар сыман ак»,— диелә. Шунысы кызык: Гайсәнең чәче йон һәм кар белән чагыштырылганда, боларның уртак ягы — материал түгел, ә төс икәнлеге ачык күренеп тора. Ак төс Гайсәнең әллә ничәмә еллар яшәп зирәклек җыйганын ассызыклый (Ачылыш 3:14). Шигырьдә Гайсәнең чәченең сыйфаты йонныкы яки карныкы белән чагыштырырлык дип әйтелми.
Гайсә Мәсихнең аяклары «мичтә кызган саф бакыр кебек» (Ачылыш 1:15). Ә йөзе «балкып торган кояштай иде» (Ачылыш 1:16). Беркемнең дә йөзе (нинди халыктан гына булса да) «балкып торган кояштай» була алмый, димәк, бу образ символик; ул үледән терелтелгән Гайсәнең «якынлашмаслык яктылыкта яшәвен» символлаштыра (1 Тимутигә 6:16).
Ялгыш караш. Гайсә бик ябык һәм зәгыйфь булган.
Факт. Гайсә пәйгамбәр үзен ирләрчә тоткан. Мәсәлән, яхшы коралланган халык аны кулга алырга килгәч, ул качып тормаган, ә кыюлык белән: «Мин — ул»,— дигән (Яхъя 18:4—8). Күрәсең, ул таза ир кеше булган, югыйсә, балта остасы булып кул белән эшли алмас иде (Марк 6:3).
Алайса, ник Гайсә җәфалану баганасын үзе алып бармаган? Ник ул аның ягындагы ике кешедән иртәрәк үлгән? (Лүк 23:26; Яхъя 19:31—33) Гайсәне үлемгә дучар итәр алдыннан, бик нык кыйнаганнар. Ул төне буе йокламаган; сәбәбе, күрәсең, көчле җан газаплары кичерүендә (Лүк 22:42—44). Төнлә яһүдләр аны мәсхәрә иткәннәр, ә иртән римлылар килеп аны җәзалаганнар (1 Тимутигә 6:8). Боларның барысы аркасында Гайсә озак яшәмәгән.
Ялгыш караш. Гайсә караңгы чырайлы, төнтек кеше булган.
Факт. Гайсә Мәсих үзенең күктәге Атасының — Йәһвә Аллаһының сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра белгән, ә Инҗилдә Аллаһы бәхетле дип атала (1 Тимутигә 1:11; Яхъя 14:9). Чынында, Гайсә үзе дә башкаларны бәхетле булырга өйрәткән (Маттай 5:3—9; Лүк 11:28). Димәк, Гайсәнең йөзе гел шатлыктын балкып торган.