Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Никахта көнләшү хисеннән ничек арынырга?

Никахта көнләшү хисеннән ничек арынырга?

 Ир белән хатын бер-берсенә ышанмаса һәм бер-берсенә шикләнеп караса, никахлары бәхетле булмас. Сәбәпсез көнләшү хисе мөнәсәбәтләрегезне бозмасын өчен нәрсә эшләргә?

Бу мәкаләдә

 Көнләшү нәрсә ул?

 «Көнләшү» сүзенең төрле мәгънәләре һәм төсмерләре бар. Бу мәкаләдә «көнләшү» дигәндә тормыш иптәшенең тугрылыгына шикләнеп карау күздә тотыла. Андый хис берәрсе иптәшебезгә урынсыз игътибар биргәндә яисә иптәшебез башка кешегә урынсыз игътибар биргәндә туарга мөмкин. Без никахыбызга куркыныч янаганын сизәбездер. Андый чакларда көнләшү хисе урынлы булыр. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бик якын һәм тыгыз, шуңа күрә андый мөнәсәбәтләрне яклар өчен алар бар көчләрен куярга тиеш.

 Изге Язмалардагы принцип: «Алар инде ике түгел, ә бер тән... Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6).

 «Көнләшү хисе янгын сигнализациясенә охшаш: иптәшегез белән мөнәсәбәтләрегезгә нәрсә дә булса янаса, бу хис сигнал бирә һәм тоткарланмыйча эш итәргә дәртләндерә» (Бенжамин).

 Әмма кайвакыт көнләшү сәбәпсез шикләргә һәм куркуларга нигезләнгән. Чын мәхәббәт андый зыянлы көнләшүдән яклый (1 Көринтлеләргә 13:4, 7). Профессор Роберт Лихи үзенең китабында болай дип яза: «Урынсыз көнләшү мөнәсәбәтләрне якламый, ә җимерә генә».

 Ни өчен урынсыз көнләшү хисе туа ала?

 Үткән никахыгызда тормыш иптәшегез сезгә хыянәт иткән булса, бу урынсыз көнләшүгә китерергә мөмкин. Ә, бәлки, сезнең әти-әниегез никахларында берәрсе зина кылганга аерылышкан булгандыр һәм хәзер сез моңа охшаш хәлгә үзегезнең дә эләгүегез бар дип куркасыздыр.

 «Бала чагымда минем әти әниемә хыянәт итте, шуңа күрә миңа башкаларга ышану авыр. Шул эмоциональ яра аркасында, минем кайчак үз иремә карата шикләр туа» (Мелисса).

 Башка сәбәп – үз-үзеңне якланмаган итеп хис итү. Бу хискә бирелсәгез, башкалар сезнең никахыгызга зыян китерә ала дип уйлый башлавыгыз бар. Сездә, хәтта, иптәшегез сезне ташлар да башка кешегә китәр дигән уйлар туарга мөмкин.

 «Бер туйга иремне кияүнең якын дусты булып йөрергә чакырдылар. Ирем ризалашса, аңа кәләшнең якын дус кызларның берсе белән кайчак бергә йөрергә һәм биергә туры килер иде. Миңа бу ошамады, һәм мин иремә бу тәкъдимнән баш тартырга куштым» (Наоми).

 Туй белән бәйле төрле гореф-гадәтләр бар, катнашыргамы-юкмы икәнен хәл иткәндә, мәсихчеләргә Изге Язмалардагы принципларны исәпкә алырга кирәк. Наоминың шикләре урынлы булганмы? Үткәннәрне искә төшереп, Наоми аның хисләре нигезсез булган дип әйтә. «Ул вакытта мин үземне ышанышсыз итеп хис итә идем. Ирем мине башка хатын-кызлар белән чагыштыра дип уйлый идем, әмма чынында бу алай түгел иде»,– дип сөйли Наоми.

 Урынсыз көнләшүнең нинди генә сәбәбе булмасын, аның аркасында сез иптәшегездән шикләнә башларга, аны, хәтта, сәбәп булмаса да, хыянәт итүдә гаепләргә мөмкин. Нәтиҗәдә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр бозылырга, хәтта сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин.

 Изге Язмалардагы принцип: «Көнчелек — сөякләр өчен черек» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30).

 Көнләшү хисен ничек контрольда тотарга?

 Иптәшегезгә карата ышанычыгызны үстерегез. Хыянәт билгеләрен эзләү урынына, тормыш иптәшегезнең ни өчен ул сезнең ышанычыгызга лаек икәне турында уйлагыз.

 «Мин иремнең яхшы сыйфатлары турында уйлыйм. Ирем башкаларга игътибар күрсәткәндә, аның мотивлары саф, ул алар турында эчкерсез кызыксынганга шулай эшли. Миңа үз-үземә шуны искә төшереп торырга кирәк: әти-әнинең никахы уңышсыз булса да, минем никахым да шундый булыр дигән нәтиҗәгә килер өчен сәбәп юк» (Мелисса).

 Изге Язмалардагы принцип: «Мәхәббәт . . . барысына ышана» (1 Көринтлеләргә 13:4, 7).

 Шикләр белән көрәшегез. Мәкаләдә искә алынган Роберт Лихи болай дип яза: «Ачу чыкканда, без еш кына үз фикерләребезне дөрес дип саныйбыз. Без хаклы дип уйлыйбыз һәм бу шиккә алынмый. Әмма нәрсәдер хаклы дип уйлау, бу ул чыннан да хаклы дигәнне аңлатмый әле. Нәрсәнедер дөрес дип санасак та, бу алай булмаска да мөмкин». a

 «Әгәр без хәлгә үзебезчә генә ( бер яктан гына) карасак һәм булмаганны уйлап чыгарсак, бу никахта кирәкмәгән проблемалар тудыра ала» (Надин).

 Изге Язмалардагы принцип: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5).

 Борчылуларыгыз турында тормыш иптәшегезгә сөйләгез. Көнләшү хисе нәрсә аркасында гына тумасын, тормыш иптәшегезгә борчылуларыгыз турында сөйләгез. Башка җенестәге кеше белән үзегезне ничек тотачаксыз? Икегез дә моның турында сөйләшегез һәм чикләрне билгеләгез.

 «Андый сөйләшүләр вакытында онытмагыз: иптәшегез, мөгаен, сезгә авырту китерергә теләмидер. Ул сезнең кебек хәлгә төшенергә һәм дөрес эш итәргә телидер. Шуңа күрә аның мотивларына шик белән карамагыз. Бәлки, сез артык сизгер кешедер һәм күбрәкне көтәсездер. Тормыш иптәшегез сезгә аның игътибары җитеп бетмәгәнен хәтта абайламый дадыр» (Сиара).

 Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).

a «Көнчелек. Аның белән ничек яшәргә һәм ничек яхшы мөнәсәбәтләр сакларга?» китабыннан.