Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатаңнан өйрәнсәң

Хатаңнан өйрәнсәң

Йөкләргә:

  1. 1. Һәр кеше хата кыла

    Үз тормышында.

    Бу бит билгеле:

    Камил кеше юк дөньяда.

    Син дә ялгыштың

    Һәм җитди хата кылдың.

    Әмма Аллаһы көтә.

    Сиңа Йәһвә ярдәм кулын суза.

    КУШЫМТА:

    Аллаһы күтәрер,

    Ул сиңа булышыр

    Үзенә кайтырга,

    Хак юлдан йөрергә.

    Йәһвәгә ялварсаң,

    Үз хатаңнан өйрәнсәң,

    Йәһвә кабул итәр,

    Ул сиңа ярдәм итәр,

    Хатаңнан өйрәнсәң.

  2. 2. Яңа көн башлана,

    Ә йөрәк сызлана.

    Үткәннәр искә төшә,

    Алар сагындыра.

    Әтиебезгә син

    Барысын сөйләп бир.

    Сүзе аша бирер ул

    Җитәкчелек һәм юаныч сиңа.

    КУШЫМТА:

    Аллаһы күтәрер,

    Ул сиңа булышыр

    Үзенә кайтырга,

    Хак юлдан йөрергә.

    Йәһвәгә ялварсаң,

    Үз хатаңнан өйрәнсәң,

    Йәһвә кабул итәр,

    Ул сиңа ярдәм итәр.

    КҮЧЕШ:

    Аллаһы Сүзен укырсың,

    Исеңә син төшерерсең:

    Әтиебез сине көтә

    Һәм ярата,

    Ул бик көтә.

    КУШЫМТА:

    Аллаһы күтәрер,

    Ул сиңа булышыр

    Үзенә кайтырга,

    Хак юлдан йөрергә.

    Йәһвәгә ялварсаң,

    Үз хатаңнан өйрәнсәң,

    Йәһвә кабул итәр,

    Ул сиңа ярдәм итәр,

    Хатаңнан өйрәнсәң.

    Ул сиңа булышыр.