Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

97 НЧЕ ҖЫР

Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез

Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез

(Маттай 4:4)

  1. 1. Йәһвәнең һәр сүзе белән

    Без тиеш яшәргә,

    Көн саен Аллаһы Сүзен

    Уйланып укырга.

    Бу безгә тынычлык бирә,

    Өметне яңарта.

    КУШЫМТА:

    Бел: Йәһвә сүзләрен уку

    Зур файда китерә.

    Йәһвәнең һәр сүзе белән

    Без тиеш яшәргә.

  2. 2. Күп тугры кешеләр булган

    Борынгы заманда.

    Аларның үрнәге безгә

    Көч бирә, ныгыта.

    Гыйбрәтле сабаклар бик күп

    Аллаһы Сүзендә.

    КУШЫМТА:

    Бел: Йәһвә сүзләрен уку

    Зур файда китерә.

    Йәһвәнең һәр сүзе белән

    Без тиеш яшәргә.

  3. 3. Йәһвәнең кануны камил,

    Киңәше акыллы.

    Атабыз юата безне

    Үз Хаты аркылы.

    Без аннан укыган сүзләр —

    Кыйммәтле хәзинә.

    КУШЫМТА:

    Бел: Йәһвә сүзләрен уку

    Зур файда китерә.

    Йәһвәнең һәр сүзе белән

    Без тиеш яшәргә.

(Йош. 1:8; Рим. 15:4 дә кара.)