Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 НЧЕ ҖЫР

Йәһвәгә һәр көн дога кыл

Йәһвәгә һәр көн дога кыл

(1 Тисалуникәлеләргә 5:17)

  1. 1. Һәр көн дога кыл Йәһвә Аллага.

    Ул үзенә килергә чакыра.

    Хисләреңне сөйләп бир Ходайга.

    Бер дә шикләнмә: сине ишетә.

    Һәр көн дога кыл Аңа.

  2. 2. Һәр көн рәхмәт әйт Йәһвә Аллага —

    Ул яратып фатиха яудыра.

    Чын күңелдән Аллаһы кичерә,

    Без туфрактан икәнен ул белә.

    Һәр көн дога кыл Аңа.

  3. 3. Һәр көн дога кыл, Йәһвә — чын дустың,

    Авырлыклар булганда, ул якын.

    Үз яклавын бирәчәк ул сиңа,

    Һич тә курыкма, Йәһвә — нык Кыя.

    Һәр көн дога кыл Аңа.