Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 НЧЫ ҖЫР

Сез моны миңа эшләдегез

Сез моны миңа эшләдегез

(Маттай 25:34—40)

  1. 1. Күп башка сарыклар майланган төркемгә,

    Хезмәттә катнашып, ярдәм күрсәтә.

    Аларның башкарган эшләрен кадерләп,

    Мәсих аларга бирәчәк зур бүләк.

    КУШЫМТА:

    «Аларга булышкан миңа булыша,

    Аларны юаткан мине юата,

    Алар хакына эшләнгән эшегез

    Миңа кадерле — онытмагыз сез.

    Хәтердән югалмас сезнең эшегез».

  2. 2. «Кайгырттыгыз мине, мин мохтаҗ булганда,

    Сез кирәк булганны бирдегез миңа».

    «Кайчан без эшләдек боларны?» — диярләр,

    Җавап Патшадан шул чакта алырлар:

    КУШЫМТА:

    «Аларга булышкан миңа булыша,

    Аларны юаткан мине юата,

    Алар хакына эшләнгән эшегез

    Миңа кадерле — онытмагыз сез.

    Хәтердән югалмас сезнең эшегез».

  3. 3. «Күп эшләр башкарып, булыштыгыз миңа,

    Ашкынып вәгазьләп алар янында».

    Патшабыз уң якта торучы төркемгә

    Тормыш бүләген бирәчәк җәннәттә.

    КУШЫМТА:

    «Аларга булышкан миңа булыша,

    Аларны юаткан мине юата,

    Алар хакына эшләнгән эшегез

    Миңа кадерле — онытмагыз сез.

    Хәтердән югалмас сезнең эшегез».