139 НЧЫ ҖЫР
Яңа дөньяны күз алдына китер
-
1. Яңа дөнья бөтен җирдә!
Син үзеңне күзалла оҗмахта:
Юк борчулар, юк газаплар —
Юкка чыкты, юк бүтән алар;
Яңа күкләр нык урнашты,
Бар вәгъдәләр тормышка ашты.
Бөтен җир йөзе, бар нәрсә яңарды!
Шуңа шатлыктан без җырлыйбыз бу җырны:
КУШЫМТА:
«Рәхмәт, Аллабыз, оҗмах булдырдың!
Бар нәрсәне яңартты Угылың.
Безнең хисләребез бу җырда чагыла,
Хөрмәт-мактауга син лаек, Йәһвә Алла!»
-
2. Яңа дөнья бөтен җирдә!
Уйлап кара, ни булыр җәннәттә:
Чын тынычлык, канәгатьлек,
Бар кешеләр кичерә шатлык.
Йәһвә безгә ирек бирде,
Өстебездән чатырын корды.
Үлгән кешеләр терелеп торачак,
Безгә кушылып, шатланып җырлаячак:
КУШЫМТА:
«Рәхмәт, Аллабыз, оҗмах булдырдың!
Бар нәрсәне яңартты Угылың.
Безнең хисләребез бу җырда чагыла,
Хөрмәт-мактауга син лаек, Йәһвә Алла!»
(Зәб. 37:10, 11; Ишаг. 65:17; Яхъя 5:28; 2 Пет. 3:13 дә кара.)