101 НЧЕ ҖЫР
Бердәмлектә хезмәт итәбез
-
1. Караңгы, салкын дөньядан
Аллаһы безне чыгарган.
Кардәшлек бәхет китерә;
Без дуслыкка ия.
Бердәмлек саклыйбыз.
Бу — рухи оҗмах!
Саф, чиста телдә сөйләшү,
Хезмәттә бергә катнашу
Тынычлык һәм бердәмлеккә
Үз өлешен кертә.
-
2. Без эштә, сүздә, уйларда
Омтылабыз бердәмлеккә.
Тынычлык саклап яшәргә
Рух булышлык итә.
Дус булып яшибез —
Шундый күңелле!
Туганнарча яратканда,
Басынкы булып калганда,
Татулык хөкем сөрәчәк,
Мәңгегә калачак.
(Мик. 2:12; Саф. 3:9; 1 Көр. 1:10 да кара.)