Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул сынауларда тугры калган

Ул сынауларда тугры калган

1, 2. Гайсә Кәпернаумда сөйләгәндә, Петер, күрәсең, нәрсәгә өметләнгән, әмма чынлыкта нәрсә булган?

ПЕТЕР Кәпернаумдагы синагогада Гайсәне тыңлар өчен җыелган кешеләрнең йөзләренә борчылып карап тора. Петер үзе бу шәһәрдә яши һәм балык тотып сату эшләрен алып бара. Бу шәһәр Гәлиләя диңгезенең төньяк ярында урнашкан, һәм монда Петернең күп кенә дуслары, туганнары һәм башка балыкчылар яши. Петер шушы шәһәрдә яшәүче халык та Гайсәне Мәсих итеп таныр һәм иң бөек остаздан Аллаһы Патшалыгы турында белергә шат булыр дип өметләнә. Әмма хәл, күрәсең, башкарак булып чыга.

2 Күпләрнең Гайсәне тыңлыйсы килми. Кайберәүләр Гайсә белән риза булмауларын кычкырып белдерәләр. Әмма Гайсәнең кайбер шәкертләре дә аңа үз карашларын үзгәртә, һәм бу Петерне бик нык күңелсезләндерә. Бу шәкертләрнең йөзләре шатлыктан инде балкып тормый, һәм Гайсә әйткән хакыйкатьләр аларны инде сөендерми. Аларның күңелләре төшкән, һәм алар хәтта ачулы. Кайберәүләр Гайсәнең әйткән сүзләрен коточкыч дип атый. Гайсәне башка тыңларга теләмичә, алар синагогадан чыгып китә һәм Гайсә белән башка йөрми. (Яхъя 6:60, 66 укы.)

3. Петернең иманы аңа нинди сынауда күп тапкыр булышкан?

Петер һәм башка рәсүлләр өчен бу бик авыр вакыт була. Гайсәнең ул көнне әйткән кайбер фикерләрен Петер аңлап бетермәде. Шулай да ул кешеләр Гайсәнең әйткән сүзләренә ни өчен рәнҗегән икәнен аңлады. Чөнки кешеләр Гайсә сүзләренең мәгънәсенә төшенмичә аларны сүзгә-сүз аңлаган. Ул үзе нәрсә эшләр? Моңа кадәр Петернең үз Хуҗасына карата тугрылыгы инде берничә тапкыр сыналган иде, бу очрак та соңгы сынау булып калмаячак. Петергә иманы андый авырлыкларны кичереп чыгарга һәм тугры булып калырга ничек булышкан? Әйдә, моны белик.

Башкалар тугры булмаса да, ул тугры

4, 5. Кешеләр Гайсә нәрсә эшләр дип өметләнгән, әмма ул нәрсә эшләгән?

4 Гайсәнең әйткән сүзләре һәм башкарган эшләре Петерне еш кына аптырашта калдыра. Кешеләр Гайсә бер төрле эшләр дип өметләнсә, ул кайвакыт башка төрлерәк эш итеп куя. Әле бер көн генә алдарак Гайсә берничә мең кешене могҗиза кылып тукландыргач, алар аны патша итеп куярга ниятләгәннәр иде. Ә Гайсә, кешеләрне аптырашта калдырып, яннарыннан китә һәм үз шәкертләренә көймәгә утырып, Кәпернаумга таба барырга куша. Шәкертләр Гәлиләя диңгезе буйлап барганда, Гайсә кабат аларны аптырашта калдыра: ул дулкынланып торган диңгез буйлап атлый һәм Петергә иманга кагылышлы мөһим сабак бирә.

5 Иртән карасалар, теге кешеләр көймәләргә утырып, инде килеп җиткән. Халыкның Гайсәне күрәсе киләдер, әмма аңардан рухи азык алыр өчен түгел, ә кабат могҗизалы рәвештә ризык булдыруын күрер өчен һәм тукланыр өчен. Гайсә аларны андый карашлы булулары өчен шелтәли (Яхъя 6:25—27). Ул халыкны өйрәтүен Кәпернаумдагы синагогада дәвам итә. Анда ул мөһим, әмма халык кабул итү авыр дип тапкан хакыйкатькә өйрәтә.

6. Гайсә нинди мисал китергән, һәм тыңлаучылары моңа ничек караган?

6 Гайсә кешеләрнең үзен ризык бирүче кебек кенә күрүләрен теләми. Ул аларның шуны аңлавын тели: Аллаһы аларга мәңгелек тормышны, Гайсәнең йолым корбанына иман итсәләр генә һәм аңардан үрнәк алып яшәсәләр генә, бирәчәк. Шуңа күрә ул бер мисал китерә: ул үзен Муса көннәрендә күктән төшкән икмәк белән — манна белән чагыштыра. Кайберәүләр аның белән ризалашмаганга, ул башка бер мисал китерә һәм тормыш алыр өчен кешегә аның тәнен ашарга һәм канын эчәргә кирәк дип аңлата. Бу сүзләрне ишеткәч, халыкның бик нык ачуы чыга. Кайберәүләр: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» — дип әйтә. Шунда Гайсәнең күп кенә шәкертләре аның белән бергә йөрмәскә була * (Яхъя 6:48—60, 66).

7, 8. а) Петер Гайсәнең роле турында нәрсәне әле аңламаган? ә) Гайсә үз рәсүлләренә сорау биргәч, Петер нинди җавап кайтарган?

Петер нәрсә эшләр? Ул да Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, аптырашта калгандыр. Гайсәнең Аллаһы ихтыярын үтәр өчен үләргә тиеш икәнлеген ул әле аңламый. Шул көнне Петердә Гайсәне ташлап киткән шәкертләр белән бергә китәргә уй тумаганмы? Юк. Петер ул шәкертләрдән бик нык аерылып тора. Нәрсә белән?

8 Гайсә үз рәсүлләренә таба борылып: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорый (Яхъя 6:67). Ул бу сорауны 12 рәсүленә бирсә дә, җавапны Петер бирә. Ул еш кына үзен шулай тота. Күрәсең, Петер 12 рәсүлнең иң олысы. Ничек кенә булмасын, Петер 12 рәсүлдән үз эчкерсезлеге һәм ачык булуы белән аерылып тора. Ул бик сирәк кенә үз фикерен әйтми кала торган кеше була. Бу очракта ул хәтердә уелып кала торган гаҗәеп матур сүзләр әйтә: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит» (Яхъя 6:68).

9. Петер Гайсәгә тугры булуын ничек күрсәткән?

Петернең бу сүзләрен укыганда, син дә ваемсыз калмагансыңдыр. Гайсәгә иман итүе аңа бик мөһим сыйфатны — тугрылык сыйфатын үстерергә булышкан. Петер ачык итеп шуны күргән: Гайсә генә — Йәһвә тарафыннан бирелгән бердәнбер Коткаручы, һәм, коткарылган булыр өчен, Гайсәнең Аллаһы Патшалыгы турында әйткән сүзләренә игътибарлы булырга кирәк. Ул кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәсә дә, шуны белгән: Аллаһы илтифатын һәм мәңгелек тормышны ул башка бер җирдә дә таба алмаячак.

Безгә Гайсәнең тәгълиматларына, хәтта аларны аңлап бетермәсәк тә я алар безнең карашларыбыз белән туры килмәсә дә, тугры булырга кирәк

10. Петернең тугрылыгын үрнәк итеп тотар өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

10 Син дә шулай уйлыйсыңмы? Кызганычка каршы, күпләр бүген Гайсәне яратабыз дип әйтсәләр дә, аңа тугры булып калмыйлар. Гайсәгә тугры булыр өчен, без, Петер кебек, Гайсәнең тәгълиматларын яратырга тиеш. Безгә ул тәгълиматларны өйрәнергә, мәгънәләрен аңларга һәм алар буенча яшәргә кирәк. Без, хәтта аларны аңлап бетермәсәк тә я алар безнең карашларыбыз белән туры килмәсә дә, шулай эшләргә тиеш. Тугры булып калып кына без мәңгелек тормышны алырга өметләнә алабыз. Нәкъ шундый тормышны Гайсә безгә тели дә. (Зәбур 97:10 укы.)

Гайсә төзәткәндә тугры кала

11. Гайсә үз шәкертләрен кая алып барган? (Искәрмәне дә кара.)

11 Шуннан соң Гайсә үз рәсүлләрен һәм кайбер шәкертләрен алып, еракка төньякка таба китә. Вәгъдә ителгән җирнең төньяк чикләре янында урнашкан Хәрмун тавының карлы очы кайвакыт хәтта Гәлиләя диңгезеннән дә күренеп тора. Гайсә үз шәкертләре белән Филипия Кайсариясендәге авыллар яныннан үтә. Тауга якынлашкан саен, ул тагы да биегрәк булып күренә. * Шул матур-матур урыннар аша үткәндә, Вәгъдә ителгән җирнең көньягына гаҗәеп күренеш ачыла. Шунда Гайсә үз шәкертләренә бер мөһим сорау бирә.

12, 13. а) Ни өчен Гайсә кешеләрнең үзенә карата карашы турында сораган? ә) Петернең Гайсәгә әйткән сүзләрендә чын иманы ничек күренә?

12 «Халык мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорый ул. Күз алдыңа китер: Петер Гайсәнең күзләренә карап ала, ул үз Хуҗасының игелеген тоя, Гайсәнең карашында зирәклек чагыла. Гайсә тыңлаучылар үзеннән ишеткән нәрсәләрдән һәм күргәннәрдән нинди нәтиҗәләргә килгән икәнен белергә тели. Шәкертләре аның соравына җавап биргәндә, Гайсә турында киң таралган хаталы карашларның кайберләрен сөйләп бирәләр. Әмма Гайсәнең күбрәк беләсе килә. Аның шәкертләре дә шундый ук хаталы карашларда тормыймы? «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорый ул (Лүк 9:18—20).

13 Кабат беренче булып Петер җавап бирә. Ул күпләрнең күңелендә булганны зур ышаныч белән, ачык итеп әйтеп бирә: «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы». Гайсә, Петерне җылы сүзләр әйтеп мактаганда, хуплавын белдереп елмаеп куйгандыр. Ул Петернең исенә төшерә: бу мөһим хакыйкатьне чын иманга ия кешеләргә берәр кеше түгел, ә Йәһвә Аллаһы ача. Петер Йәһвәнең әле генә ачкан иң бөек хакыйкатьләренең берсен — күптән элек вәгъдә ителгән Мәсихнең кем икәнен аңлаган! (Маттай 16:16, 17 укы.)

14. Гайсә Петергә нинди җаваплы вазифалар тапшырган?

14 Борынгы пәйгамбәрлекләрдә төзүчеләр кире каккан таш турында әйтелгән булган. Бу таш — Мәсих (Зәб. 118:22; Лүк 20:17). Гайсә, шул пәйгамбәрлекләрне исәптә тотып, Йәһвә шул таш яки кыя өстенә җыелышны урнаштырачак дип әйтә. Нәкъ шул таш — Мәсих турында Петер әйткән иде дә. Шуннан соң Гайсә Петергә шул җыелыштагы кайбер җаваплы вазифаларны тапшыра. Кайберәүләр шулай итеп Гайсә Петерне башка рәсүлләрдән өстенрәк куйган дип уйласа да, чынлыкта ул аңа җаваплы эш кенә тапшырган: ул аңа «күкләр Патшалыгының ачкычларын» биргән (Мат. 16:19). Алар ярдәмендә Петер өч төркемгә Аллаһы Патшалыгына керергә өметне «ачарга» тиеш булган: башта яһүдләргә, аннары самариялеләргә һәм ахыр чиктә башка халык кешеләренә.

15. Ни өчен Петер Гайсәне шелтәләгән һәм нинди сүзләр әйткән?

15 Соңрак Гайсә: «Кемгә күп бирелсә, аңардан күп таләп ителер»,— дип әйткән, һәм Петер андый кешеләрнең берсе булган (Лүк 12:48). Гайсә шул Мәсих турындагы мөһим хакыйкатьләрне ачыклаган: шул исәптән үзенең Иерусалимда газап чигеп үтерелүе турында әйткән. Петер, андый сүзләрне ишеткәч, борчыла башлагандыр. Ул Гайсәне читкәрәк чакырып, шелтәли һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип әйтә (Мат. 16:21, 22).

16. Гайсә Петерне ничек төзәткән, һәм аның сүзләрендә безнең барыбыз өчен нинди сабак бар?

16 Петер бу сүзләрне иң изге теләкләрдән чыгып әйткәндер, шуңа күрә, Гайсәнең җавап итеп әйткән сүзләрен ишеткәч, ул шаккаткандыр. Гайсә Петердән читкә борыла да, күрәсең, нәкъ шундый карашта торучы калган шәкертләренә карап: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип әйтә (Мат. 16:23; Марк 8:32, 33). Гайсәнең сүзләрендә безнең барыбыз өчен сабак бар. Рухи караш саклауга караганда кеше уйларына бирелү бик җиңел. Әгәр без андый уйларга, максатыбыз кешегә ярдәм итү булса да, бирелсәк, үзебез дә сизмичә, кешене Аллаһыга түгел, ә Шайтанга шатлык китерә торган эшкә этәрергә мөмкинбез. Ләкин Петер нәрсә эшләгән?

17. Гайсәнең Петергә: «Кит янымнан, Шайтан!» — диеп, нәрсә әйтәсе килгән?

17 Гайсәнең Петер Шайтан Иблис белән бер дип әйтәсе килмәгән. Петер моны белгән. Гайсә Шайтанны кире каккан (Мат. 4:10). Ә Петерне ул кире какмаган. Гайсә үз рәсүленең күп кенә яхшы якларын күргән һәм бу очракта аның дөрес булмаган фикер йөртүен төзәткән. Петергә, үз Хуҗасына киртә булып тормыйча, аның артыннан шәкерте булып ияреп барырга кирәк булган.

Төзәтүне басынкылык белән кабул итеп торсак кына һәм аннан үзебез өчен сабак алсак кына, Мәсихкә һәм Йәһвә Аллаһыга якынлашуыбызны дәвам итәчәкбез

18. Петер тугры булуын ничек күрсәткән, һәм без аңардан нинди үрнәк ала алабыз?

18 Петер бәхәсләшеп торганмы? Аның ачуы чыкканмы? Ә, бәлки, ул үпкәләп йөргәндер? Юк. Гайсәнең төзәтүен ул басынкылык белән кабул иткән. Шулай итеп ул кабат тугры булуын күрсәткән. Мәсихнең һәр шәкертенә вакыт-вакыт төзәтү кирәк. Андый чакларда төзәтүне басынкылык белән кабул итеп торсак кына һәм аннан үзебез өчен сабак алсак кына, Гайсә Мәсихкә һәм аның Атасы Йәһвә Аллаһыга якынлашуыбызны дәвам итәчәкбез. (Гыйбрәтле сүзләр 4:13 укы.)

Петер, хәтта аны төзәткәндә дә, тугры булып калган

Тугрылык бүләкләнә

19. Гайсә, шәкертләрен шаккатырып, нәрсә әйкән, һәм Петердә нинди уйлар тугандыр?

19 Тиздән Гайсә үз шәкертләрен кабат шаккатырып мондый сүзләр әйтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак» (Мат. 16:28). Бу сүзләр, һичшиксез, Петердә кызыксыну уята. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Бәлки, Петер болай дип уйлагандыр: «Мине күптән түгел генә каты шелтәләп алганнар иде, шуңа күрә мин андый хөрмәтне татып карамам инде».

20, 21. а) Петер күргән күренешне сурәтләп бир. ә) Гайсә белән сөйләшеп торган кешеләрне күргәч, Петер нәрсәне аңлаган?

20 Әмма якынча бер атна соңрак Гайсә Ягъкуб, Яхъя һәм Петерне алып, «биек тауга» менә. Бу 25 километр ераклыкта урнашкан Хәрмун тавы булгандыр. Күрәсең, алар тауга төнлә менеп җитә, чөнки өч шәкертнең дә йоклыйсы килә. Әмма Гайсә дога кылганда булган бер хәл аркасында аларның йокылары кача (Мат. 17:1; Лүк 9:28, 29, 32).

21 Шәкертләр алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәрә: аның йөзе кояштай балкып тора башлый, ә киемнәре ялтырап торган ак төскә керә. Шунда Гайсә янында ике «кеше» пәйда була. Берсе — Муса, икенчесе — Ильяс. Алар Гайсә белән «аның китүе турында — Иерусалимда булачак вакыйгалар турында сөйләшә» башлыйлар. Сүз, күрәсең, Гайсәнең үлеме һәм терелүе турында бара. Шунда Петер шуны аңлый: Гайсәнең газап чигүенә һәм үлеменә каршы төшеп ул дөрес эшләмәгән (Лүк 9:30, 31).

22, 23. а) Петер ашкынучан, игелекле булуын ничек күрсәткән? ә) Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга шул төнне тагын кайсы яктан хөрмәт күрсәтелгән?

22 Петер бу могҗизалы күренешкә тик торып кына карый алмый һәм, күрәсең, бу күренешнең дәвам ителүен тели. Муса белән Ильясның Гайсәне калдырып китәргә җыенганнарын күреп, Петер болай ди: «Остаз, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска». Әлбәттә, бу — күренеш кенә, һәм Йәһвәнең күптән үлгән теге ике хезмәтчесенә чатыр һич тә кирәк түгел. Петер чынында нәрсә әйткәнен аңламый иде. Ул һәрнәрсәне ашкынып башкара, һәр эшендә игелек күренеп тора. Шул сыйфатлар өчен без аны кадерлибез дә (Лүк 9:33).

Ягъкуб белән Яхъяга кебек Петергә хөрмәт күрсәтелгән булган: ул гаҗәеп күренеш күргән

23 Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга шул төнне тагын бер яктан хөрмәт күрсәтелә. Тауда аларны бер болыт килеп каплый. Шунда болыт эченнән Йәһвә Аллаһының тавышы яңгырый! Ул: «Бу минем Улым, минем сайланганым. Аны тыңлагыз»,— дип әйтә. Шуннан соң күренеш тәмамлана, һәм шәкертләр тауда Гайсә белән генә кала (Лүк 9:34—36).

24. а) Күренеш Петергә нинди файда китергән? ә) Бүген шул күренеш безгә нинди файда китерә ала?

24 Шул төнне булган күренеш Петер өчен чын бүләк булган! Бу күренеш — безнең өчен дә бүләк. Берничә дистә ел үткәч, Петер үзенә шул төнне күрсәтелгән хөрмәт турында язган: ул Гайсәне күктәге данлыклы Патша итеп һәм «аның никадәр бөек икәнен» үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе булган. Шул күренеш Аллаһы Сүзендәге күп кенә пәйгамбәрлекләрне раслаган, һәм Петернең иманын киләчәктәге сынауларны кичереп чыгар өчен ныгыткан. (2 Петер 1:16—19 укы.) Без дә, Петер кебек, Йәһвә үз өстебездән билгеләгән Хуҗага тугры булып калсак, аңардан өйрәнсәк, аның киңәшләрен һәм төзәтүен кабул итсәк, һәр көн басынкылык күрсәтеп аңа ияреп йөрсәк, бу күренеш безнең иманыбызны да ныгыта ала.

^ 6 абз. Нибары бер көн генә алдарак халык Гайсәне Аллаһы пәйгамбәре дип игълан иткән иде, ә хәзер, Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, үзләрен бөтенләй башкача тота (Яхъя 6:14).

^ 11 абз. Гәлиләя диңгезе диңгез өсте тигезлегеннән 210 метрга түбәнрәк урнашкан. Шул урыннан башлап Гайсә үз шәкертләре белән гаҗәеп матур җирләр аша 50 километр ара үтә һәм диңгез өсте тигезлегеннән 350 метр биеклектә урнашкан җиргә бара.