Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез

Мәсихче җыелыш ничек оештырылган булган? Без беренче мәсихчеләрдән ничек үрнәк алабыз? Бу китаптан моның турында белегез.

Карталар

Бу карталарда Изге Язмаларда искә алынган урыннар һәм Паулның вәгазь сәяхәтләре күрсәтелгән.

Җитәкче советның хаты

Ни өчен без, «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биргәндә», Аллаһының безгә ярдәм итәчәгенә ышана алабыз?

1 БҮЛЕК

Шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз

Гайсә Патшалык турындагы хәбәр бар халыкларга вәгазьләнер дип пәйгамбәрлек иткән. Аның сүзләре бүген ничек үтәлә?

2 БҮЛЕК

«Сез минем шаһитләрем булачаксыз»

Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь эшенә ничек әзерләгән?

3 БҮЛЕК

«Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»

Мәсихче җыелышның оештырылуында изге рух нинди роль уйнаган?

4 БҮЛЕК

«Белемсез, гап-гади кешеләр»

Рәсүлләр кыюлык белән эш итә, һәм Йәһвә аларны фатихалый.

5 БҮЛЕК

«Без... иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»

Кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсынып, рәсүлләр безнең өчен үрнәк күрсәткән.

6 БҮЛЕК

«Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы Стифән»

Стифәннең Югары киңәшмә алдында кыюлык белән шаһитлек бирүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

7 БҮЛЕК

Бар кешегә «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьлибез

Вәгазьче буларак, Филип яхшы үрнәк күрсәтә.

8 БҮЛЕК

«Җыелыш тыныч яши башлады»

Шаул исемле явыз эзәрлекләүче ашкынучан мәсихче булып китә.

9 БҮЛЕК

«Аллаһы кешеләрне аермый»

Мәсихчеләр сөннәтләнмәгән чит халык кешеләренә вәгазьли башлый.

10 БҮЛЕК

«Йәһвә сүзе... киң таралды»

Петер төрмәдән азат ителә, эзәрлекләүләр яхшы хәбәрнең таралуын туктата алмый.

11 БҮЛЕК

Шәкертләрнең «күңелләре шатлык белән тула»

Явыз кешеләр Паулга каршы чыга, ләкин ул уңай караш саклый.

12 БҮЛЕК

«Йәһвә аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде»

Паул белән Барнаб, басынкылык һәм кыюлык күрсәтеп, бирешмичә вәгазьли.

13 БҮЛЕК

«Кайнар бәхәсләр» тудырган сорау

Җитәкче совет сөннәткә утырту белән бәйле сорауны хәл итә.

14 БҮЛЕК

Кардәшләр «бер карарга килде»

Җитәкче совет сөннәткә утырту белән бәйле сорау буенча нинди карарга килгәне һәм моның бөтен җыелышларны ничек берләштергәне турында укыгыз.

15 БҮЛЕК

Рәсүлләр «җыелышларны ныгыта»

Күчеп йөрүче хезмәтчеләр җыелышларга иманда ныгырга ярдәм итә.

16 БҮЛЕК

«Македониягә күч»

Рәсүлләр, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, хезмәт итүләрен дәвам итә, эзәрлекләүләрдә шатлык саклый һәм мул фатихалар ура.

17 БҮЛЕК

Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»

Паул Тисалуникәдә һәм Бируядә, кыюлык күрсәтеп, яһүдләргә вәгазьләгән.

18 БҮЛЕК

Кешеләр «Аллаһыны... тапсыннар өчен», вәгазьлибез

Паул, афиналылар белән сөйләшер өчен, уртак нигезне таба. Бу аның алдында нинди ишекләр ача?

19 БҮЛЕК

«Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»

Паулның Көринттәге хезмәте турында уку безгә Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирергә ярдәм итәчәк.

20 БҮЛЕК

Каршылыкларга карамастан, «Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды»

Бу бүлектән Аполлос белән Паулның Йәһвә сүзенең җиңүенә ничек өлеш керткәнен белегез.

21 БҮЛЕК

«Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»

Паул хезмәттә үрнәк алырлык ашкынучанлык күрсәтә һәм өлкәннәргә киңәш бирә.

22 БҮЛЕК

«Йәһвә ихтыяры булсын»

Паул, Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, Иерусалимга барырга тәвәккәл.

23 БҮЛЕК

«Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»

Паул ярсыган халык төркеме һәм Югары киңәшмә алдында хакыйкатьне яклый.

24 БҮЛЕК

«Кыю бул!»

Яһүдләр Паулны үтерергә сүз куеша, ләкин гаскәр башлыгы аны яклап кала; Паул үзен Феликәс алдында яклый.

25 БҮЛЕК

«Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»

Паул яхшы хәбәрне яклауда үрнәк күрсәтә.

26 БҮЛЕК

«Мондагы бер җан да һәлак булмаячак»

Паул кораб һәлакәтенә эләгә, ул көчле иман һәм кешеләргә карата ярату күрсәтә.

27 БҮЛЕК

«Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»

Паул Римда, сак астында булганда да, вәгазьләүдән туктамый.

28 БҮЛЕК

«Җир читенә кадәр»

Гайсә Мәсихнең шәкертләре беренче гасырда башлаган эшне бүген Йәһвә Шаһитләре дәвам итә.

Рәсемнәр индексы

Бу басмадагы рәсемнәр исемлеге.