Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Ышанычлы идарәче, әзер бул!

Ышанычлы идарәче, әзер бул!

ЛҮК 12:35—59

  • ЫШАНЫЧЛЫ ИДАРӘЧЕ ӘЗЕР БУЛЫРГА ТИЕШ

  • ГАЙСӘ АЕРЫРГА ДИП КИЛӘ

Күптән түгел Гайсә «кечкенә көтү» генә күктәге Патшалыкны бүләк итеп алачак дип ачыклаган (Лүк 12:32). Ләкин бу искиткеч әҗерне алуга җитди карарга кирәк. Шуңа күрә Гайсә Патшалыкка керергә теләгән кешегә моңа дөрес караш сакларга кирәк икәненә басым ясый.

Гайсә үз шәкертләрен үзенең кайтуына әзер булырга өнди. Ул болай ди: «Киенеп, әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын. Ә үзегез туйдан кайтасы хуҗасын көтүче һәм ул кайтып шаку белән ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек булыгыз. Хуҗалары кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр бәхетле!» (Лүк 12:35—37).

Гайсәнең мисалыннан шәкертләргә нинди рухка ия булырга кирәклеге аңлашыла. Ул әйткән хезмәтчеләр әзер тора: үз хуҗаларының кайтуын көтә. Гайсә болай ди: «Ул [хуҗа] төн урталарында [якынча кичке 9 дан алып төн уртасына кадәр] я хәтта әтәчләр кычкырганда [төн уртасыннан алып иртәнге 3 кә кадәр] кайтып, хезмәтчеләренең уяу торуын күрсә, алар бәхетле!» (Лүк 12:38).

Бу киңәш тырыш хезмәтче я эшче булудан күбрәкне үз эченә ала. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Гайсә — Адәм Улы үз мисалында үзен искә ала. Ул үз шәкертләренә: «Сез дә әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип әйтә (Лүк 12:40). Димәк, Гайсә иртәме-соңмы киләчәк. Ул үз шәкертләренең, аеруча «кечкенә көтүдән» булганнарның, үзенең килүенә әзер булуларын тели.

Петернең Гайсә әйткәннәренең мәгънәсен аңлыйсы килә. Шуңа күрә ул: «Хуҗам, син бу мисалны безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бөтенесе өчен дәме?» — дип сорый. Турыдан-туры җавап бирәсе урынына, Гайсә икенче бер мисал китерә: «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торыр өчен, Хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелачак ышанычлы һәм акыллы идарәче кем соң? Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр» (Лүк 12:41—44).

Беренче мисалдагы «хуҗа», һичшиксез, Адәм Улы Гайсә ул. Димәк, икенче мисалдагы «ышанычлы... идарәче» — Патшалык алачак «кечкенә көтүнең» өлеше (Лүк 12:32). Гайсәнең сүзләре буенча, кечкенә көтүнең кайбер әгъзаларыннан торган төркем аның башка «хезмәтчеләрен» тукландырып торачак, аларга «тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торачак». Гайсә үзе Петер белән башка шәкертләрне өйрәтә һәм рухи яктан тукландырып тора, шуңа күрә алар Адәм Улы киләчәктә киләчәк дигән нәтиҗәгә килә. Һәм шул вакытта Гайсәнең шәкертләрен — Хуҗаның «хезмәтчеләрен» рухи яктан тукландырыр өчен билгеле бер чара күреләчәк.

Аннары Гайсә болай ди: «Ә инде бу хезмәтче күңеленнән генә: „Хуҗам кайтырга ашыкмый әле“,— диеп, хезмәтче ирләрне дә, хезмәтче хатыннарны да кыйный башласа, үзе ашап-эчеп, исереп йөрсә, шул хезмәтченең Хуҗасы ул көтмәгән көнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтыр да аны каты җәзага тартыр, һәм аның өлеше тугрылыксызлар белән бер булыр» (Лүк 12:45, 46). Ни өчен Гайсә бу сүзләрне әйтә? Шулай итеп ул үзенең хезмәтчеләренә уяу булырга һәм нинди рух күрсәткәннәренә игътибарлы булырга кирәк икәнлегенә тагын бер тапкыр басым ясый. Чөнки кемдер гамьсез булып китәргә һәм хәтта кардәшләренә каршы тора башларга мөмкин.

Гайсә «җиргә ут төртергә килгәне» хакында әйтә. Һәм шулай була да: ул кайнар бәхәсләр тудыра торган сораулар күтәреп ут төртә, һәм, нәтиҗәдә, ялган тәгълиматлар белән йолалар янып бетә дип әйтеп була. Моның аркасында гадәттә бердәм булырга тиеш кешеләр аерыла. «Ата — улына, улы — атасына каршы; ана — кызына, кызы — анасына каршы; каенана — килененә, килене каенанасына каршы булыр»,— дип әйтә Гайсә (Лүк 12:49, 53).

Бу сүзләрне Гайсә үз шәкертләренә әйткән. Ә хәзер ул халыкка мөрәҗәгать итә. Күпчелек кеше, үҗәтләнеп, аның Мәсих булуына дәлилләрне кире кага. Шуңа күрә ул аларга болай ди: «Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрү белән сез: „Давыл булыр“,— дисез, һәм шулай була да. Ә көньяктан җил искәнен күрү белән: „Бик эссе булыр“,— дисез, һәм шулай була да. Икейөзлеләр, сез җир һәм күк йөзен күзәтеп, һава торышын әйтә аласыз, ә ни өчен сез хәзерге вакыйгаларның мәгънәсен әйтә алмыйсыз?» (Лүк 12:54—56). Әйе, алар чыннан да әзер түгел.