Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Коррупция. Ул кайчан да булса бетәрме?

Коррупция. Ул кайчан да булса бетәрме?

 Хөкүмәт кешеләре арасында коррупция киң таралган. Бу хәлне һәр илдә диярлек күреп була һәм бу кешеләргә зур зыян китерә. a Мәсәлән, КОВИД-19 пандемиясе вакытында шул ачыкланды: кайбер илләрдәге хөкүмәт кешеләре пандемия белән көрәшер өчен бүлеп куелган акчаны үзләренә алган. Моның аркасында күп кешенең сәламәтлеге зыян күргән, һәм бу кешеләрнең үлеменә китергән.

 Коррупция зур зыян китерә. Бөек Британиянең элекке премьер-министры Дэвид Кэмерон болай дип әйткән булган: «Коррупция — бу чуалып беткән зур пәрәвәз. Аңа бар илләр эләккән».

 Ләкин тиздән коррупциянең һәр төре юкка чыгачак. Ни өчен моңа өметләнеп була? Чөнки Изге Язмаларда Аллаһы аны юк итәчәк дип әйтелә.

Ни өчен Аллаһы коррупциягә каршы эш итәчәк дип әйтеп була?

 Изге Язмаларда Аллаһының мондый сүзләре язылган: «Мин, Йәһвә, гаделлек яратам. Талау белән гаделсезлекне нәфрәт итәм» b (Ишагыя 61:8). Кешеләр коррупция аркасында зыян күргәндә, Аллаһы моны игътибарсыз калдырмый (Гыйбрәтле сүзләр 14:31). Ул мондый вәгъдә бирә: «Мескеннәрнең кысрыклануы... аркасында, Мин күтәрелермен» (Зәбур 12:5).

 Аллаһы нинди эшләр башкарачак? Ул бүгенге хөкүмәтләрдә реформалар ясап тормаячак. Ул аларны күктәге хөкүмәт белән алмаштырачак. Шул хөкүмәт «Аллаһы Патшалыгы» дип атала (Марк 1:14, 15; Маттай 6:10). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак... Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44). Шулай итеп Аллаһы бүгенге коррупцияне юк итәчәк.

Коррупциясез хөкүмәт

 Ни өчен Аллаһы Патшалыгында коррупция булмаячак дип әйтә алабыз? Мондый якларга игътибар итегез.

  1.  1. Хакимлек. Патшалыкка хакимлекне Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы бирә (Ачылыш 11:15).

     Ни өчен бу мөһим? Кеше хөкүмәтләренә, үз эшләрен алып барыр өчен, үз гражданнарыннан акча җыярга кирәк. Моның аркасында ришвәт, урлау һәм төрле манипуляцияләр өчен мөмкинлекләр туа. Ә Патшалыкны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы урнаштыра һәм тәэмин итеп тора, шуңа күрә ул үз гражданнарын бар кирәклесе белән тәэмин итеп торачак (Зәбур145:16).

  2.  2. Идарәче. Аллаһы үз Патшалыгының идарәчесе итеп Гайсә Мәсихне билгеләгән (Даниял 7:13, 14).

     Ни өчен бу мөһим? Кешеләрнең хәтта иң яхшы идарәчесен дә явыз эшләр кылырга котыртып була (Вәгазьче 7:20). Ә Гайсәне андый эшләргә этәреп булмый (Маттай 4:8—11). Аны эш итәргә үз гражданнарын ярату этәрә, ул аларның иминлеге турында һәрвакыт кайгыртып тора (Зәбур 72:12—14).

  3.  3. Законнар. Аллаһы Патшалыгының законнары камил, алар хәтта көч өстәп җибәрә (Зәбур 19:7, 8).

     Ни өчен бу мөһим? Кешеләр уйлап чыгарган законнар еш кына катлаулы, аларны үтәү авыр я аларны үтәмиләр, шуңа күрә бу коррупция өчен юл ача. Ә Аллаһы законнары файда һәм фатиха китерә (Ишагыя 48:17, 18). Өстәвенә, Аллаһы законнары үз эшләреңә генә түгел, ә мотивларыңа да игътибарлы булырга булыша (Маттай 22:37, 39). Әлбәттә, Аллаһы кеше йөрәген күрә, ул кызганучан һәм бар шартларны исәпкә ала (Ирмия 17:10).

 Без сезне Изге Язмаларда вәгъдә ителгән коррупциясез хөкүмәт турында күбрәк белергә чакырабыз.

a Бер аңлатма буенча, коррупция — үз хакимлегеңне үз файдаңа законны бозып куллану.

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.