Коррупция. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?
Кешеләргә ышанычка лаек җитәкчеләр кирәк. Һәркем коррупциягә баткан хакимият кешеләреннән азат булуын тели. 2023 елда бөтен дөнья буенча үткәрелгән сораштыру шуны күрсәткән: халык хакимият кешеләрен ышанычка лаек кешеләр дип санамый. a
Изге Язмаларда бер хөкүмәт турында әйтелә. Аның Җитәкчесе ышанычка лаек һәм намуслы, ул коррупциягә җирәнеп карый. Бу хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы. Аның Җитәкчесе — Гайсә Мәсих (Ишагыя 9:7).
Гайсә үзенең башкарган эшләре белән шуны күрсәткән: ул халык турында кайгырта (Маттай 9:35, 36). Ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм, үз хакимлеген кулланып, ул гаделлек һәм тынычлык урнаштырачак. Аның җитәкчелегенә буйсынган һәр кеше моның барысына шатланып яшәячәк (Зәбур 72:12—14).
a 2023 Edelman Trust Barometer Global Report.