Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

JW спутник каналы интернет булмаган җирләрдә дә күрсәтә

JW спутник каналы интернет булмаган җирләрдә дә күрсәтә

1 АПРЕЛЬ, 2021

 Без JW телевидениесендәге айлык программаның һәм башка видеоларның чыгарылышларын һәрвакыт түземсезлек белән көтәбез. Әмма Африкадагы күп кенә кардәшләребезнең бу интернет программаларны карау мөмкинлекләре юк. Сәбәбе нәрсәдә соң?

 Африканың күп кенә җирләрендә интернетка тоташып булмый. Кайчак интернет булса да, ул я бик начар тота, я бик кыйммәтле. Мәсәлән, Мадагаскарда район күзәтчесе бер интернет кафеда JW телевидениесе айлык программасын йөкләгән. Моның өчен ул 16 доллар a түләгән. Бу акча шул җирдәге кайбер кешеләрнең бер атналык хезмәт хакыннан да күбрәк!

 Әмма хәзер, бу авырлыкларга карамастан, Африкадагы миллионлаган кеше JW телевидениесе программаларын, интернетка тоташмыйча, карый ала. Бу ничек мөмкин соң?

 2017 елдан алып, Сахарадан көньякка таба урнашкан Африка илләрендә яшәүче кешеләр JW телевидениесе программаларын спутник канал ярдәмендә карый ала. Бу канал түләүсез, ул тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн һәм 16 телдә күрсәтә.

Мозамбикта кардәшләр Патшалык Залына спутник антеннаны урнаштыра (2018 ел)

 Моның өчен кардәшләребез бер телевидение компаниясе белән спутник каналны арендага алу турында килешү төзеде. Бу канал Сахарадан көньякка таба урнашкан 35 Африка илләре өчен эшли. Каналны арендага алу аена 12 000 доллардан күбрәк акча тәшкил итә. Кайвакыт кардәшләр, өстәмә акча түләп, икенче спутник каналны да арендага ала. Мәсәлән, конгресс программаларын һәм төп идарә вәкиленең чыгышын туры эфирда күрсәтер өчен.

Малавида төзүче абый-кардәшләр JW спутник каналы ярдәмендә программа карыйлар (2018 ел)

 Күп кенә кешеләр, шул исәптән Йәһвә Шаһитләре булмаганнар да, өйләрендә бу JW спутник каналын карый ала. Әмма һәр кардәш тә махсус җайланмаларны сатып ала алмый. Шуңа күрә 3 670 Патшалык Залы өчен спутник сигналын тота алучы кирәкле җайланмаларны алырга кирәк дигән карар кабул ителде. Хәзер кардәшләребез JW телевидениесе программаларын шунда карый ала. Комплектның бәясе, шул исәптән китерү белән бергә, якынча 70 доллар тәшкил итә. Бу Патшалык Залында телевизор я проектор булган чакта. Әгәр болары булмаса, җайланманың бәясе якынча 530 доллар тәшкил итә.

 Кардәшләребез бу канал булуына шатланып туя алмый. Камеруннан булган бер өлкән болай ди: «Минем гаиләм өчен бу канал чүлдә күктән төшкән манна кебек!» Нигериядән булган Одебоде исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Без гаиләбез белән бу каналны атнасына өч мәртәбә карыйбыз, балалар моны түземсезлек белән көтеп тора. Алар хәтта бу каналны ешрак кабызырга куша». Нигериядә яшәүче Роза исемле апа-кардәш менә нәрсә сөйли: «JW каналы миңа яңалыклар карау гадәтен ташларга ярдәм итте. Элек яңалыкларны караганда, мин нык борчыла башлый идем һәм шуңа күрә кан басымым нык күтәрелә иде. Ә хәзер мин JW телевидениесе программаларын карыйм. Бу миңа артык борчылмаска ярдәм итә. Бу мине тынычландыра һәм уңай караш сакларга ярдәм итә. Бу минем яраткан каналым. Йәһвәгә мондый бүләк өчен рәхмәт, зур рәхмәт!»

Малавида гаилә JW спутник каналы ярдәмендә балар өчен видеоларны карый

 Мозамбиктагы район күзәтчесе аның районындагы Патшалык Залларында спутник сигналын кабул итүче җайланмалар урнаштырылды дип хәбәр итә. Җирле кардәшләр, очрашу башланганчы, бер сәгать алдан я хәтта тагы да иртәрәк килеп, спутник каналы ярдәмендә JW телевидениесе программаларын карый.

Эфиопиядәге кардәшләр, интернетка тоташмыйча, JW телевидениесенең айлык программасын карый алды (2018 ел)

 2019 елда Йоханнесбургта (Көньяк Африка) үткән халыкара конгресста кайбер нотыклар (шул исәптән Җитәкче совет әгъзалары сөйләгән нотыклар) башка 9 җиргә JW спутник каналы ярдәмендә тапшырылды. Тапшыру бүлегеннән Спумелеле абый-кардәш болай дип сөйли: «Мондый нотыкларны тапшыру өчен, без элек интернет элемтәне куллана идек. Әмма моның өчен яхшы интернет кирәк иде, һәм бу түләүле иде. Ә JW каналы сыйфатлырак та һәм күпкә арзанрак та тора».

 Сезнең бөтендөнья эшчәнлеге өчен бирелгән юмарт ирекле иганәләрегез ярдәмендә Африкадагы кардәшләребез спутник каналы аша JW телевидениесе программаларын карый ала. Ирекле иганәләрегез өчен, шул исәптән donate.isa4310.com сайты аша күчерелгәннәре өчен, сезгә бик зур рәхмәт!

a Бу мәкаләдә бар акча АКШ долларында күрсәтелде.