Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Тәрҗемә итү офислары миллионлаган кешеләргә файда китерә

Тәрҗемә итү офислары миллионлаган кешеләргә файда китерә

1 МАРТ, 2021

 Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан тәрҗемә итү төркемнәренең якынча 60 проценты филиалларыбызда түгел, ә тәрҗемә итү офисларында (ТО) эшли. Ни өчен андый офисларны булдыру файда китерә? ТО дагы тәрҗемәчеләр уңышлы хезмәт итсен өчен нинди җиһазлар кирәк? Тәрҗемә итү төркеменең урнашкан урыны тәрҗемәнең сыйфатына ничек тәэсир итә?

 ТО да хезмәт иткән тәрҗемәчеләр үзләре тәрҗемә иткән телдә сөйләшкән кешеләр арасында яши. Түбән немец теленә тәрҗемә иткән Карин болай ди: «Куаутемок шәһәрендә (Чиуауа штаты, Мексика) урнашкан ТО га күченгәннән бирле, без хезмәттәшләребез белән, вәгазьләгәндә һәм кибетләргә барганда, гел түбән немец телендә сөйләшәбез. Без үз телебезгә чумган кебек булдык. Без онытылган идиомаларны ишетәбез һәм кешеләр кулланган телне үзләштерә барабыз».

 Ганада фрафра теленә тәрҗемә итү төркемендә хезмәт иткән Джеймс филиалдагы Бәйтел гаиләсен сагынганын таный. Ләкин ул болай дип өсти: «Миңа ТО да хезмәт итү ошый. Фрафра телендә вәгазьләгәндә һәм кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләрен күргәндә, күңелем шатлык белән тула».

 Кардәшләребез ТО кая урнашачак икәнен ничек хәл итә? Уорвикта (Нью-Йорк, АКШ) Бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлегендә хезмәт иткән Джозеф болай ди: «Кайбер җирләрдә тотрыклы электроэнергиясе һәм су юк. Кайберләрендә яхшы интернет булмаска мөмкин, ә ул тәрҗемә ителәсе материалны алыр өчен кирәк. Шуңа күрә, ТО ның кая урнашачагын сайлаганда, безгә берничә урынны карап чыгарга туры килә».

 ТО ны Конгресслар залында, Патшалык Залында я миссионер йортында урнаштыру иң тизе һәм иң арзаны була. Тәрҗемәчеләр шунда килеп эшли ала. Андый биналар булмаса, тәрҗемәчеләргә яшәр һәм эшләр өчен, фатирлар һәм офислар сатып алына. Тәрҗемә итү төркеменең шартлары үзгәрсә, бу фатирларны һәм офисларны җиңел генә сатып була, ә акчасын башка ихтыяҗларга кулланып була.

Эшне башкару өчен җиһазланган

 2020 хезмәт елында, ТО лар эшчәнлек итсен өчен, 13 миллион доллар (АКШ) сарыф ителгән. ТО ларда хезмәт иткән төркемнәргә компьютерлар, махсус программалар, аудио яздыру җиһазлары, интернет һәм төп коммуналь хезмәтләр кирәк. Мәсәлән, бер кеше өчен компьютер техникасы якынча 750 доллар тора. Компьютерларга сатып алынган программалар һәм Күзәтү манарасы тәрҗемә итү системасы куела. Бу система тәрҗемәчеләргә үз эшләрен оештырырга һәм җиңел генә белешмә материалларны карарга булыша.

 Тәрҗемәчеләрдә шулай ук, үз офисларында аудио яздыра алсыннар өчен, яздыру җиһазлары бар. Бу җиһазлар, COVID-19 пандемиясе башлангач, бик файдалы булып чыккан, чөнки күп тәрҗемәчеләр, бу җиһазларны өйләренә алып китеп, бастырылган материал һәм видеоларның тәрҗемәсен яздыруын дәвам иткән.

 Җирле ирекле хезмәтчеләр еш кына тәрҗемә ителгән басмаларның сыйфатын бәяләргә, шулай ук ТО ны тиешле хәлдә сакларга ярдәм итәләр. Кейптаунда (Көньяк Африка) басмалар африкаанс теленә тәрҗемә ителгән ТО да хезмәт иткән Керстин болай ди: «Күп кенә вәгазьчеләрнең һәм гомуми пионерларның монда хезмәт итәргә һәм үз сәләтләрен кулланырга мөмкинлекләре туды».

 Ирекле хезмәтчеләр андый мөмкинлекләре булуына бик шатлана. ТО га ярдәм иткән бер апа-кардәшнең сүзләре буенча, аның өчен анда эшләү саф һава йотымыдай була. Кайбер җирле абый һәм апа-кардәшләр шулай ук аудио яздыруда катнаша. Веракрус штатындагы (Мексика) ТО да хезмәт иткән тотонак теленә тәрҗемә итүче Хуана әйтә: «Без хәзер безнең телдә сөйләшкән территориядә яшәгәнгә, безгә аудио һәм видео басмаларны яздыру өчен абый һәм апа-кардәшләрне табу җиңелрәк булып китте».

 Ләкин ТО ларны булдыру тәрҗемәнең сыйфатын яхшыртканмы? Миллионлаган укучыларыбыз әйе дип әйтә. Конго Демократик Республикасында конго теленә тәрҗемә итү төркемендә хезмәт иткән Садрик болай дип әйтә: «Кайбер абый һәм апа-кардәшләр элек безнең басмалардагы конго телен «Күзәтү манарасы басмаларында кулланылган конго теле» дип атыйлар иде, чөнки кешеләр гадәттә конго телендә алай сөйләшми. Ләкин хәзер, кардәшләребез әйтүенчә, безнең басмаларыбыз заманча һәм аңлаешлы конго теленә тәрҗемә ителгән».

 Көньяк Африка Республикасында коса теленә тәрҗемә итү төркемендә хезмәт иткән Андиль болай ди: «Күпләр безгә тәрҗемәнең күпкә яхшырганы турында әйтә. Хәтта «Күзәтү манарасы»н инглиз телендә укыган балалар да хәзер аны косо телендә укый. Алар яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н аеруча яратып укый, чөнки ул табигый һәм аңлаешлы».

 ТО ларны булдыру, тиешле хәлдә саклау һәм ТО лардагы персонал белән бәйле бар чыгымнар бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән ирекле иганәләр хисабына каплана. Иганәләрне donate.isa4310.com сайты аша да биреп була.