Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Сугыш вакытында ярдәм күрсәтү

Сугыш вакытында ярдәм күрсәтү

2022 ЕЛ, 27 МАЙ

 Гайсә Мәсих, бу дөньяның ахырында төрле җирләрдә барган «сугышлар хакында ишетерсез» дип пәйгамбәрлек иткән булган (Маттай 24:6). Кардәшләребез яшәгән җирләрдә сугыш башланса, аларга ярдәм итәләр. Җитәкче советның 3 нче отчетында (2022 ел), Украинада сугыш башлангач, кардәшләребезгә күрсәтелгән ярдәм турында әйтелгән иде. Ярдәм күрсәтер өчен нинди адымнар ясала? Андый ярдәмне алган кардәшләр нинди хисләр кичергән?

Нинди ярдәм кирәк? Ничек бу ярдәм күрсәтелә?

 Украинадагы сугыш башланган көнне, 2022 елның 24 нче февралендә, координаторлар комитеты бу сугыштан зыян күргән кардәшләргә ярдәм күрсәтү өчен тотылачак акча күләмен раслады. Украинадагы филиал шундук кирәкле әйберләр һәм азык-төлек сатып ала башлады. Шул әйберләрне таратыр өчен 27 ярдәм итү комитеты оештырылды.

 Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендәге кардәшләр кичектермичә ярдәм күрсәтер өчен өстәмә адымнар турында киңәшләште. Җитәкче советның координаторлар комитеты, нәшер итү комитеты белән берлектә, халыкара тәэмин итү бүлеген Украина һәм Польша филиаллары белән хезмәттәшлек итеп, тагын нинди ярдәм кирәк икәнен бәяләргә һәм ярдәм планын төзергә өндәде. Көн саен юридик бүлек, Украина һәм Польша филиалларындагы тәэмин итү бүлекләре, шулай ук Украинаның филиал комитеты, халыкара тәэмин итү бүлеге белән видеоэлемтә аша сөйләшеп, туган проблемаларны хәл итеп торганнар.

Коробкаларга ризык, көндәлек тормыш өчен кирәкле әйберләр һәм дәртләндерү сүзләре язылган открыткалар салына

 Халыкара тәэмин итү бүлегендә хезмәт итүче Джей Суинни әйтүенчә, иң элек нәрсә чыннан да кирәк буласын билгеләргә кирәк булган. Без кардәшләр өчен, алар кулланырга күнеккән азык-төлек һәм гигиена кирәк-яраклары сатып алырга тырыштык. Ләкин бу әйберләрне сугыш барган илгә илтеп, кардәшләребезгә әле җиткерәсе бар иде. Бу эшне мөмкин кадәр тизрәк һәм саклык чаралары күреп эшләргә кирәк иде.

 2022 ел, 9 март көненә кардәшләр, гуманитар ярдәм коробкаларына нәрсә салырга икәнен хәл иткән. Анда азык-төлек, мәсәлән ит һәм балык консервалары, ярмалар, фасоль, шулай ук гигиена кирәк-яраклары (сабын, бәдрәф кагазе һәм башкасын) салырга булдылар. Кардәшләр исәпләп чыгарганча, бер кешенең айлык запасы булсын өчен, барлык бу әйберләрне сатып алыр өчен якынча 65 доллар китәчәк. Координаторлар комитеты шуны яхшы аңлаган: ярдәм меңләгән кардәшкә кирәк булачак. Шуңа күрә бу эшкә шактый күп акча бүленеп бирелгән. Ләкин бу ярдәмне, кардәшләрне куркыныч астына куймыйча ничек тапшырырга?

 2022 ел, 13 март көнне ике абый-кардәш, юлда нинди авырлыклар туа аласын белер өчен, йөк машинасына утырып Польшадан Львов шәһәре янындагы бер складка барып кайтты. Берничә көн алдан Польша һәм Украинадагы кардәшләр юл өчен барысын әзерләргә булышты. Польша филиалындагы кардәшләр гуманитар ярдәм белән чикне кичәр өчен кирәкле документларны тутырды, машиналарда яхшы күренеп торган «Гуманитарный груз» дигән язу ясады. Шуннан соң Украинадагы кардәшләр белән бергә чиктән Львовка кадәр иң кыска маршрутны төзеделәр. Яхшы әзерләнү һәм Йәһвәнең фатихасы ярдәмендә абый-кардәшләр гуманитар ярдәмне Львовтагы складка илтеп бушаттылар һәм бер тәүлек эчендә аны ярдәм күрсәтү комитетларына тапшырдылар. Ярдәмне Украинага илткән абый кардәшләр исән-имин Польшага кайтып җитте.

 Беренче барып кайту уңышлы үтте, ләкин бу юлы илткән ярдәм бер тоннага гына якын булды. Ә бар җыелган ярдәм авырлыгы 200 тоннага якын иде! Андый зур ярдәмне ничек тиз арада илтеп кардәшләргә җиткерергә?

«Синең халкың әзер торыр»

 Сайтыбыздан Украинадагы хәл турында укыгач, төрле илләрдәге кешеләр ярдәм итәргә теләк белдерде. Ерак яшәүчеләр акчалата ярдәм күрсәтте, чөнки алар, Йәһвә Шаһитләренең намуслы икәннәрен һәм акчалары иң яхшы юл белән ярдәм итү эшендә кулланылачак икәнен беләләр. Якын тирәдәге илләрдән булган кешеләр исә, акчаларын, вакытларын һәм көчләрен жәлләмичә зыян күргән кешеләргә гамәли ярдәм күрсәтте. Берничә мисалга игътибар итик.

 Польшадагы кардәшләр кул кушырып утырмаган. Алар дистәләгән мең коробка гуманитар ярдәм әзерләгән. Балалар открыткалар ясаган. Польша филиалының тәэмин итү бүлегендә хезмәт итүче Бартош Косьцельняк кардәш болай ди: «Минем Зәбур 110:3 тә язылган сүзләрне күп тапкыр укыганым булды. Анда Йәһвә хезмәтчеләре „әзер торыр“ диелә. Ярдәм кирәклеге турындагы сүзләрне ишетү белән йөзләгән кардәш ярдәмгә килде! Моны күргәч, мин бу сүзләрнең дөреслегенә инандым».

 Бер абый-кардәшнең шәхси логистика компаниясе бар. Ул гуманитар ярдәмне Украинага илтер өчен, үзенең йөк машиналарын һәм ягулык биргән булган. Ул болай дигән: «Минем өчен бу Йәһвәгә һәм кардәшләргә карата яратуымны күрсәтү мөмкинлеге. Мин ярдәм итә алуыма бик шат». Барлыгы 7700 литр ягулык иганә итеп бирелгән булган. Кардәшләр ярдәмне илтеп тапшырыр өчен бик зур ара үткәннәр. Йөк машиналары якынча 48000 километр үткән булган!

 Кардәшләрнең фидакарь тырышлыклары ярдәмендә, 28 мартка (беренче барып кайтудан соң нибары 15 көн үткәннән соң), Украинадагы кардәшләргә 100 тонна азык-төлек, гигиена кирәк-яраклары һәм дарулар тапшырылды. Безнең кардәшләр һәм башка кешеләр бик күп иганәләр биргән булган, нәтиҗәдә, ярдәм итәр өчен бирелгән акчаның шактый зур өлеше әле калды да. Бүгенге көнгә Йәһвә Шаһитләре Украинага 190 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Бу ярдәмне алган кардәшләр нәрсә хис итә?

«Аларга сезнең мәхәббәтегез салынган»

 Гуманитар ярдәм Львов шәһәренә килеп җитү белән, ярдәм күрсәтү комитетлары аны мохтаҗ кардәшләргә тарата башлады. Коробкалар төрле шәһәрләргә җибәрелде. Кайберләре Львовтан 1300 километр ераклыкта урнашкан иде. Кардәшләр тиз эш итсәләр дә, ярдәмне өләшер өчен күпмедер вакыт кирәк булды. a

 Украина филиалы комитетында хезмәт итүче Маркус Райнхардт кардәш болай ди: «Сугыш башлангач күп кенә кардәшләр Йәһвәнең яратуын күрде. Алар аның оешмасы биргән күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәклегенә инанды. Бу күрсәтмәләрне әле афәт башланганчы үтәргә кирәк! Мәсәлән, барыбызга да өйдә берничә атналык су һәм азык-төлек запасы булдырырга киңәш ителде». Киевта хезмәт итүче Антон исемле өлкән болай ди: „Йәһвә оешмасы безне бу афәткә алдан әзерләде. Моның өчен кардәшләргә рәхмәт әйтәсебез килә! Без алдан азык-төлек, су һәм радиоприемник алып куйган идек. Бу гомеребезне саклап калырга булышты“. Кардәшләр оешма биргән киңәшләргә колак салды. Без моңа бик шат. Кардәшләр шул запасларын гуманитар ярдәм килгәнче куллана алган».

 Ярдәм алган кардәшләр нәрсә хис итә? Киевта яшәүче Николай һәм Зинаида болай ди: «Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Азык-төлек һәм дарулар өчен рәхмәт. Без моның барысында Йәһвәнең кулын күрдек». Шул тирәдә яшәүче Валентина кардәш болай ди: «Сугыш башлангач, кибетләр янында бик озын чиратлар барлыкка килде. Кайвакыт иң кирәклесен дә алып булмый иде. Ләкин Йәһвә барысын күреп торды. Ул кардәшләрне гуманитар ярдәмне өебезгә китереп бирергә дәртләндерде. Коробкаларга нәкъ безнең өчен кирәкле әйберләр салынган иде! Шундый кыен хәлдә, чыгу юлы юк кебек тоелганда, Йәһвәнең кулын һәм аның оешмасының ярдәмен күрү бик сөендерә». Бу ярдәм чыннан да үз вакытында һәм иң дөрес юл белән күрсәтелде!

 Мариупольдән качып киткән Евгений, Ирина һәм Никита болай ди: «Сезнең кайгыртуыгыз һәм ярдәмегез өчен без шундый рәхмәтле! Бу нәкъ кирәкле вакытта булды. Башта без коробкаларда азык-төлек дип уйладык. Ләкин коробкаларны ачкач анда сезнең яратуыгызны күрдек!»

Евгений, Ирина һәм Никита

 Әйе, шушы сугыш вакытындагы ярдәм күрсәтү эше белән Йәһвә җитәкчелек итә. Шулай ук сезнең бөтендөнья вәгазь эше өчен биргән иганәләрегез дә мөһим роль уйный. Бу иганәләрнең күбесе безнең donate.isa4310.com сайты аша ясала. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Мөмкин кадәр тизрәк ярдәм кулы сузабыз

  1. 2022 ел, 22 февраль. Координаторлар комитеты Украинадагы кардәшләргә булышыр өчен күпме акча бүлеп биреләчәк икәнен карар итә.

  2. 2022 ел, 24 февраль—8 март. Украинадагы филиал кайбер әйберләрне сатып ала башлый. Аларны ярдәм күрсәтү комитетлары аша тараталар. Гуманитар ярдәмне шулай ук Польша филиалы әзерли һәм Украина филиалы аны кабул итәргә әзерләнә.

  3. 2022 ел, 9 март. Координаторлар комитеты Украинага гуманитар ярдәмне җибәрүне хуплый.

  4. 2022 ел, 10—12 март. Польшадан Украинага маршрутны сынар өчен, кардәшләр Польшадан Львовка машина җибәреп карарга уйлыйлар.

  5. 2022 ел, 13 март. Польшадан Львовка, юлны сынар өчен, беренче гуманитар ярдәм килә.

  6. 2022 ел, 14—16 март. Познаньдагы (Польша) Конгресслар Залында Филиалның төзү-проектлаштыру бүлегеннән ирекле хезмәтчеләр коробкаларга ризык һәм башка әйберләр салып, аларны Украинага җибәрер өчен әзерли башлыйлар.

  7. 2022 ел, 17 март. Польшадан Украинага 13 тонна гуманитар ярдәм җибәрелә.

  8. 2022 ел, 21—27 март. Польшада җыелган башка гуманитар ярдәм шулай ук Украинага җибәрелә һәм бер тәүлек эчендә бар районнарга таратыла.

  9. 2022 ел, 28 март. Хуплау бирелгәннән соң 20 көн үтә. Украинага 100 тонна ризык, дарулар һәм башка әйберләр җиткерелә.

 Бу көнгә Йәһвә Шаһитләре Украинага 190 нан артык тонна ярдәм җибәргән.