Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Видеоконференция аша үткән җыелыш очрашулары

Видеоконференция аша үткән җыелыш очрашулары

26 ИЮНЬ, 2020

 Бөтен дөнья буенча күп кенә хөкүмәтләр кешеләрдән бер-берсеннән дистанция сакларга таләп итә һәм бергә җыелуны тыя. Йәһвә Шаһитләре бу таләпләрне үтәргә, әмма шул ук вакыт гыйбадәт кылуларын дәвам итәргә тәвәккәл. Шуңа күрә, очрашуларын үткәрер өчен, җыелышлар видеоконференция өчен төрле кушымталарны, мәсәлән Zoom куллана.

 Очрашуларыбыз даими үтсен өчен, Җитәкче совет җыелышларга Zoom аккаунтларын сатып алыр өчен ирекле иганәләрне куллануны хуплаган. Кайбер җыелышларга бу бик булышкан, чөнки 15—20 доллар я күбрәк торган видеоконференция өчен аккаунтны сатып алу кулларыннан килмәгән. Андый җыелышлар еш кына түләүсез кушымталарны кулланган, әмма бу кушымталар әллә ни куркынычсыз түгел я аларга санаулы кеше генә керә алган. Хәзер исә, бар җыелышлар Zoom аккаунтларын кулланып, җиңел генә куркынычсызлык чараларын күрә ала һәм теләсә ничә кеше очрашуга кушыла ала. Хәзерге вакытка бу аккаунтларны 170 тән артык илдә 65 000 нән артык җыелыш куллана.

 Элек түләүсез видеоконференция кушымтасын кулланган «Кайраги» җыелышы (Индонезия, Төньяк Сулавеси, Манадо) хәзер Zoom аккаунтын куллана. Хади Сантосо кардәш болай ди: «Хәтта электрон җайланмаларны куллана белмәгән кардәшләр дә хәзер җыелыш очрашуларына кушыла ала. Чөнки хәзер аларга очрашу дәвамында видеоконференциягә берничә тапкыр керергә туры килми».

 «Гуаяканес Оэсте» җыелышындагы (Гуаякиль, Эквадор) өлкән Лестер Хихон болай ди: «Күп кардәшләрнең экономик хәле аркасында кайбер җыелышлар Zoom лицензиясен сатып ала алмый иде. Хәзер оешма ярдәмендә безнең Zoom аккаунты бар һәм күп кеше очрашуга кушыла ала. Шуңа күрә без, лимит бетәчәк дип курыкмыйча, башкаларны да очрашуга чакыра алабыз».

 «Нгверере Норт» җыелышындагы (Лусака, Замбия) өлкән Джонсон Мванза болай дип яза: «Күп кенә кардәшләр кат-кат болай ди: „Оешма безгә Zoom аккаунтын биргәнгә, без бер-беребезгә якын булуыбызны хис итәбез һәм Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын сизәбез“».

 Бу аккаунтлар афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен әзерләнгән акчага сатып алына. Бу акча бөтендөнья вәгазь эше хакына бирелгән ирекле иганәләрдән бүлеп куела. Күпләр бу иганәләрне donate.isa4310.com сайты аркылы бирә. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә (2 Көринтлеләргә 8:14).