Титуска 3:1—15

3  Алга таба да исләренә төшереп тор: хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар,+ һәртөрле яхшы эшкә әзер булсыннар,  беркемне дә яманламасыннар, гаугачыл булмасыннар, акыллы* булсыннар,+ бар кешеләр белән үзләрен юаш* тотсыннар.+  Чөнки кайчандыр без дә тинтәк, буйсынмаучан, алданган идек, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында булдык, тормышыбызны явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек, җирәнгеч идек, бер-беребезне нәфрәт иттек.  Әмма Коткаручыбыз Аллаһы, үз игелеген+ һәм кешеләргә карата булган үз мәхәббәтен  (без кылган тәкъва эшләребез өчен түгел,+ ә үзенең шәфкате буенча)+ күрсәткәч, безне коткарды. Ул моны яңа тормыш китерүче сафландыру аша+ һәм безне изге рух белән яңарту аша башкарды.+  Бу рухны ул безгә Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша мул итеп* бирде.+  Бу исә без, аның юмарт игелеге ярдәмендә тәкъва дип табылгач,+ өметебезгә карап, мәңгелек тормышны+ мирас итеп алсын өчен башкарылды.+  Бу сүзләр ышанычка лаек, һәм теләгем шул: моның турында басым ясап сөйләп тор. Моны Аллаһыга иман итүчеләр алга таба да үзләрен яхшы эшләргә багышлап яшәсеннәр өчен эшлә. Боларның барысы мактауга лаек һәм кешеләргә файда китерә.  Ә мәгънәсез бәхәсләрдән, шәҗәрәләрдә актарынудан, ызгыш-талашлардан һәм Канун буенча тартышулардан кач, чөнки алар файдасыз һәм буш.+ 10  Ялган тәгълиматларны таратучы,+ ике тапкыр кисәтелгәннән соң,+ тыңламаса, аның белән аралашма.+ 11  Син бит шуны беләсең: андый кеше иманнан читкә киткән һәм үз-үзен хөкем итеп гөнаһ кыла. 12  Мин синең яныңа Әртимәсне яки Ту́хикны+ җибәргәч, минем янга Ни́копольга килер өчен бар тырышлыгыңны куй, чөнки мин кышны анда үткәрергә булдым. 13  Канунны яхшы белүче Зинәсне, шулай ук Аполлосны тырышып юлга әзерлә һәм аларга сәяхәтләре өчен кирәкле бар нәрсәне бир.+ 14  Имандашларыбыз да, иң мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерсеннәр өчен, киләчәктә дә игелекле эшләр башкарып торсыннар һәм моңа өйрәнсеннәр,+ ул чакта хезмәтләрендә һәрвакыт уңышлы булырлар.*+ 15  Минем белән булганнарның барысыннан да сиңа сәлам. Безне яраткан имандашларга сәламнәремне тапшыр. Аллаһының юмарт игелеге сезнең барыгызга күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «юл бирүчән».
Сүзгә-сүз «бар юашлык белән».
Яки «юмарт».
Сүзгә-сүз «җимеш китерерләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал