Саннар 16:1—50

16  Аннары Исһа́р+ улы Кора́х+ (Исһар Коһатның+ улы, ә Коһа́т Ле́винең+ улы иде) һәм Илиабның+ уллары Дата́н белән Абира́м, Фәлитнең улы Өнә́ (Илиа́б белән Фәли́т Рубин+ кабиләсеннән иде) бергә җыелдылар.  Алар 250 исраилле — җәмгыятьнең башлыклары, җыелышның сайланган абруйлы ир-атлары белән бергә Мусага каршы күтәрелде.  Алар Муса белән Һарунга каршы җыелып,+ аларга болай диде: «Җитте, туйдырдыгыз! Бөтен җәмгыять изге,+ һәм Йәһвә алар арасында.+ Ни өчен сез үзегезне Йәһвәнең җыелышыннан өстен куясыз?»  Моны ишетү белән Муса йөзтүбән капланды.  Аннары ул Корахка һәм аның яклы кешеләргә болай диде: «Иртән Йәһвә кемнең үзенеке,+ кемнең изге һәм кем Аллаһыга якынлаша ала+ икәнен күрсәтәчәк. Ул кемне сайласа,+ шул аңа якынлаша алыр.  Менә нәрсә эшләгез: Корах һәм аның яклы кешеләр,+ ут савытларын алыгыз да+  иртәгә Йәһвә алдында аларга ут һәм фимиам салыгыз. Йәһвә кемне сайласа,+ шул изге. Сез, Ле́ви уллары,+ арттырып җибәрдегез!»  Аннары Муса Корахка болай диде: «Ле́ви уллары, тыңлагызчы.  Йәһвә чатырындагы хезмәтне үтәр өчен һәм җәмгыять алдында халыкка хезмәт итеп торыр өчен, Исраи́л Аллаһысы сезне Исраил җәмгыятеннән аерып,+ үзенә якынлашырга рөхсәт итте.+ Бу сезгә аз булып тоеламы? 10  Ул бит сезне бөтен кардәшләрегез — Ле́ви уллары белән бергә үзенә якынлаштырды. Сез тагын руханилыкны да алырга тиешме?+ 11  Син һәм синең яклы кешеләр, җыелып, Йәһвәгә каршы чыгасыз. Ә Һарун, аңардан зарланырга, кем соң ул?»+ 12  Соңрак Муса Илиабның уллары Датан белән Абирам+ артыннан кеше җибәрде, ләкин алар әйтте: «Без килмибез! 13  Безне, чүлдә үтерер өчен, сөт белән бал аккан җирдән чыгарганың азмыни?+ Җитмәсә, безнең өстән тулы хаким дә булырга телисеңме? 14  Син бит безне сөт белән бал аккан җиргә+ китермәдең һәм безгә мираска кырлар һәм йөзем бакчалары бирмәдең. Әллә син ул кешеләрнең күзләрен чыгармакчы буласыңмы? Без килмибез!» 15  Шунда Муса бик нык ачуланды һәм Йәһвәгә болай диде: «Аларның икмәк бүләген кабул итмә. Мин алардан бер ишәк тә алмадым һәм аларның берсенә дә зыян китермәдем».+ 16  Аннары Муса Корахка болай диде: «Иртәгә син һәм синең яклы кешеләр Йәһвә алдына килегез. Син, алар һәм Һарун килсен. 17  Аларның һәрберсе үзенең ут савытын алып, анда фимиам салсын һәм һәрберсе Йәһвә алдына үзенең ут савытын китерсен, барлыгы 250 ут савыты. Син дә, Һарун да — һәрберегез үзегезнең ут савыты белән килегез». 18  Шулай итеп, аларның һәрберсе үзенең ут савытын алып, анда ут һәм фимиам салды да Муса һәм Һарун белән бергә очрашу чатырының керү урыны янына килеп басты. 19  Корах үзе яклы кешеләрне очрашу чатырының керү урыны янына аларга каршы җыйгач,+ бөтен җәмгыятькә Йәһвәнең даны күренде.+ 20  Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 21  «Бу төркемнән аерылыгыз, һәм мин аларны бер мизгелдә юк итәрмен».+ 22  Шунда алар җиргә йөзтүбән капланды һәм: «И Аллаһы, бөтен кешеләргә тормыш бирүче Аллаһы,+ бер кешенең гөнаһы аркасында бөтен җәмгыятькә ачуың кабарырмы?»+ — диделәр. 23  Йәһвә Мусага болай диде: 24  «Җәмгыятькә әйт: „Корах, Датан һәм Абирам+ чатырларыннан читкә китегез!“» 25  Шунда Муса торып, Датан һәм Абирам янына китте, аның белән Исраил өлкәннәре+ дә барды. 26  Ул җәмгыятькә болай диде: «Бу явыз кешеләрнең бөтен гөнаһлары аркасында юк ителмәс өчен, аларның чатырларыннан читкә китегез һәм аларның бернәрсәсенә дә кагылмагыз». 27  Алар Корах, Датан һәм Абирам чатырларыннан шунда ук читкә китте, ә Датан белән Абирам үз чатырларының керү урыны янына үз хатыннары, уллары һәм кечкенә балалары белән чыгып бастылар. 28  Аннары Муса болай диде: «Бөтен бу нәрсәләрне мин үз белдегемнән түгел, ә Йәһвә җибәргәнгә башкарганымны шуннан белерсез: 29  әгәр бу кешеләр бөтен кеше үлгәндәй гадәти үлем белән үлсә һәм җәзалары бөтен кешенеке сыман булса, Йәһвә мине җибәрмәгән булып чыга.+ 30  Әмма Йәһвә алар белән гадәти булмаганны эшләсә һәм җир ачылып, аларны һәм аларның бар нәрсәсен йотса һәм алар Кабергә* тере килеш төшсә, сез бу кешеләрнең Йәһвәне ихтирам итмәгәннәрен, һичшиксез, аңларсыз». 31  Аның бу сүзләрне әйтеп бетерүе булды, алар астындагы җир ярылып китте.+ 32  Һәм җир, ачылып, аларны, аларның бөтен өйдәгеләрен, Корахның+ кешеләрен һәм аларның бөтен мал-мөлкәтен йотты. 33  Шулай итеп алар һәм аларның бөтен кешеләре Кабергә тере килеш керделәр, җир аларны каплады, һәм алар җыелыш арасыннан юк булды.+ 34  Алар тирәли булган бөтен исраиллеләр аларның кычкыруларын ишетеп: «Җир безне дә йотмасын!» — диеп куркып качты. 35  Аннары Йәһвәдән ут чыкты+ һәм фимиам китергән 250 кешене йотты.+ 36  Йәһвә Мусага болай диде: 37  «Һарун руханиның улы Илгазарга ут савытларын+ ут төшкән җирдән җыярга куш, чөнки алар изге. Шулай ук аңа көлне читтәрәк таратырга боер. 38  Гөнаһ кылып, һәлак булган* кешеләрнең ут савытларыннан мәзбәхне+ тышлау өчен юка калайлар ясагыз, чөнки ут савытлары Йәһвә алдына китерелде, һәм алар изге булып китте. Алар исраиллеләр өчен билге булып торсын».+ 39  Шунда Илгаза́р рухани теге яндырылган кешеләр китергән бакыр ут савытларын алды да, аларны чүкеп, мәзбәхне тышлады. 40  Ул нәкъ Йәһвә үзенә Муса аша әйткәнчә эшләде. Бу исраиллеләрнең исләренә шуны төшереп торды: фимиам яндыру хокукы булмаган* — Һарун токымыннан булмаган бер кеше дә фимиамны Йәһвә алдында яндырырга дип якынлашырга тиеш түгел,+ һәм беркем дә Корах белән аның яклы кешеләр кебек эш итәргә тиеш түгел.+ 41  Икенче көнне үк исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте: «Сез икегез Йәһвәнең халкын үлемгә дучар иттегез»,— диеп, Муса белән Һарунны гаепли башлады.+ 42  Җәмгыять Муса белән Һарунга каршы җыелгач, алар очрашу чатырына таба борылды, һәм, менә, аны болыт каплады, һәм Йәһвәнең даны күренде.+ 43  Муса белән Һарун очрашу чатыры алдына килде,+ 44  һәм Йәһвә Мусага болай диде: 45  «Бу җәмгыятьтән читкәрәк басыгыз, һәм мин аларны бер мизгелдә юк итәрмен».+ Шунда алар җиргә йөзтүбән капланды.+ 46  Аннары Муса Һарунга болай диде: «Ут савытын ал да, аңа мәзбәхтән ут салып,+ өстенә фимиам сал һәм тизрәк халык янына барып, аларны йолып ал,+ чөнки Йәһвәнең ачуы кабынды. Халык кырыла башлады!» 47  Һарун шунда ук, Муса әйткәнчә, ут савытын алды да халык арасына йөгерде. Халыкның кырыла башлаганын күреп, ул ут савытына фимиам салды да халыкны йолып ала башлады. 48  Ул үлеләр һәм тереләр арасында басып торды. Ахыр чиктә, халыкның кырылуы тукталды. 49  Корах аркасында үлүчеләрдән башка, бу җәзадан үлгән кешеләрнең саны 14 700 булды. 50  Халыкның кырылуы тукталгач, Һарун очрашу чатырының керү урыны янына, Муса янына килде.

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Үз җаннарына каршы гөнаһ кылган».
Сүзгә-сүз «чит кеше».

Искәрмәләр

Медиаматериал