Канун 15:1—23

15  Һәр җиденче елны азатлык игълан ит.+  Азатлык мондый булсын: бурычка бирүче һәр кеше үз якынын аның алган бурычыннан азат итсен. Ул үз якыныннан я кардәшеннән бурыч түләүне таләп итмәсен, чөнки Йәһвә хөрмәтенә азатлык игълан ителер.+  Син чит ил кешесеннән бурыч түләүне таләп итә аласың,+ ләкин кардәшеңне, ул сиңа күпме генә бурычлы булмасын, азат ит.  Әмма араңнан беркем дә ярлы булмасын, чөнки Йәһвә сине, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә үзеңә мирас итеп бирәчәк җирдә фатихалар.+  Ләкин сиңа Аллаһың Йәһвәгә тулысынча буйсынырга һәм мин сиңа бүген биргән бөтен бу әмерләрне җентекләп үтәргә генә кирәк.+  Аллаһың Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, сине фатихалар, һәм син күп халыкларга бурычка* бирерсең, ә сиңа әҗәткә алырга кирәк булмас,+ һәм син күп халыклар өстеннән хакимлек итәрсең, ә алар синең өстән хакимлек итмәс.+  Әгәр Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдәге берәр шәһәреңдә берәр кардәшең ярлы булып китсә, ярлы кардәшеңә карата каты күңелле һәм саран булма.+  Юмарт бул+ һәм аңа кирәк бар нәрсәне я аңарда булмаган нәрсәне һичшиксез аңа бурычка* бир.  Сак бул, йөрәгеңдә: „Җиденче ел — азатлык елы якынлаша“+,— дигән явыз уй туып, ярлы кардәшеңә саран булма, аңа берәр нәрсә бирми калма. Ул Йәһвәгә синнән зарланса, син гөнаһлы булырсың.+ 10  Аңа теләр-теләмәс түгел, ә мул итеп бурычка бир,+ чөнки Аллаһың Йәһвә шуның өчен сине һәр эшеңдә һәм һәр гамәлеңдә фатихалар.+ 11  Чөнки бу җирдә һәрвакыт ярлы кешеләр булыр,+ шуңа күрә мин сиңа: „Җиреңдәге мескен һәм ярлы кардәшеңә кулыңны юмарт ач“,— дип боерам.+ 12  Әгәр берәр кардәшеңне — еврей ир-атны я хатын-кызны — сатып алсаң һәм ул сиңа алты ел хезмәт итсә, җиденче елны аны азат ит.+ 13  Азат иткәндә, аны буш кул белән җибәрә күрмә. 14  Аңа көтүеңнән, ындыр табагыңнан, май һәм шәраб изгечләреңнән мул итеп кирәклесен бир. Аллаһың Йәһвә сине никадәр фатихалаган булса, аңа шулкадәр бир. 15  Мисыр җирендә кол булганыңны һәм Аллаһың Йәһвәнең үзеңне йолып алганын исеңдә тот. Шуңа күрә бүген мин сиңа моны эшләргә боерам да. 16  Ләкин сине һәм өйдәгеләреңне яратканга аңа синең белән яшәү ошый икән, һәм шуңа күрә ул: „Мин синнән китмим!“ — дия икән,+ 17  син аны ишек янына китереп, колагын без белән тиш, һәм ул гомергә синең колың булып китәр. Шуны ук кол кыз белән дә эшлә. 18  Аны азат иткәндә һәм ул синнән киткәндә, моны кыенга санама, чөнки аның алты еллык хезмәте ялланган эшченекеннән икеләтә күбрәк булды, һәм Аллаһың Йәһвә сине бөтен нәрсәдә фатихалады. 19  Эре терлегеңнең һәм вак терлегеңнең беренче булып туган һәр иркәген Аллаһың Йәһвәгә изгеләндер.+ Эре терлегеңнең* беренче балаларын бернинди эштә файдаланма һәм вак терлегеңнең беренче балаларының йонын кырыкма. 20  Үзең һәм өйдәгеләрең аларны ел саен Аллаһың Йәһвә алдында Йәһвә сайлаячак урында ашагыз.+ 21  Ләкин аның ниндидер җитешсезлеге — ул аксак, сукыр я башка берәр җитди кимчелеге булса, аны Аллаһың Йәһвәгә корбан итмә.+ 22  Аны шәһәрләреңдә аша; чиста кеше дә, нәҗес тә аны газәл я болан итен ашагандай ашый ала.+ 23  Ләкин аның канын ашама.+ Аны, суны түккәндәй, җиргә түк.+

Искәрмәләр

Яки «залог алып бурычка».
Яки «залог алып бурычка».
Сүзгә-сүз «Үгезеңнең».

Искәрмәләр

Медиаматериал