Зәбур 2:1—12

2  Ни өчен милләтләр шаулаша,Халыклар буш нәрсәләр турында пышылдаша?*+  Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына* каршы күтәрелә,+Һәм идарәчеләр, бердәй булып,Аларга каршы җыела.*+  «Әйдәгез, үзебездән аларның богауларын салып ташлыйкҺәм аларның бауларын өзик!» — ди алар.  Күкләрдәге тәхеттә утыручы Аллаһы көләчәк. Әйе, алар Йәһвә өчен көлке булачак.  Шунда ул ачу белән аларга үз сүзен әйтәчәк,Үзенең көчле ярсуы белән аларның котын алачак.  Ул аларга: «Мин изге тавым Сионда+Үземнең патшамны куйдым»+,— диячәк.  Мин Йәһвәнең карарын игълан итәрмен. Ул миңа болай диде: «Син — минем улым,+Бүген мин сиңа ата булдым.+  Миннән сора, һәм мин сиңа мирас итеп халыкларны,Милек итеп бөтен җирне бирермен.+  Син аларны тимер скипетр* белән тар-мар итәрсең,+Чүлмәк савытны ваткандай челпәрәмә китерерсең».+ 10  Шуңа күрә хәзер, әй патшалар, төшенегез;Җир хакимнәре, төзәтүне* кабул итегез. 11  Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегезҺәм курку катыш ихтирам күрсәтеп сөенегез. 12  Угылны олылагыз,*+ югыйсә Аллаһының* ачуы килер,Һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз,+Чөнки аның ярсуы тиз кабыныр. Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле.

Искәрмәләр

Яки «уйлана?»
Яки «аның Мәсихенә».
Яки «киңәш кора».
Яки «кисәтүне».
Сүзгә-сүз «үбегез».
Сүзгә-сүз «аның».

Искәрмәләр

Медиаматериал