Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Аллаһы Сүзенә кереш сүз

Изге Язмаларда Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр, ягъни аның безнең өчен язып калдырылган сүзләре язылган. Анда бәхетле тормыш алып барыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен киңәшләр бирелә. Анда мондый сорауларга җавап табарсыз:

  1. 1. Аллаһы кем ул?

  2. 2. Аллаһы турында белем алыр өчен нәрсә эшләргә?

  3. 3. Изге Язмаларны язуда кем катнашкан?

  4. 4. Изге Язмалар фәнни яктан төгәлме?

  5. 5. Изге Язмаларның төп темасы нинди?

  6. 6. Изге Язмаларда Мәсих турында нинди пәйгамбәрлекләр бар?

  7. 7. Безнең көннәр турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

  8. 8. Кешеләрнең газапларына Аллаһы гаеплеме?

  9. 9. Ни өчен кешеләр газап чигә?

  10. 10. Изге Язмаларда киләчәк турында нәрсә әйтелә?

  11. 11. Үлгәч кеше белән нәрсә була?

  12. 12. Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?

  13. 13. Изге Язмаларда эш турында нәрсә әйтелә?

  14. 14. Үз мал-мөлкәтеңне дөрес кулланыр өчен нәрсә эшләргә?

  15. 15. Кем бәхетле?

  16. 16. Борчылуларыбызны җиңәр өчен нәрсә эшләргә?

  17. 17. Изге Язмалар гаиләгезгә ничек булыша ала?

  18. 18. Аллаһыга якынлашыр өчен нәрсә эшләргә?

  19. 19. Изге Язмаларның китапларында нәрсә турында әйтелә?

  20. 20. Изге Язмаларны уку күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?

КИРӘКЛЕ ӨЗЕКНЕ ТАБАР ӨЧЕН ЯРДӘМ

Изге Язмалар китабы кечкенә 66 китаптан тора. Ул ике өлештән тора: Еврей-арамей Язмалары (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары) һәм Грек Язмалары (Инҗил). Изге Язмаларны тәшкил итүче һәр китап бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән. Изге Язмалардан берәр өзек китерелгәндә башта китап исеме, аннан соң бүлек һәм шигырь саны китерелә. Мәсәлән, Яратылыш 1:1 дип язылса, бу өзек Яратылыш китабыннан, 1 нче бүлектән, 1 нче шигырьдән алынганны аңлата.