Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУДАН НИЧЕК КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА?

Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

«Мин Изге Язмаларны аңлау бик авыр булыр дип уйлаган идем» (Джуви).

«Аны уку күңелсез булачак кебек тоелды» (Квини).

«Изге Язмаларның калынлыгын күргәч, аны укырга теләгем юкка чыкты» (Йәзәкил).

Сезнең кайчан да булса Изге Язмаларны уку турында уйлап, өстәге тойгыларга охшаш хисләр аркасында аны читкә алып куйганыгыз булдымы? Күпләр өчен Изге Язмаларны уку эчпошыргыч кебек тоела. Ләкин Изге Язмаларның сезгә бәхетлерәк һәм канәгатьлерәк тормыш алып барырга ярдәм итә алуын белсәгез, нәрсә эшләрсез? Һәм, әйтик, ул китапны уку кызыграк булсын өчен кайбер адымнар бар, ди. Сез Изге Язмалар үзегезгә нәрсә тәкъдим иткәнен белергә әзер булырсызмы?

Әйдәгез, Изге Язмаларны укый башлагач, моның файдасын күргән кайберәүләрнең сүзләренә игътибар итик.

20 не чак кына узган Йәзәкил әйтә: «Үткәндә мин бер максатсыз машина йөрткән кеше кебек идем. Ләкин Изге Язмаларны уку миңа мәгънәле тормыш алып барырга ярдәм итә. Анда көндәлек тормышта кулланырлык гамәли киңәшләр бар».

Фрида, ул да 20 дән узган, болай ди: «Мин тиз кызып китүчән идем, әмма Изге Язмаларны уку мине үземне кулда тотарга өйрәтте. Хәзер минем белән уртак тел табу күпкә җиңелрәк, шуңа күрә минем дусларым күбәйде».

50 дән узган Юнис исемле хатын Изге Язмалар «миңа яхшырак кеше булып китәргә, начар гадәтләремнән арынырга ярдәм итә», ди.

Бу һәм тагын миллионлаган кешеләрнең тәҗрибәсеннән күренгәнчә, Изге Язмаларны уку сезгә шатлыклырак тормыш алып барырга ярдәм итә ала (Ишагыя 48:17, 18). Изге Язмалар сезгә шулай ук 1) яхшы карарлар кабул итәргә, 2) чын дуслар булдырырга, 3) стрессны кичерергә һәм 4) иң мөһиме, Аллаһы турында хакыйкатьне белергә булыша ала. Изге Язмалардагы киңәшләр Аллаһыдан булганга, аларны тотсагыз, беркайчан да ялгыш юлга кермәссез. Аллаһы начар киңәш бирми.

Иң мөһиме — Изге Язмаларны укый башлау. Моны җиңеләйтер өчен һәм кызыграк итәр өчен нинди киңәшләр бар?