Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ?

Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?

Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?
  • Тормыш максаты нәрсәдә?

  • Ни өчен кешеләр газап чигә һәм үлә?

  • Киләчәктә безне нәрсә көтә?

  • Аллаһы минем турында кайгыртамы?

Сезнең бу сораулар турында кайчан да булса уйланганыгыз бармы? Башкалар да уйлана. Бөтен дөньядагы кешеләр тормышка кагылышлы андый сораулар бирә. Бу сорауларга җавап табып буламы?

Миллионлаган кеше: «Әйе!» — дип әйтер. Ни өчен? Чөнки алар үз сорауларына җавапны Изге Язмаларда тапкан. Сез Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белергә телисезме? Алайса, Йәһвә Шаһитләре * белән Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә теләрсез.

Изге Язмаларны өйрәнү турында сүз барганда, кайбер кешеләр болай ди: «Минем вакытым юк», «Бу бик авыр китап», «Үземне бернинди дә эшкә мәҗбүр итәсем килми». Әмма башкалар моңа башкача карый. Алар Изге Язмаларны өйрәнү мөмкинлеген кулланган. Әйдәгез, берничә мисалга игътибар итик.

  • «Мин католик һәм протестант чиркәүләренә, сикх гыйбадәтханәсенә, буддистлар монастыренә йөри идем һәм университетта теологияне өйрәнә идем. Шулай да минем Аллаһы турындагы сорауларым җавапсыз калды. Аннары Йәһвә Шаһитләренең берсе — бер хатын-кыз — өемә килде. Аның Изге Язмаларга нигезләнеп бирелгән җаваплары мине таң калдырды, һәм мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым» (Джилл, Англия).

  • «Минем сорауларым күп иде, әмма чиркәвемдәге пасторның җаваплары мине канәгәтьләндермәде. Ләкин бер Йәһвә Шаһите бары Изге Язмаларны гына кулланып минем сорауларыма җавап бирде. Ул миннән күбрәк белергә телимме дип сорагач, мин шатланып, әйе, дип әйттем» (Коффи, Бенин).

  • «Мине кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәне кызыксындыра иде. Мин үлеләр кешеләргә зыян китерә икәненә ышана идем, ләкин минем Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен беләсем килде. Шуңа күрә мин дустым белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Ул Йәһвә Шаһите иде» (Жозе, Бразилия).

  • «Мин Изге Язмаларны укырга тырыштым. Аннары Йәһвә Шаһитләре килеп Изге Язмалардагы кайбер пәйгамбәрлекләрне яхшылап аңлаттылар. Мин уйлап куйдым: миңа тагын нәрсә билгеле түгел?» (Денниз, Мексика)

  • «Мин Аллаһы минем турында чыннан да кайгыртамы икәнен белергә тели идем. Шунлыктан Изге Язмаларның Аллаһысына дога кылырга булдым. Киләсе көнне Йәһвә Шаһитләре ишегемне шакыды, һәм мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым» (Анжу, Непал).

Бу очраклар Гайсәнең «рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» дигән сүзләрен раслый (Маттай 5:3). Әйе, кешеләрнең тумыштан бирле рухи ихтыяҗлары бар. Аллаһы гына бу ихтыяҗларны канәгатьләндерә ала, һәм ул моны үз Сүзе — Изге Язмалар аша эшли.

Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә? Бу сезгә нинди файда китерә ала? Шул сорауларга җавап киләсе мәкаләдә каралачак.

^ 8 абз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә — Аллаһы исеме.