Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үз тормышыгызда Аллаһы кулын күрәсезме?

Сез үз тормышыгызда Аллаһы кулын күрәсезме?

«Йәһвәнең кулы үз хезмәтчеләренә билгеле булып китәр» (ИШАГ. 66:14).

ҖЫРЛАР: 32, 26

1, 2. Кайбер кешеләр Аллаһы турында нәрсә уйлый?

КҮП кенә кешеләр аларның эшләре Аллаһыныкы белән берничек тә бәйле түгел дип уйлый. Кайберәүләрнең уйлавынча, кешеләр белән нәрсә булганына Аллаһы әллә ни игътибар итми. 2013 елның ноябрь аенда Филиппинның үзәк өлешендә «Хайян» дигән көчле тайфун үтеп киткәч, бер зур шәһәрнең мэры болай дигән: «Аллаһы ул вакытта, күрәсең, каядыр башка урында булган».

2 Башка кешеләр Аллаһы аларның кылган эшләрен күрми кебек эш итә (Ишаг. 26:10, 11; 3 Яхъя 11). Андый кешеләр турында рәсүл Паул: «Алар Аллаһы турындагы төгәл белем буенча яшәүне хуп күрми»,— дип әйткән. «Алар һәртөрле тәкъвасызлык, явызлык, комсызлык, яманлык белән тулы» (Рим. 1:28, 29).

3. а) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш? ә) Изге Язмаларда Йәһвәнең «кулы» турында сүз барганда еш кына нәрсә күздә тотыла?

3 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Югарыда искә алынган кешеләрдән аермалы буларак, без Аллаһының бар нәрсәне күргәнен беләбез. Әмма без аның тормышыбыз белән кызыксынганын һәм безгә булышканын сизәбезме? Гайсә кайбер кешеләр «Аллаһыны күрәчәкләр» дип әйткән (Мат. 5:8). Ә безнең турында алай дип әйтеп буламы? Без Аллаһыны ничек «күрә» алабыз? Моны белер өчен, әйдәгез, Аллаһы кулын күргән һәм күрергә теләмәгән кешеләрнең Изге Язмалардагы мисалларын карап чыгыйк. Аннары без Йәһвәнең кулын үз тормышыбызда ачыграк күрер өчен нәрсә эшләп була икәнен белербез. Бу фикерләрне карап чыкканда, шуны истә тотыгыз: Изге Язмаларда Аллаһының үз хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен һәм үз дошманнарын җиңәр өчен кулланган кодрәте еш кына аның «кулы» дип атала. (Канун 26:8 укы.)

АЛАР АЛЛАҺЫ КУЛЫН КҮРМӘГӘН

4. Ни өчен Исраилнең дошманнары Аллаһы кулын күрмәгән?

4 Борынгы заманда кешеләр Аллаһының Исраил хакына ничек эш иткәнен күрә һәм ишетә алган. Йәһвә үз халкын могҗизалы рәвештә Мисырдан азат иткән, ә аннары аларга күп халыкларны җиңәргә булышкан (Йош. 9:3, 9, 10). Үрдүн елгасының көнбатыш ягында яшәгән патшаларның күбесе, ишеткән һәм күргән нәрсәләргә карамастан, «Йошуа белән Исраилгә каршы сугышыр өчен берләшкән» (Йош. 9:1, 2). Исраилгә каршы сугыша башлагач та, алар Аллаһы кулын ап-ачык күрә алган. Йәһвә җитәкчелеге буенча, «халык үз дошманнарыннан үч алганчы, кояш туктап торган, һәм ай хәрәкәтсез булган» (Йош. 10:13). «Йәһвә, бер дә шәфкать күрсәтмичә аларны [дошманнарны] юк итү өчен, аларның йөрәкләренә үҗәтләнергә юл куйган» (Йош. 11:20). Дошманнар исраиллеләр хакына Аллаһы сугышканын танырга теләмәгән, һәм бу аларның җиңелүенә китергән.

5. Явыз патша Ахаб нәрсәне танырга теләмәгән?

5 Соңрак явыз патша Ахаб та берничә тапкыр Аллаһы кулын күрә алган. Ильяс аңа: «Мин әйтмәсәм, чык та төшмәячәк, яңгыр да яумаячак!» — дип әйткән (1 Пат. 17:1). Бу Аллаһы ярдәме белән генә мөмкин булган, ләкин Ахабның моңа ышанасы килмәгән. Аннары, Ильяс Аллаһыдан үз корбанын ут йотсын дип дога кылгач, Ахаб күктән ут иңгәнен күргән. Аннан соң Ильяс Йәһвәнең корылыкны бетерәчәге турында әйтеп, Ахабка: «Каты яңгыр астына эләкмәс өчен, ашык!» — дигән (1 Пат. 18:22—45). Ахаб бар бу могҗизаларны күрсә дә, аларның Аллаһы кодрәте ярдәмендә генә була алганын танырга теләмәгән. Бу һәм югарыда китерелгән мисалдан без мөһим нәрсәгә өйрәнә алабыз: Йәһвә эш иткәндә, без аның кулын күрергә тиеш.

АЛАР ЙӘҺВӘ КУЛЫН КҮРГӘН

6, 7. Йошуа көннәрендә кайберәүләр нәрсә таныган?

6 Башка кешеләр исә бу явыз патшалар кебек эш итмәгән. Алар бер үк шартларда булса да, Аллаһы кулын күргән. Мәсәлән, Йошуа вакытында Исраилгә каршы сугышкан халыклардан аермалы буларак, Гибонда яшәүчеләр Исраил белән тынычлык килешүен төзегән. Ни өчен? Алар болай дигән: «Синең хезмәтчеләрең Аллаһыгыз Йәһвәнең исеменә карата хөрмәт йөзеннән... килде, чөнки без аның даны турында һәм Мисырда башкарган бар эшләре турында ишеттек» (Йош. 9:3, 9, 10). Алар зирәклек күрсәтеп, Исраилнең булышучысы — чын Аллаһы икәнен таныган.

7 Рәхәб тә үзе яшәгән чорда булган вакыйгаларда Аллаһы кулын күргән. Йәһвәнең үз халкын азат иткәне турында ишеткәч, ул ике исраилле шымчысына: «Мин беләм, Йәһвә сезгә бу җирне бирәчәк»,— дип әйткән. Рәхәб Йәһвә аны һәм аның гаиләсен коткара алуына ышанган. Аңа куркыныч янаса да, ул Йәһвәгә иман иткән (Йош. 2:9—13; 4:23, 24).

8. Кайбер исраиллеләр Аллаһы кулын ничек күргән?

8 Ильяс дога кылгач, күктән ут төшкәнен күргән кайбер исраиллеләр, явыз патша Ахабтан аермалы буларак, моны Аллаһы эшләгәнен таныган. Йәһвәдән ут иңеп корбанны йотканын күргәч алар: «Йәһвә — хак Аллаһы!» — дип кычкырганнар (1 Пат. 18:39). Бу алар өчен ап-ачык булган!

9. Без Йәһвәне һәм аның кулын ничек күрә алабыз?

9 Без карап чыккан яхшы һәм начар мисаллар безгә Аллаһыны я аның кулын күрү нәрсәне аңлата икәнен аңларга ярдәм итә. Йәһвә белән танышканда, без аның кулын күрә алабыз, чөнки «күңел күзләребез» белән аның сыйфатларын һәм эшләрен күрәбез (Эфес. 1:18). Һичшиксез, без үткәндә һәм бүгенге көндә яшәгән, Йәһвәнең үз халкына ярдәм итүен ап-ачык күргән кешеләр кебек булырга телибез. Әмма бүгенге көндә кешеләргә Аллаһының чыннан да булышканына дәлилләр бармы?

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯРДӘМ ИТҮЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР

10. Йәһвәнең бүген кешеләргә ярдәм итүен нәрсә дәлилли? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Йәһвәнең кешеләргә әле дә ярдәм итүенә безнең күп дәлилләребез бар. Без кешеләрнең рухи ярдәм сорап дога кылгач җавап алулары турында еш ишетәбез (Зәб. 52:3). А́ллан исемле абый-кардәш Филиппиндагы кечкенә бер утрауда өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә бер хатын-кызны очраткан. Бу хатын-кыз аның Йәһвә Шаһите икәнен белгәч, елый башлаган. Аллан болай дип сөйли: «Иртә белән бу хатын-кыз Йәһвәгә, аның Шаһитләре үзен тапсын дип, дога кылган. Яшүсмер булганда, ул Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнгән, әмма кияүгә чыккач һәм шул утрауга күченгәч, алар белән элемтәне югалткан». Бу очрашудан соң бер ел үткәч, ул тормышын Йәһвәгә багышлаган.

Сез Йәһвәнең үз халкына булышып торганын күрәсезме? (11—13 нче абзацларны кара.)

11, 12. а) Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек итеп булыша? ә) Аллаһы ярдәм иткән бер кардәш турында сөйләгез.

11 Күп кенә Аллаһы хезмәтчесе тәмәке тарту, наркотик куллану я порнография карау кебек зыянлы гадәтләрдән арынгач, Аллыһының ярдәм кулын күргән. Кайберәүләр бу гадәтләрдән үз көчләре белән берничә тапкыр арынырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Әмма Йәһвәдән ярдәм сорагач, ул аларга «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» биргән һәм алар үз гадәтләрен ташлый алган (2 Көр. 4:7; Зәб. 36:23, 24).

12 Йәһвә үзенең күп хезмәтчеләренә шәхси авырлыкларын кичерергә ярдәм иткән. Тын океанның бер кечкенә утравында Патшалык Залын һәм миссионерлар йортын төзүдә катнашырга чакыру алган Э́ми исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул болай ди: «Без кечкенә кунакханәдә урнаштык һәм көн саен су баскан урамнар аша эшкә йөри идек». Аңа шулай ук җирле гореф-гадәтләргә ияләшергә туры килгән. Анда еш кына су һәм ут булмаган. Эми болай дип өсти: «Җитмәсә, мин безнең белән эшләүче бер апа-кардәш белән талаштым. Өйгә кайткач, мин үземне булдыксыз итеп хис иттем. Кунакханәдәге караңгы бүлмәмдә мин күңелемне бушатып Йәһвәдән ярдәм сорадым». Ут биргәннән соң, Эми «Күзәтү манарасы»ндагы Галаад мәктәбенең чыгарылышы турында бер мәкалә укыган. Бу мәкаләдә ул үзе дучар булган авырлыклар турында сүз барган: яңа культурага ияләшү, туган якларны сагыну, яңа кешеләр белән хезмәттәшлек итү. Эми болай ди: «Мин ул кичне үземне Йәһвә минем белән сөйләшкән кебек хис иттем. Бу мине үз хезмәтемне калдырмаска дәртләндерде» (Зәб. 43:26, 27; Ишаг. 41:10, 13).

13. «Яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» Йәһвәнең үз халкына булышканы нәрсәдән күренә?

13 Йәһвә Шаһитләренең «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» уңышлы булулары кодрәтле Йәһвәнең ярдәм итүенә тагын бер дәлил булып тора (Флп. 1:7). Кайбер хөкүмәтләр Аллаһы халкының эшен тулысынча туктатырга тырышкан. Әмма тарихка күз салсак, без Йәһвә Шаһитләренең 2000 елдан алып югары судларда ким дигәндә 268 тапкыр, шул исәптән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә 24 тапкыр җиңгәнен күрербез. Әйе, беркем дә Аллаһы кулын тыя алмый (Ишаг. 54:17; Ишагыя 59:1 укы *).

14. Аллаһының үз халкы белән булуын тагын нәрсә дәлилли?

14 Аллаһы ярдәм итмәсә, яхшы хәбәр бөтен дөнья буенча вәгазьләнә алмас иде (Мат. 24:14; Рәс. 1:8). Өстәвенә, бу дөньяда Йәһвә халкының бердәм, күп милләтле кардәшлегенә охшаш бүтән бернәрсә дә юк. Аны күреп, хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр дә: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип таный (1 Көр. 14:25). Шуңа күрә безнең Аллаһы үз халкы белән булуына күп дәлилләребез бар. (Ишагыя 66:14 укы *.) Әмма шәхсән сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез үз тормышыгызда Йәһвә кулын күрәсезме?

ҮЗ ТОРМЫШЫГЫЗДА ЙӘҺВӘНЕҢ КУЛЫН КҮРӘСЕЗМЕ?

15. Ни өчен без үз тормышыбызда кайвакыт Йәһвә кулын ачык күрмибез?

15 Ни өчен кайвакыт без үз тормышыбызда Аллаһы кулын ачык күрмибез? Тормыш авырлыклары безне басып китә ала. Андый вакытта без Йәһвәнең үзебезгә үткәндә ничек булышканын оныта алабыз. Изәбәл патшабикә Ильяс пәйгамбәрнең тормышына янаганда, хәтта Ильяс та Аллаһы аның хакына ничек эш иткәнен берникадәр вакытка оныткан. Ильяс турында Изге Язмаларда: «Ул үзенә үлем сорый башлады»,— дип әйтелә (1 Пат. 19:1—4). Ильяс ярдәм белән кыюлыкны кайдан таба алган? Аңа карашын Йәһвәгә төбәргә кирәк булган (1 Пат. 19:14—18).

16. Авырлыкларга очраганда без Аллаһыны ничек күрә алабыз?

16 Бар игътибарын үз борчуларына юнәлткәнгә, Әюп үз хәленә Аллаһы карашы белән карамый башлаган (Әюп 42:3—6). Әюпкә кебек, безгә дә кайвакыт Аллаһыны күрер өчен күбрәк тырышлыклар куярга кирәк. Ничек итеп? Безгә үзебез белән булган вакыйгаларга Изге Язмалар яктылыгында карарга кирәк. Йәһвәнең үзебезгә ничек булышканын күбрәк белгәч, ул безнең өчен тагы да якынрак булып китәр. Шунда без, Әюп кебек: «Колакларым синең турында ишеткән иде, әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм»,— дип әйтә алырбыз.

Йәһвә сезне башкаларга үз кулын күрергә булышыр өчен кулланамы? (17, 18 нче абзацларны кара.)

17, 18. а) Йәһвәнең ярдәме нәрсәдән күренә? ә) Аллаһының безгә бүген ничек итеп булышканын күрсәтүче очрак сөйләгез.

17 Йәһвә кулын ничек күреп була? Кайбер мисалларга игътибар итик. Сез Аллаһының үзегезгә хакыйкатьне табарга булышканын сизгәнсездер. Сезнең мәсихче җыелышка килеп очрашуда яңгыраган бер фикерне ишеткәч: «Бу фикер нәкъ минем өчен!» — дип әйткәнегез булгандыр. Ә, бәлки, сез үз догагызга җавап алганыгызны сизгәнсездер. Мөгаен, сез хезмәтегезне киңәйтергә булгансыз һәм Йәһвәнең үзегезгә ничек итеп булышканын күреп шатлангансыз. Кемдер рухи эшләрне беренче урынга куеп, эшен калдырган һәм Йәһвәнең: «Мин сине беркайчан да калдырмам»,— дигән вәгъдәсенә тугрылыклы икәнен күргән (Евр. 13:5). Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез нык булса, без аның үзебезгә төрле яктан булышканын күрербез.

18 Кениядә яшәүче Са́ра исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Миңа бер өйрәнүчем Изге Язмалар өйрәнүен кадерләми кебек тоела иде. Мин аның турында дога кылып, Йәһвәдән өйрәнүне дәвам итәргәме, юкмы икәнен күрергә булышсын дип сорадым. „Амин“ дип әйтүем генә булды, телефоным шалтырады. Бу теге өйрәнүчем иде. Ул миңа җыелыш очрашуына барырга теләгәне турында әйтте. Мин таң калдым!» Без дә игътибарлы булсак, Аллаһының үзебезгә ничек итеп булышканын күрербез. Азиядә яшәүче Ро́уна исемле апа-кардәш болай ди: «Йәһвәнең җитәкчелеген күрергә өйрәнергә кирәк. Моңа өйрәнгәч, аның безнең тормышыбыз белән никадәр нык кызыксынганына таң каласың!»

19. Аллаһыны күрүче кешеләр арасында булыр өчен тагын нәрсә кирәк?

19 Гайсә: «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрәчәкләр»,— дигән (Мат. 5:8). «Саф күңелле» булу нәрсә аңлата? Безгә уй-фикерләребездә чиста булырга һәм дөрес булмаганны эшләүдән туктарга кирәк. (2 Көринтлеләргә 4:2 укы.) Рухилыгыбызны ныгытып һәм үзебезне дөрес тотып, без Аллаһыны күрүче кешеләр арасында булачакбыз. Киләсе мәкаләдә Йәһвәнең ярдәмен тагы да ачыграк күрергә булышучы сыйфат — иман турында сүз барачак.

^ 13 абз. Ишагыя 59:1: «Менә! Йәһвәнең кулы коткарыр өчен кыска түгел, колагы ишетер өчен каты түгел».

^ 14 абз. Ишагыя 66:14: «Сез моны күрерсез һәм йөрәгегез шатланыр, сөякләрегез яшел үләндәй көч белән тулыр. Йәһвәнең кулы үз хезмәтчеләренә билгеле булып китәр, ә үз дошманнарын ул хөкем итәр».