Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Кингсли булдыра алган икән, мин дә булдыра алырмын!»

«Кингсли булдыра алган икән, мин дә булдыра алырмын!»

КИ́НГСЛИНЕҢ җилкәсеннән кагалар да, ул Изге Язмаларны укый башлый. Бу аның Теократик хезмәт мәктәбендәге беренче йөкләмәсе. Ул бер иҗекне дә төшереп калдырмыйча, тырышып һәр сүзне укый. Әмма шунысы кызык: ул үз Изге Язмалар китабына карамый да!

Кингсли Шри-Ланкада яши. Ул сукыр һәм начар ишетә, өстәвенә ул инвалид коляскасыз йөри алмый. Ничек бу кеше Йәһвә турында белгән һәм Теократик хезмәт мәктәбенә языла алган? Моның турында сезгә сөйлисем килә.

Кингсли белән беренче тапкыр очрашкач, мин Изге Язмалардагы хакыйкатьнең аңа никадәр ошаганына таң калдым. Ул инде берничә Йәһвә Шаһите белән өйрәнгән булган, һәм аның өйрәнү басмасы таушалып беткән иде. Ул кабат өйрәнүне башларга ризалашты, әмма без ике авырлыкка очрадык.

Беренчедән, Кингсли башка кешеләр белән картлар һәм инвалидлар йортында яши иде. Тирә-яктагы тавышлар аркасында һәм Кингсли начар ишеткәнгә күрә, миңа кычкырып сөйләргә туры килә иде. Шуңа күрә андагы һәркем безнең атна саен үткәрелә торган өйрәнүебезне ишетә алды!

Икенчедән, Кингсли бер өйрәнү эчендә яңа мәгълүматны бик аз күләмдә генә укып истә калдыра ала иде. Өйрәнү уңышлырак үтсен өчен, Кингсли яхшы итеп әзерләнә иде. Ул алдан ук өйрәнәсе материалны кат-кат укып, Брайль телендәге үз Изге Язмаларында шигырьләрне эзләп таба иде һәм сорауларга ничек җавап бирергә дип уйлана иде. Андый әзерләнү яхшы җимешләр китерде. Өйрәнү вакытында ул келәмдә аякларын бөкләп утырып, идәнгә суга-суга нәрсә белгәнен илһамланып һәм кычкырып сөйли иде. Күп тә үтмәстән без инде атнага ике тапкыр өйрәнә башладык, һәм һәр өйрәнү ике сәгать дәвам итә иде!

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫНА ЙӨРҮ ҺӘМ АЛАРДА КАТНАШУ

Кингсли белән Пол

Кингслинең Патшалык Залындагы очрашуларга йөрисе бик килә иде. Әмма бу җиңел булмады. Инвалид коляскасына һәм машинага утырыр өчен, шулай ук Патшалык Залына керер өчен аңа ярдәм кирәк иде. Җыелыштагы күпләр чиратлашып аңа булышты һәм моны үзләре өчен хөрмәт дип санады. Очрашулар вакытында Кингсли динамик янында утырып, игътибар белән тыңлады һәм хәтта җаваплар бирде!

Берникадәр вакыт өйрәнгәннән соң Кингсли Теократик хезмәт мәктәбенә язылырга булды. Изге Язмаларны уку йөкләмәсе белән беренче чыгышына ике атна кала мин аңардан репетиция ясыйсыңмы дип сорадым. Ул икеләнмичә: «Әйе, кардәш, мин якынча 30 тапкыр репетиция ясадым»,— диде. Мин аны куйган тырышлыклары өчен мактап, үземә укырга куштым. Ул үз Изге Язмаларын ачып, бармакларын Брайль текстына куйды да укый башлады. Мин аның бармаклары гадәттәгечә бит буенча бармаганына игътибар иттем. Ул укыйсы Изге Язмалар өзеген тулысынча ятлаган иде!

Мин үз күзләремә ышанмыйча, күз яшьләремне тыя алмадым. Мин Кингслидән ничек ул 30 тапкыр гына репетиция ясап текстны шулкадәр яхшы истә калдыра алганын сорадым. Ул: «Юк, мин көненә якынча 30 тапкыр репетиция ясадым»,— дип җавап бирде. Айдан артык вакыт эчендә Кингсли үз келәменә утырып, текстны ятлаганчы, кат-кат укыган.

Кингслинең Патшалык Залында чыгыш ясау көне килеп җитте. Ул йөкләмәне үтәгәч, көчле алкышлар яңгырады. Күпләр бу яңа укучының ашкынуын күреп елады. Нык дулкынлану аркасында чыгышлар ясамый башлаган бер вәгазьче яңадан Мәктәпкә язылды. Ни өчен? Ул: «Кингсли булдыра алган икән, мин дә булдыра алырмын!» — дип аңлатты.

Изге Язмаларны өч ел өйрәнгәннән соң, 2008 елның 6 сентябрендә Кингсли суга чумдырылу үтеп, үзенең Йәһвәгә багышлануын символлаштырды. Кингсли абый-кардәш 2014 елның 13 маенда вафат булды. Үлеменә кадәр ул тугры Йәһвә Шаһите булып калды. Кингсли үзенең җирдәге оҗмахта тулы көч һәм камил сәламәтлеккә ия булып тугры хезмәтен дәвам итәчәгенә ышана иде (Ишаг. 35:5, 6). (Пол Макма́нус сөйләде.)