Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бала чагымда кабул иткән карарым

Бала чагымда кабул иткән карарым

Бала чагымда

1985 елда мин Колумбус шәһәрендә (Огайо штаты, АКШ) яшәгәндә, мәктәбебездә Камбоджадан килгән балалар укый башлады. Миңа ул вакытта ун яшь кенә иде. Аларның берсе генә инглиз телендә берничә сүз белә иде. Рәсемнәр ярдәмендә ул миңа җәзалау, үтерү һәм качу турында дәһшәтле хикәяләр сөйли башлады. Төнлә йокларга ятар алдыннан мин бу балалар турында уйлап елый идем. Минем аларга оҗмах һәм терелтүгә өмет турында сөйлисем килә иде, әмма, кызганычка каршы, алар минем телемне аңламый иде. Кечкенә генә малай булсам да, сыйныфташларыма Йәһвә турында сөйләр өчен мин кхмер телен өйрәнергә булдым. Ул вакытта кабул иткән карарым киләчәгемә тәэсир итәчәк дип бер дә уйламаган идем.

Кхмер телен өйрәнү авыр булды. Мин ике тапкыр чак кына бирешмәдем, әмма Йәһвә мине әти-әнием аша дәртләндереп торды. Берникадәр вакыттан соң мәктәп укытучыларым һәм сыйныфташларым мине акчалы эшкә керү максатын куярга әйдәли башлады. Ләкин минем пионер буласым килә иде. Бу максатка ирешер өчен мин киләчәктә көненә берничә сәгать эшләргә булдым. Моның өчен югары сыйныфларда кирәкле дәресләрне сайладым. Дәресләрдән соң мин гадәттә кайбер пионерлар белән вәгазьгә йөри идем. Мин шулай ук мәктәптәге кайбер укучыларга инглиз телен өйрәнергә булыша идем. Соңрак бу миңа зур файда китерде.

16 яшемдә, мин Лонг-Бич шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) кхмер төркеменең барлыгы турында ишеттем. Мин шунда барып кайтып кхмер телендә укырга өйрәндем. Мәктәпне тәмамлау белән, мин пионер хезмәтен башладым һәм якында гына яшәгән Камбоджа кешеләренә вәгазьләвемне дәвам иттем. 18 яшемдә мин Камбоджага күченү турында уйлый башладым. Анда яшәү һаман да куркыныч иде, әмма мин Камбоджада яшәгән 10 миллион кешенең күбесе Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне беркайчан ишетмәгән икәнен белдем. Ул вакытта бу илдә 13 вәгазьчедән торган бер генә җыелыш булган иде. Беренче тапкыр Камбоджага мин 19 яшемдә барып кайттым. Ике ел узгач, мин анда күченергә булдым. Үз-үземне тәэмин итәр өчен, мин инглиз теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе булып эшкә кердем һәм көненә берничә сәгать кенә эшли идем. Вакыт узу белән мин өйләндем. Безнең хатыным белән максатларыбыз бер иде. Хатыным белән бергә без күп кенә Камбоджа кешеләренә Аллаһы хезмәтчеләре булып китәргә булыштык.

Йәһвә күңел теләкләремне үтәде (Мәд. 36:4). Шәкертләр әзерләү — бар һөнәрләрдән дә иң зур канәгатьлек китерә торган һөнәр. Мин Камбоджада яшәгән 16 ел эчендә 13 Йәһвә хезмәтчеләреннән торган бер җыелыштан 12 җыелыш һәм 4 төркем барлыкка килде. (Джейсон Блэкуэлл сөйләде.)