Төп мәгълуматка күчү

ИНТЕРВЬЮ | РАКЕЛЬ ХОЛЛ

Ни өчен еврей хатыны үз диненең дөресме-юкмы икәнлеген тикшергән?

Ни өчен еврей хатыны үз диненең дөресме-юкмы икәнлеген тикшергән?

Ракель Холлның әнисе — еврей, ә әтисе — яһүд динен кабул иткән Австрия кешесе. Ракельның әнисе ягыннан әби-бабасы сеонистлар булган. 1948 елда, Израиль мөстәкыйль ил булып киткәч, алар шунда күченгән. «Уяныгыз!» журналының корреспонденты Ракельдан ни өчен үз диненең дөресме-юкмы икәнлеген тикшерергә булганын сораган.

Үзегез турында сөйләгезче.

Мин 1979 елда Кушма Штатларда тудым. Миңа өч яшь булганда, әти-әнием аерылышты. Әнием мине яһүд дине йолалары буенча тәрбияләде һәм ешива дигән яһүд мәктәбенә укырга җибәрде. Миңа җиде яшь тулгач, без бер елга Израильгә киттек. Анда мин кибуц дигән авыл хуҗалыгы коммунасында мәктәптә укыдым. Аннары без әнием белән Мексикага күчендек.

Без яшәгән җирдә синагога булмаса да, мин элеккегечә яһүд диненең йолаларын тота идем. Шимбә көнне шәмнәр яндыра идем, Тәүратны укый идем һәм сиддур дип аталган догалык ярдәмендә дога кыла идем. Мәктәптә укыганда, мин сыйныфташларыма еш кына: «Минем динем — иң борынгы һәм хак дин»,— дип әйтә идем. Гайсә Мәсихнең тормышы һәм тәгълиматлары язылган Инҗилне мин беркайчан да укымаган идем. Әнием мин аны укысам, нәҗесләнермен дип, гел мине кисәтә иде.

Ни өчен сез Инҗилне укырга булдыгыз?

17 яшемдә мин, укуымны дәвам итәр өчен, Кушма Штатларга кайттым. Бер таныш кешем миңа, Гайсә Мәсихне белмичә, тормыш мәгънәсен табып булмый, дип әйтте.

— Гайсәгә ышанган кешеләр адаша,— дип җавап бирдем мин аңа.

— Ә синең Инҗилне укыганың бармы?

— Юк.

— Алайса, син белмәгән нәрсә турында фикерләшәсең түгелме?

Аның сүзләре йөрәгемә үтеп керде, чөнки мин һәрвакыт сукырларча иман итү акылсыз дип саный идем. Миңа оят булганга, мин бу кешедән Изге Язмаларны алдым һәм Инҗилне укый башладым.

Укыганнар сезгә ничек тәэсир итте?

Инҗилне еврейләр язган икәнен белгәч, мин бик гаҗәпләндем. Күбрәк укыган саен, мин ачыграк аңлый идем: Гайсә игелекле, басынкы еврей кешесе булган. Ул кешеләрдән файдаланырга теләмәгән, ә киресенчә, аларга ярдәм итәргә теләгән. Мин китапханәдән Гайсә турында берничә китап алдым, ләкин аларның берсендә дә мин Гайсәнең Мәсих икәнлегенә дәлилләр тапмадым. Кайбер китапларда Гайсә хәтта Аллаһы дип аталган. Бу минем өчен акылсыз нәрсә иде. Болай уйласаң, Гайсә, дога кылганда, кемгә дога кылган соң? Әллә үзенәме? Моннан тыш, Гайсә үлгән бит, ә Изге Язмаларда Аллаһы турында: «Син һичкайчан үлмисең»,— дип әйтелә *.

Сез сорауларыгызга җавапларны ничек таптыгыз?

Хакыйкатьтә бер-берсенә каршы килгән фикерләр юк, һәм мин хакыйкатьне эзләп табарга тәвәккәл идем. Мин Аллаһыга чын күңелдән, елап ялвардым. Бу догалыктан булмаган беренче догам иде. Мин догамны тәмамларга да өлгермәдем, ишекне шакыдылар. Минем яныма ике Йәһвә Шаһите килде. Алар миңа Изге Язмаларны өйрәнер өчен басма бирде. Бу китап һәм Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшүләр мине аларның тәгълиматлары тулысынча Изге Язмаларга нигезләнгәненә ышандырды. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсих — Троицаның өлеше түгел, ә «Аллаһы Улы» *, «Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты» * икәнен таный.

Тиздән мин Мексикага кайттым. Анда мин Йәһвә Шаһитләре белән Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне өйрәнүемне дәвам иттем. Бу пәйгамбәрлекләрнең шулкадәр күп икәнен белгәч, мин шаккаттым, әмма барыбер шикләрем кала бирә иде. Мин болай дип уйлый идем: «Бу пәйгамбәрлекләр Гайсәдә генә үтәлгән микән? Ә, бәлки, Гайсә оста актер гына булгандыр?»

Нинди дәлилләр сезгә аеруча тәэсир итте?

Йәһвә Шаһитләре миңа үтәлешенә тәэсир итеп булмаган пәйгамбәрлекләрне күрсәтте. Мәсәлән, Микай пәйгамбәр Гайсә туганчыга кадәр 700 ел алдан аның Яһүдиядәге Бәйтлеһем шәһәрендә туачагын пәйгамбәрлек иткән *. Бер кеше дә үзенең кайда туачагына тәэсир итә алмый бит. Ишагыя алдан әйткәнчә, Мәсихне җинаятьчене үтергәндәй үтерәчәкләр, ләкин ул байлар белән җирләнгән булачак *. Бар бу пәйгамбәрлекләр Гайсәдә үтәлгән.

Шикләремне җимереп бетергән дәлилләр Гайсәнең чыгышына кагыла. Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, Мәсих Давыт нәселеннән булырга тиеш булган *. Борыңгы вакытта яһүдләр шәҗәрә язуларын шәхси һәм җәмәгать архивларда саклаган. Шуңа күрә Гайсә Давыт нәселеннән булмаса, аның дошманнары моның турында кычкырып игълан итәр иде! Дошманнар моны эшли алмаган, чөнки Гайсәнең Давыт токымы булуына беркем шикләнмәгән. Халык аны хәтта «Давыт Улы» дип атаган *.

Гайсә үлгәннән соң 37 ел үткәч, б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергән, һәм шәҗәрә язулары югалтылган я юк ителгән булган. Шулай итеп, кешеләр Мәсихнең чыгышын шәҗәрә язулары буенча билгели алсын өчен, Мәсих б. э. 70 елына кадәр килергә тиеш булган.

Пәйгамбәрлекләрне аңлавыгыз сезгә ничек тәэсир итте?

Канун 18:18, 19 да Аллаһы Исраил халкына, Муса кебек пәйгамбәрне бирәчәкмен, дип алдан әйткән. Анда болай язылган: «Аның [киләчәк пәйгамбәрнең] минем исемемнән сөйләячәк сүзләрен тыңламаган кешене мин, һичшиксез, җавапка тартырмын». Тулы Изге Язмаларны тирән тикшерү мине насаралы Гайсәнең нәкъ шул пәйгамбәр булуына ышандырды.