Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | ЯШЬЛӘР

Әти я әни вафат булса

Әти я әни вафат булса

АВЫРЛЫК

Дэмига алты яшь булганда, аневризм аркасында аның әтисенең гомере өзелгән. Деррикка тугыз яшь булганда, әтисе йөрәк авыруыннан үлгән. Джиннига җиде яшь булганда, әнисе күкәйлек рагы белән бер ел көрәшкәннән соң вафат булган *.

Бу өч яшь кеше бик иртә үз якыннарын югалткан. Син дә андый югалтуга дучар булгансың икән, бу мәкалә сиңа кайгыңны кичереп чыгарга ярдәм итә ала *. Әмма башта кайгы хисе белән бәйле берничә якны карап чыгыйк.

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Кайгыру төрлечә була. Ягъни синең кайгыруың башкаларныкыннан аерылып торырга мөмкин. «[Якыныңның] үлемен кичереп чыгар өчен, ниндидер гади тәртип я кагыйдәләр җыентыгы юк»,— дип әйтелә бер китапта («Helping Teens Cope With Death»). Ләкин шуны әйтергә кирәк: кайгы хисләрен чиктән тыш басу дөрес булмас иде. Ни өчен?

Кайгы хисләрен басу зыянлы булырга мөмкин. Өстә искә алынган Джинни болай ди: «Мин кечкенә сеңелем хакына көчле булырга тиешмен дип уйладым. Шуңа күрә хис-тойгыларымны күрсәтмәдем. Хәтта бүген дә мин күңелсез хисләремне басарга тырышам, һәм бу бер дә файдалы түгел».

Белгечләр моның белән ризалашыр иде. «Йөгәнләнгән һәм йотылган хисләр мәңге шул килеш калмаячак,— дип әйтелә бер китапта.— Алар сез көтмәгәндә кире кайтачак: я хис-тойгылар ташкыны булып бәреп чыгачак, я авыруга китерәчәк» («The Grieving Teen»). Кайгысын йоткан кеше шулай ук, әрнүне басарга тырышып, эчә я наркотиклар куллана башларга мөмкин.

Кайгы каршылыклы хисләр тудырырга мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр үлгән кешегә үзләрен «ташлап киткәне» өчен ачу тота. Башкалар Аллаһыны гаепли, ул бу үлемгә юл куярга тиеш түгел иде дип уйлый. Күпләр үлгән кешегә берәр нәрсә эшләгәннәре я әйткәннәре өчен үзләрен гаепле хис итә, чөнки инде гаепләрен төзәтә алмый.

Күренеп тора, кайгыру катлаулы халәт булырга мөмкин. Андый хәлдә юатуны кайдан табарга һәм алга барыр өчен ярдәмне кайдан эзләргә?

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Берәрсе белән сөйләш. Бу авыр чакта син башкалардан читләшергә телисеңдер. Әмма якын туганыңа я дустыңа күңелеңне бушату сиңа хис-тойгыларыңа хуҗа булырга һәм кайгыга батмаска булышыр. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 18:24.)

Көндәлек алып бар. Югалткан әтиең я әниең турында яз. Мәсәлән, аның турында иң кадерле хатирәләрең нинди? Аның яхшы сыйфатларын язып куй. Аларның кайсыларын син үрнәк итеп тотарга теләр идең?

Тискәре фикерләр интектерсә, мәсәлән, әтиеңә я әниеңә, ул вафат булганчы, әйткән авыр сүзләрең уеңнан чыкмаса, нәрсә һәм ни өчен алай хис иткәнеңне язып куй. Мисал өчен: «Мин әтиемнең үлүенә бер көн кала аның белән бәхәсләшкән идем. Шуңа үземне гаепле хис итәм».

Шуннан соң, гаебеңнең урынлы булмавын исбатла. «Син үзеңне гаепли алмыйсың, чөнки гафу үтенергә мөмкинлекнең булмаячагын белмәгән идең,— дип әйтелә өстә искә алынган китапта.— Кешенең беркайчан да гафу үтенерлек берәр нәрсә әйтмәячәге я эшләмәячәге чынбарлыкка туры килми» («The Grieving Teen»). (Изге Язмалардагы принцип: Әюп 10:1.)

Үзеңне кайгырт. Җитәрлек ял ит, кирәгенчә күнегүләр яса һәм яхшы туклан. Ашыйсың килмәсә, бер утырып ашар урынына көн дәвамында берничә тапкыр файдалы ризыкны капкалап ал. Ашарга теләгең рәтләнеп киткәнче шулай эшлә. Кайгыңны файдасыз ризык я исерткеч эчемлек белән басма; алар хәлне начарлатыр гына.

Аллаһыга дога кыл. Изге Язмаларда: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр»,— дип әйтелә (Зәбур 55:22). Дога үзеңне яхшырак хис итәр өчен чара гына түгел. Дога кылып син Аллаһы белән чын-чынлап сөйләшәсең, ә ул «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... безне юата» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

Мәсәлән, Аллаһы кайгырганнарны үзенең Сүзе Изге Язмалар ярдәмендә юата. Мисал өчен мондый сорауларны тикшереп була: үлгән кешеләр белән чынлыкта нәрсә була? Аларның терелтелүгә өмете бармы? * (Изге Язмалардагы принцип: Зәбур 94:19.)

^ 4 абз. Дэми, Деррик һәм Джинниның кичерешләре турында киләсе мәкаләдән дә укып була.

^ 5 абз. Бу мәкалә әти я әнинең үлеме турында булса да, монда каралган принципларны бертуганның я дусның үлеменә кулланып була.

^ 19 абз. «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 1 нче томының 16 нчы бүлеген кара.