Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы сезне кызганамы?

Аллаһы сезне кызганамы?

КЕШЕ ТАБИГАТЕ НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Кызгану — үзеңне кеше урынына куеп, аның хисләрен аңлау һәм хәленә керә белү сәләте. Психик сәламәтлек буенча белгеч Рик Хансон: «Кызгану — кешегә тумыштан ук хас булган сыйфат»,— дип әйткән.

УЙЛАП КАРАГЫЗ: кызгану җирдә яшәгән тереклек арасында кешегә генә хас. Ни өчен бездә бу сыйфат бар? Изге Язмаларда кеше Аллаһыга охшаш итеп яратылган дип әйтелә (Яратылыш 1:26). Бу нәрсәне аңлата? Без күпмедер дәрәҗәдә Аллаһы сыйфатларын чагылдыра алабыз. Кызгану безне башкаларны кайгыртырга этәргәндә, без шәфкатьле Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһының кызгануын чагылдырабыз (Гыйбрәтле сүзләр 14:31).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА АЛЛАҺЫ КЫЗГАНУЫ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Аллаһы безне кызгана, газап чигүебез аңа авырту китерә. Мисыр коллыгында газап чиккән һәм соңыннан чүлдә 40 авыр ел үткәргән борынгы Исраил турында Изге Язмаларда: «Алар газап чиккәндә, ул да газап чикте»,— дип әйтелә (Ишагыя 63:9). Игътибар итегез, Аллаһы аларның газаплануын белгән генә түгел, ә үзе аларның әрнүләрен сизгән. Ул: «Сезгә тигән һәркем минем күз карасына тия»,— дип әйтә (Зәкәрия 2:8). Башкалар безгә авырту китергәндә, бу Аллаһыга да авырту китерә.

Изге Язмалар үз-үзләрен хөкем иткән һәм Аллаһы кызгануына лаексыз итеп хис иткән кешеләрне болай дип ышандыра: «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:19, 20). Аллаһы безне үз-үзебездән дә яхшырак белә. Ул бар шартларыбызны, уйларыбызны һәм хисләребезне тулысынча аңлый. Ул безне кызгана.

Аллаһы газапланган кешеләргә булыша, шуңа күрә без аңардан юаныч, зирәклек һәм ярдәм эзли алабыз

Изге Язмалардагы ышандырулар

  • «Син Йәһвәне чакырырсың, ә ул җавап бирер, ярдәм сорап кычкырырсың, ә ул: „Менә мин!“ — дияр» (ИШАГЫЯ 58:9).

  • «„Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен. Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын“» (ИРМИЯ 29:11, 12).

  • «Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы. Китабыңда алар турында язылган түгелме?» (ЗӘБУР 56:8).

АЛЛАҺЫ БЕЗГӘ ИГЪТИБАР ИТӘ, БЕЗНЕ АҢЛЫЙ ҺӘМ КЫЗГАНА

Аллаһы безне кызгана икәнен белү безгә авырлыкларны кичерергә ярдәм итә аламы? Мария мисалына игътибар итик. Ул болай дип сөйли:

«18 яшьлек улым, ике ел буе рак белән газапланганнан соң, вафат булгач, мин ни өчен тормыш шулкадәр авыр һәм гаделсез дип уйлый идем. Мин Йәһвәгә улымны савыктырмаганы өчен ачулы идем!

Алты ел үткәч, Йәһвә Шаһитләре җыелышыннан бер кайгыртучан һәм кызганучан дустым мине игътибар белән тыңлады. Мин аңа Йәһвә үземне яратмый дигән хисләрем турында сөйләдем. Ул, мине бүлдермичә берничә сәгать тыңлаганнан соң, 1 Яхъя 3:19, 20 дән мондый юаныч сүзләрне исемә төшерде: „Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә“. Дустым мине Йәһвә әрнүебезне аңлый дип ышандырды.

Шулай да миңа ачуымнан арынырга авыр булды. Аннары мин Зәбур 94:19 ны укыдым. Анда болай диелгән: „Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең“. Бу сүзләр нәкъ минем өчен язылгандай яңгырады! Мин Йәһвәнең үземне тыңлый һәм аңлый икәненә төшендем. Хәзер Йәһвәгә борчуларымны сөйли алуым миңа җан тынычлыгы бирә».

Аллаһының безне аңлаганын һәм кызганганын белү бик юата! Алайса ни өчен дөнья газап белән тулы? Аллаһы безне шулай итеп гөнаһлар өчен җәзалыймы? Ул, газапларны бетерер өчен, берәр нәрсә эшләрме? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләләрдә каралыр.