Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу чөйязулы текстның бер ягында Тәттанну дигән исем бар

Тагын бер дәлил

Тагын бер дәлил

Изге Язмаларда язылганнар археологик дәлилләр белән расланамы? 2014 елны бер журналның бер мәкаләсендә мондый сорау бирелгән булган: «Еврей Язмаларында искә алынган ничә кешенең яшәгәненә археологик мәгълүматлар бар?» Анда: «Ким дигәндә 50!» — дигән җавап бирелә («Biblical Archaeology Review»). Шул мәкаләдәге исемлеккә Тәттана́й исемле бер ир-ат кертелмәгән. Кем соң ул? Әйдәгез, аның Изге Язмаларда кыска гына искә алынган ролен карап чыгыйк.

Иерусалим бер мәл зур Фарсы империясенең өлеше булган. Ул фарсылар Елга аръягы дип атаган өлкәдә, ягъни Евфратның көнбатыш ягында урнашкан булган. Бабылны яулап алганнан соң фарсылар яһүдләрне әсирлектән азат иткән һәм аларга Иерусалимда Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңадан төзергә вәкаләт биргән (Езра 1:1—4). Әмма яһүдләрнең дошманнары бу төзелешкә каршы чыккан һәм моны яһүдләрне Фарсыга каршы фетнә күтәрүдә гаепләр өчен сәбәп итеп кулланган (Езра 4:4—16). Дарий I (б. э. к. 522—486) патшалык иткәндә Тәттанай исемле фарсы түрәсе бу мәсьәләне карап чыккан. Изге Язмаларда ул «бөек елга аръягындагы өлкә идарәчесе» дип атала (Езра 5:3—7).

Тәттанай исеме булган берничә чөйязулы текстлар, күрәсең, бер гаилә архивының өлеше буларак сакланган булган. Бу текстларның берсе б. э. к. 502 елга, Дарий I нең 20 нче елына караган бурыч кәгазе булып тора. Ул шушы гаиләнең бер әгъзасын Изге Язмаларда искә алынган Тәттанайга бәйли. Анда бу килешүнең шаһите булып «Елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттаннуның» бер хезмәтчесе күрсәтелә. Нәкъ шул Тәттанай Изге Язмаларның Езра китабында искә алына.

Бу кеше кем булган? Б. э. к. 535 елны Бөек Кир үз илен өлкәләргә бүлгән. Аларның берсе Бабыл һәм Елга аръягы дип аталган. Ул соңрак ике өлешкә бүленгән, һәм берсенең исеме Елга аръягы булган. Ул өлкәгә Келесурия, Финикия, Самария һәм Яһүд кергән, һәм ул өлкә белән, күрәсең, Дәмәшекътән идарә иткәннәр. Бу өлкәнең җитәкчесе якынча б. э. к. 520—502 елларда Тәттанай булган.

Тәттанай фетнә күтәрүдә гаепләүне тикшерер өчен Иерусалимга барган. Шуннан соң ул Дарийга мондый хәбәр җибәргән: имеш яһүдләр Кир патшадан Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңадан торгызырга вәкаләт алган. Патшаның язмалар йортын тикшергәч, бу сүзләр раслаган (Езра 5:6, 7, 11—13; 6:1—3). Шуңа күрә Тәттанайга бу төзелешкә комачауламаска боерык бирелгән, һәм ул буйсынган (Езра 6:6, 7, 13).

Дөресен генә әйткәндә, «елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттанай» тарихта әллә ни зур роль уйнамаган. Әмма, игътибар итегез, Изге Язмаларда ул искә алына һәм аңа карата дөрес титул кулланыла. Бу факт безгә тагын бер дәлил бирә: археология Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл икәнлеген кат-кат раслый.