Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш түзә алмаслык булып тоелганда

Тормыш түзә алмаслык булып тоелганда

БАРЫСЫ да яхшы булганда, тормыш рәхәт була. Әмма кайчак, проблемалар килеп чыкканда, тормыш түзә алмаслык булып тоелырга мөмкин.

Мәсәлән, Кушма Штатларда яшәүче Салли * мисалын алыйк. Ул бер давыл вакытында үзенең күпчелек милкен югалткан. Салли болай ди: «Мин күпме чыдый алганымны белмәдем. Күп көннәр мин үземне түзәр хәлем калмагандай сиздем».

Якын кешенең үлүе дә зур сынау булып тора. Австралиядә яшәүче Джанис болай дип сөйли: «Ике улымны югалткач, миңа челпәрәмә килгән тормышымның китекләрен җыярга һәм аларны булдыра алганча иң яхшы итеп ялгарга кирәк булды. Мин Аллаһыга ялвардым: „Зинһар, йөрәгем бүтән чыдый алмас! Йоклап китәргә генә бирче, минем уянасым килми“».

Дэниелны исә хатынының хыянәте кайгыга салган. Ул болай ди: «Хатыным тугрылыксызлыгы турында әйткәч, йөрәгемә пычак кадалгандай булды. Мин бу авыртуны кат-кат сизеп тордым, һәм бу берничә ай дәвам ителде».

Сез аста китерелгән бәлаләрнең берәрсен кичерәсезме?

«Күзәтү манарасы»ның бу чыгарылышында андый бәлаләргә карамастан яшәүнең мәгънәсе бар икәне карала.

Башта афәт нәтиҗәләрен ничек кичереп чыгарга икәнен карап чыгыйк.

^ Бу журналда кайбер исемнәр үзгәртелгән.