Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы кем ул?

Аллаһы кем ул?

Күп кешеләр Аллаһыга ышанабыз диләр. Ләкин алардан Аллаһы кем ул дип сорасаң, төрле җаваплар алып була. Кайберәүләр өчен Аллаһы кешеләрне ялгышлыклары өчен җәзаларга гына торган кырыс хөкемче. Икенчеләр өчен ул, нәрсә генә эшләсәң дә, һәрвакыт яратучы һәм кичерүчән Аллаһы. Башкалар исә Аллаһы ерак һәм безнең белән кызыксынмый дип уйлый. Андый капма-каршы карашлар аркасында күпләр Аллаһыны белеп булмый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Моны белү мөһимме? Әйе, мөһим. Аллаһыны яхшырак белү тормышыгызны мәгънәлерәк итә ала (Рәсүлләр 17:26—28). Сез Аллаһыга якынлашкан саен, ул сезне күбрәк яратачак һәм сезгә күбрәк ярдәм итәчәк (Ягъкуб 4:8). Аллаһы турында төгәл белемгә ия булу чиксез тормышка китерә ала (Яхъя 17:3).

Аллаһыны ничек белеп була? Үзегез яхшы белгән берәр кемне, мәсәлән якын дустыгызны алыйк. Бу дуслык ничек барлыкка килде? Мөгаен, сез аның белән якынрак танышкансыздыр: ул кешенең исемен, сыйфатларын, яраткан һәм яратмаган нәрсәләрен, шулай ук нәрсә ул эшләгән һәм нәрсә эшләргә планлаштыра икәнен һәм башка шундый нәрсәләрне белгәнсездер. Сез аның турында белдегез, нәкъ менә бу сезне шул кешегә якынлаштырды да.

Шул рәвешчә, без Аллаһыны да белә алабыз. Әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк:

Бу журнал шушы сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар табарга булышыр. Мондагы мәкаләләр сезгә Аллаһыны да белергә һәм шулай ук аның белән шәхси мөнәсәбәтләр булдыру нинди файда китерәчәк икәнен дә белергә ярдәм итәчәк.