Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Фәрештәләр

Фәрештәләр

Фәрештәләр образы әдәби әсәрләрдә, рәсем һәм кино сәнгатендә еш очрый. Фәрештәләр кемнәр алар һәм алар нәрсә эшли?

Фәрештәләр кемнәр алар?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Аллаһы галәмне һәм кешеләрне барлыкка китерер алдыннан, бездән күпкә өстенрәк затларны барлыкка китергән. Алар физик һәм акыл сәләтләре ягыннан кешеләрдән күпкә өстенрәк, кешеләр ирешә алмаслык һәм күзгә күренмәгән урында — Аллаһы янында яшиләр (Әюп 38:4, 7). Изге Язмалар бу кодрәтле затларны «рухлар» һәм «фәрештәләр» дип атый * (Зәбур 104:4).

Фәрештәләр бихисап күп. Ачылыш китабы буенча, Аллаһы тәхете тирәсендә «мириадлаган мириадлар», ягъни «дистәләгән мең тапкыр дистәләгән мең» фәрештәләр тора (Ачылыш 5:11, искәрмә). Бу сүзләрне туры мәгънәдә кабул итсәк, алар йөзләгән миллионнар булып чыга!

«Шунда мин тәхет... тирәсендә күп кенә фәрештәләр күрдем... Аларның саны мириадлаган мириадлар һәм меңләгән меңнәр иде» (Ачылыш 5:11).

Фәрештәләр борынгы вакытларда ни эшләгән?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Еш кына фәрештәләр Аллаһының вәкилләре, яки хәбәрчеләре булган *. Алар шулай ук, Изге Язмалар буенча, Аллаһы исеменнән могҗизалар кылган. Ибраһим үзенең улы Исхакны корбанга китермәсен өчен, Аллаһы бер фәрештәсен җибәргән. Соңрак үзенең фәрештәсе аша Аллаһы Ибраһимны фатихалаган (Яратылыш 22:11—18). Мусага фәрештә янып торган куакта күренгән һәм аның бар тормышын үзгәрткән хәбәр җиткергән (Чыгыш 3:1, 2). Даниял пәйгамбәр арысланнар чокырына ташланылгач, «Аллаһы, арысланнарның авызын каплар өчен, үзенең фәрештәсен җибәргән» (Даниял 6:22).

«Шунда [Мусага] күгән куагы эчендә янып торган ут ялкынында Йәһвәнең фәрештәсе күренде» (Чыгыш 3:2).

Бүген фәрештәләр нәрсә эшли?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Бүгенге көннәрдә фәрештәләрнең нәрсә эшләгәнен без өлешчә генә беләбез. Шулай да, Изге Язмалардан күренгәнчә, эчкерсез кешеләр Аллаһы турында күбрәк белсен өчен, алар мөһим роль уйный (Рәсүлләр 8:26—35; 10:1—22; Ачылыш 14:6, 7).

Исхак улы Ягъкубка Аллаһыдан бер төш бирелгән булган. Анда Ягъкуб күк белән җир арасында фәрештәләр төшеп, менеп йөргән баскычны күргән (Яратылыш 28:10—12). Бу, Йәһвә Аллаһының, үзенә тугры булган кешеләргә ярдәм итсеннәр өчен, җиргә фәрештәләрен җибәргәнен аңлата (Яратылыш 24:40; Чыгыш 14:19; Зәбур 34:7).

«Җирдә күкләргә кадәр җиткән бер баскыч тора, һәм Аллаһы фәрештәләре бу баскыч буйлап менеп-төшеп йөри» (Яратылыш 28:12).

^ 6 абз. Изге Язмаларда кайбер рухи затлар Аллаһының хакимлегенә каршы чыккан дип әйтелә. Бу явыз фәрештәләр «җеннәр» дип атала (Лүк 10:17—20).

^ 11 абз. Изге Язмаларда «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән борынгы еврей һәм грек сүзләре «хәбәрче» дигән мәгънә йөртә.