Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен сез өйдән-өйгә йөрисез?

Ни өчен сез өйдән-өйгә йөрисез?

 Гайсә үз хезмәтчеләренә «барлык халыкларда шәкертләр әзерләргә» әмер биргән (Маттай 28:19, 20). Үзенең беренче шәкертләрен вәгазьләргә җибәргәндә, ул аларга кеше өйләренә барырга кушкан (Маттай 10:7, 11—13). Гайсәнең үлеменнән соң беренче гасыр мәсихчеләре «халык алдында һәм өйдән-өйгә йөреп өйрәтүдән» туктамаганнар (Рәсүлләр 5:42; 20:20). Без дә, аларның үрнәгенә ияреп, өйдән-өйгә вәгазьләп йөрибез һәм моны кешеләр белән сөйләшер өчен яхшы ысул дип саныйбыз.