Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Раштуа бәйрәмен үткәрми?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Раштуа бәйрәмен үткәрми?

Ялгыш карашлар

  Ялгыш караш. Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсихкә иман итми, шуңа Раштуаны бәйрәм итми.

 Факт. Без — мәсихчеләр һәм без шуңа ышанабыз: кеше Гайсә Мәсихкә иман итсә генә коткарылган булачак (Рәсүлләр 4:12).

  Ялгыш караш. Раштуаны үткәрмәскә өйрәтеп сез гаиләләрне таркатасыз.

 Факт. Без гаиләләр турында кайгыртабыз һәм, гаилә бәйләнешләре ныграк булсын өчен, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып яшибез.

  Ялгыш караш. Раштуа кешеләрне юмарт булырга өйрәтә, җирдәге тынычлыкка өлеш кертә һәм игелекле эшләргә дәртләндерә, ә сез моның барысыннан мәхрүм каласыз.

 Факт. Без һәр көн юмарт булырга һәм тыныч тормышка үз өлешебезне кертергә тырышабыз (Гыйбрәтле сүзләр 11:25; Римлыларга 12:18). Мәсәлән, без үз очрашуларыбызны һәм вәгазь эшебезне бушлай үткәрәбез. Без Гайсәнең мондый сүзләрен тотабыз: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8). Без кешеләргә вәгазьләгәндә, Аллаһы Патшалыгы җирдә чын тынычлык урнаштырачак дип әйтәбез (Маттай 10:7).

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Раштуа бәйрәмен үткәрми?

  •   Гайсә үз туган көнен түгел, ә үз үлеменең көнен үткәрергә кушкан (Лүк 22:19, 20).

  •   Гайсәнең рәсүлләре һәм беренче гасырда яшәгән шәкертләр Раштуа бәйрәмен үткәрмәгән. Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Раштуа бәйрәме уңаеннан чаралар [безнең эраның] 243 елларында гына үткәрелә башлаган», димәк рәсүлләрнең соңгысы үлгәннән соң инде 100 дән артык ел үткән булган («The New Catholic Encyclopedia»).

  •   Гайсәнең 25 декабрьдә тууына бернинди дә дәлил юк. Изге Язмаларда аның туу көне язылмаган.

  •   Аллаһы Раштуа бәйрәмен хупламый. Без моңа һич тә шикләнмибез, чөнки Раштуа традицияләре һәм йолалары мәҗүсиләрдән башлангыч алган (2 Көринтлеләргә 6:17).

Раштуаны үткәрмәгәнгә кешеләр сезне хупламый

 Күп кенә христианнар, Раштуа бәйрәме мәҗүсиләрдән башлангыч алганын һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгенен белсә дә, аны үткәрәләр. Андый кешеләр мондый сорау бирер: «Нигә сез Раштуаны бәйрәм итмисез? Ни өчен сез башкалардан аерылып торасыз? Аның башлангычы мәҗүсиләрдән булса да, шуннан ни?»

 Изге Язмалар безне «акылыбызны кулланып» эш итәргә дәртләндерә (Римлыларга 12:1, 2). Ул безне хакыйкатьне кадерләргә өйрәтә (Яхъя 4:23, 24). Башка кешеләрнең үзебез турында нәрсә уйлаганнарына ваемсыз булмасак та, безнең өчен Изге Язмалардагы принциплар мөһимрәк. Хәтта кешеләр безне хупламаса да, без анда язылганнар буенча эш итәбез.

 Без үзебез Раштуа бәйрәмен үткәрмәскә булсак та, башка кешеләргә аны үткәрергә комачауламыйбыз. Һәр кеше үз сайлавын ясый һәм без аларның сайлауларын хөрмәт итәбез.