Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре миссионер хезмәтендә катнашамы?

Йәһвә Шаһитләре миссионер хезмәтендә катнашамы?

 Әйе. Йәһвә Шаһитләре барысы да, кайда гына яшәсәләр дә, миссионер рухы чагылдыра: алар вәгазьдә очраткан кешеләргә үз иманнары турында сөйли (Маттай 28:19, 20).

 Ә кайбер Шаһитләр яхшы хәбәрне ишетмәгән районнарга күченә я анда барып йөри. Шулай ук башка илләргә күченгән Шаһитләр дә бар, алар үз хезмәтләрен киңәйтә дип әйтеп була. Гайсә Мәсих мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8). Шаһитләр бу пәйгамбәрлекне үтәүдә катнашырга шат.

 1943 елны Йәһвә Шаһитләре миссионерлар әзерләр өчен махсус мәктәп оештырды. Бу мәктәпне 8000 кеше тәмамлады. Мәктәпнең исеме: Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад.