Төп мәгълуматка күчү

Кеше Йәһвә Шаһитләренең диненнән ваз кичә аламы?

Кеше Йәһвә Шаһитләренең диненнән ваз кичә аламы?

Әйе. Кеше оешмабыздан ике юл белән ваз кичә ала:

  • Рәсми үтенеч. Кеше телдән яки язу формасында үзенең Йәһвә Шаһите булырга теләмәгәне турында хәбәр итә ала.

  • Эшләр. Кеше үз эшләре белән Йәһвә Шаһите булырга теләмәгәнен күрсәтә ала (1 Петер 5:9). Мәсәлән, ул, башка дингә күчеп, анда калырга ниятен белдерергә мөмкин (1 Яхъя 2:19).

Кеше бүтән вәгазьләмәсә я җыелыш очрашуларына йөрмәсә, сез аны ваз кичкән кеше дип саныйсызмы?

Юк. Иманнан ваз кичү рухи яктан хәлсезләнеп китүдән аерылып тора. Еш кына кеше иманнан баш тартканга түгел, ә боекканга гына, Аллаһыга хезмәт итми башлый. Без андый кешеләрдән читләшер урынына аларны юатабыз һәм аларга ярдәм итәбез (1 Тисалуникәлеләргә 5:14; Яһүд 22). Кеше ярдәмне кабул итәргә теләсә, җыелыш өлкәннәре аңа рухи яктан булыша (Гәләтиялеләргә 6:1; 1 Петер 5:1—3).

Әмма өлкәннәрнең беркемне дә Йәһвә Шаһите булып калырга мәҗбүр итәргә хокукы юк. Дингә кагылышлы карарны һәр кеше үзе кабул итә (Йошуа 24:15). Безнеңчә, кеше Аллаһыга теләп, чын йөрәктән хезмәт итәргә тиеш (Зәбур 110:3; Маттай 22:37).