Төп мәгълуматка күчү

«Шәһәрләр энҗесе» кешеләрне «Аллаһының бүләге» белән таныштыра

«Шәһәрләр энҗесе» кешеләрне «Аллаһының бүләге» белән таныштыра

Клуж-Напока — Румыниядәге иң зур шәһәрләрнең берсе. Аны «Шәһәрләр энҗесе» дип атыйлар. 2016 елның 20 нче апреленнән 24 нче апрельгә кадәр шәһәрдә Гаудеамус китап ярминкәсе үткән. Шул ук көннәрне Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы әхлакый принципларның һәм тәгълиматларның мөһимлегенә басым ясаган. Ничек итеп? Алар ярминкәдә меңләгән кешеләрнең игътибарын җәлеп итүче күргәзмә оештырган. Кешеләр видеороликлар, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар һәм Изге Язмалар турында сораштырган.

Кайбер мәктәпләр ярминкәгә автобуста килгән: укытучылар үз укучыларының Йәһвә Шаһитләренең күргәзмәләрен күрүләрен теләгән. Укучылар «Йәһвәнең дусты бул» дип исемләнгән күпсерияле видеороликлар аеруча ошаткан, аларның күбесе «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н һәм «Балаларыгызны өйрәтегез» дигән брошюраны сорап алып киткән. Бер укытучы видеороликларны караганнан соң үз хезмәттәшенә болай дигән: «Әйдәгез, веб-сайтның адресын язып алыйк әле, аннары без аларны балаларга да күрсәтербез».

Яшүсмерләргә каләм ярдәмендә сабакларны планшетта уйнатып күрсәткәннәр, һәм тегеләр зур теләк белән караганнар. Мәсәлән, алар «Бу — чын ярату я гашыйк булумы?», «Социаль челтәр ятьмәгә әйләнмәсен!» һәм «Бәйләнчекләрне йодрык белән янамыйча җиң» дигән видеороликларны караган.

Православие рухание һәм аның хатыны күргәзмәгә кат-кат килеп киткән. Алар Йәһвә Шаһитләрен «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» һәм кайбер брошюралар бирүен үтенгән. Рухани «Изге Язмалардагы сүзләр индексы»на һәм китапның күптөрле чыганакларга нигезләнеп тәрҗемә ителүенә шаккаткан. Ул Йәһвә Шаһитләренә үз телефон номерын биргән һәм үзе белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрүен сораган.

Руханиның хатыны сайтыбызда балалар өчен мәгълүматны кайдан табып була микән дип сораган. Йәһвә Шаһитләре аның игътибарын «Сабыйлар» дигән бүлекчәгә юнәлткән. Шуннан соң аңа «Намуслы бул» дигән мультфильмны күрсәткәннәр; ул аңа бик охшаган. Сайтыбызның кайбер башка үзенчәлекләрен күреп, рухани аны «Аллаһының бүләге» дип атаган.