Төп мәгълуматка күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Болгария

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Болгария

 Болгариядәге Йәһвә Шаһитләре Аллаһы һәм аның Сүзе турындагы хакыйкать белән ашкынып уртаклаша. 2000 елдан башлап, аларга ярдәм итәр өчен, бөтен дөньядан йөзләгән абый һәм апа-кардәшләр анда күченә башлаган. Башка илгә күченү нинди авырлыклар тудыра ала? Әмма ни өчен куйган тырышлыклар заяга түгел? Болгариягә вәгазьләр өчен күченгән кайбер кардәшләр белән танышып китик.

Максат куябыз

 «Без һәрвакыт вәгазьчеләр әз булган җирләрдә хезмәт итәргә тели идек,— дип сөйли Англиядән булган Даррен.— Без Дон белән өйләнешкәч, Лондондагы рус телендә сөйләшкән кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтер өчен, шунда төпләндек. Берничә мәртәбә без башка илгә күченергә җыенган идек, әмма безгә нәрсәдер комачаулады. Ахыр чиктә без инде моның турында уйламый башлаган идек! Әмма шул вакытта дустыбыз безнең шартларның үзгәргәнен күрергә ярдәм итте һәм шунда хыялыбыз чынга аша алганын аңладык». Даррен белән Дон вәгазьчеләр җитмәгән һәм алар чыннан да күченә ала алган илне эзли башлаган. Алар Болгарияне сайлаган һәм, менә инде 2011 елдан башлап, алар анда хезмәт итә.

Даррен һәм Дон

 Кайберәүләр күченергә уйламаган булса да, шундый адымга барырга аларны кардәшләрнең үрнәкләре дәртләндергән. «Без Көньяк Америкада һәм Африкада хезмәт иткән ашкынучан кардәшләр белән таныштык. Алар үз хезмәтләре турында шундый ялкынланып сөйләде»,— дип бүлешә ире Лука белән Италиядә яшәгән Джада. Ул болай дип дәвам итә: «Аларның шатлыгы һәм күтәренке рухы безгә дә тәэсир итте, шуңа күрә без рухи максатларыбызны яңадан карап чыгарга булдык».

Лука һәм Джада

 Чехиядән булган Томаш һәм Вероника балалары Клара һәм Матиаш белән 2015 елда Болгариягә күченгән. Аларны моңа нәрсә дәртләндергән? Томаш болай дип сөйли: «Безне моңа чит илгә күченгән апа һәм абый-кардәшләр, шул исәптән туганнар дәртләндерде. Алар шундый шат иде! Без алар турында күп сөйләштек». Хәзер бу гаилә Болгариянең Монтана шәһәрендә хезмәт итә.

Клара, Томаш, Вероника һәм Матиаш

 Линда исемле апа-кардәш тә Болгариягә күченгән. Менә аның сүзләре: «Күп еллар элек мин Эквадорда булып кайттым һәм анда шул илгә күченгән Йәһвә Шаһитләре белән таныштым. Һәм уйлап куйдым: „Ә ни өчен миңа да вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күченмәскә?“» Финляндиядән булган Петтери белән Надья гаиләсен шулай ук башкаларның үрнәге күченергә этәргән. Алар болай дип сөйли: «Безнең җыелыштан кайбер тәҗрибәле кардәшләр дә, вәгазьләр өчен, башка җирләргә күченде. Без аларның анда үткәргән вакытлары турында шатланып сөйләгәннәрен ишетеп тордык. Алар әйтүенчә, бу аларның иң яхшы еллары булган».

Линда

Надья һәм Петтери

Җентекләп планлаштырабыз

 Башка илдә хезмәт итәргә теләгән кардәшләргә башта барысын да төптән уйларга кирәк (Лүк 14:28—30). Бельгиядән булган Нели болай дип исенә төшерә: «Мин күченү турында җитди уйлана башлагач, моның турында догалар кылдым һәм бу темага кагылышлы мәкаләләр эзләргә тотындым. Һәм аларны өйрәнеп, мин алга таба барыр өчен план төзедем».

Нели (уң якта)

 Кристиан белән Ирмина Польшадан. Алар Болгариядә инде 9 елдан артык тора. Алар, күченер алдыннан, туган якларында болгар телендәге төркемгә йөргән, бу алар өчен яхшы нигез булган. Бу төркемдәге кардәшләр аларга телне өйрәнергә ярдәм иткән. Кристиан белән Ирмина болай дип бүлешә: «Үзеңне Йәһвә кулына тапшырганда һәм аның синең турында кайгыртканын күргәндә, бу аңлатып бетермәслек хис! Йәһвәгә: „Менә мин! Җибәр мине!“— дип әйтүең була, һәм син элек эшли алмыйм дип уйлаган эшләр дә кулыңнан килә башлый!» (Ишагыя 6:8)

Кристиан һәм Ирмина

 Швейцариядән булган ирле-хатынлы Рето белән Корнелия, күченер алдыннан, тормышларын гадиләштереп, акча җыйганнар. Алар болай дип аңлата: «Бер ел алданрак, Болгариягә күченер алдыннан, без анда бер атнага барып кайттык һәм, шулай эшләп, ил белән таныша алдык. Без анда тәҗрибәле миссионерлар белән аралаштык. Алар безгә бик кирәкле киңәшләр бирде». Рето белән Корнелия бу күрсәтмәләр буенча эш иткән һәм алар Болгариядә инде 20 елдан артык хезмәт итә.

Корнелия һәм Рето уллары Лука һәм Янник белән

Авырлыклардан курыкмыйбыз

 Кардәшләргә яңа илдә күп нәрсәгә ияләшергә туры килә, һәм кайчак бу җиңел булмый (Рәсүлләр 16:9, 10; 1 Көринтлеләргә 9:19—23). Авырлыкларның берсе бу — тел өйрәнү. Алдарак искә алынган Лука болай дип сөйли: «Миңа һәм хатыныма җыелыш очрашуларында катнашу һәрвакыт ошый иде. Әмма башта болгар телендә бер гади сорауга җавап әзерләү дә авыр бирелә иде. Без үзебезне кечкенә балалар кебек хис иттек. Ә дөресен генә әйткәндә, андагы балалар безгә караганда күпкә яхшырак җавап бирәләр иде».

 Германиядән булган Равил менә нәрсә дип сөйли: «Болгар теле миңа авыр бирелә иде. Шул вакытта мин үземә: „Гадирәк бул! Үзеңнән һәм хаталарыңнан көлә бел“,— дидем. Телне өйрәнү минем өчен — проблема түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итүнең бер өлеше».

Равил һәм Лилли

 Алдарак әйтелгән Линда болай дип бүлеште: «Телләр өйрәнүгә минем әллә ни сәләтем юк, һәм моңа өстәп, болгар теле үзе дә җиңел түгел. Күп тапкырлар мин барысын да ташларга теләдем! Башкаларга нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлата алмаганда һәм алар сине аңламаганда, үзеңне чит кеше итеп сизәсең. Рухи яктан нык булып калыр өчен, мин үземнең туган телемдә басмаларыбызны укыдым һәм җыелышларга әзерләндем. Ахыр чиктә, кардәшләремнең ярдәме белән тел киртәсе җимерелде».

 Авырлыкларның башкасы — туган йортны, туганнарны һәм дусларны сагыну. Болгариягә ире Яннис белән күченгән Эва болай дип искә төшерә: «Беренче вакытларда без үзебезне бик ялгыз хис иттек. Һәм шунда бер чара таптык: дуслар һәм туганнар белән регуляр рәвештә шалтыратышырга булдык. Шулай ук без монда да яңа дусларга ия булдык».

Яннис һәм Эва

 Ә тагын нинди авырлыклар булырга мөмкин? Швейцариядән булган Роберт белән Лиана менә нәрсәгә игътибар иткән: «Тел һәм яңа культура бу, әлбәттә, җиңел нәрсә түгел. Әмма безнең өчен иң авыры мондагы суык кышлар булды». Шуңа да карамастан, уңай караш һәм юмор хисе ярдәмендә бу пар Болгариядә инде 14 ел хезмәт итә.

Роберт һәм Лиана

Тырышлыклар фатихалана

 Лилли исемле апа-кардәш вәгазьчеләр җитмәгән җирләрдә хезмәт итәргә шулкадәр ярата, шуңа күрә ул барысына да моны киңәш итә. Ул болай дип сөйли: «Китмәгән булсам, мин Йәһвәне башка яңа яктан белә алмас идем. Минем монда, башкаларга ярдәм итәр өчен күп мөмкинлекләрем бар, һәм бу иманымны ныгыта һәм шатлык белән канәгатьлек китерә». Аның белән ире Равил дә риза. Ул болай ди: «Бу иң яхшы тормыш юлы, бу төрле илләрдән булган, Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә оста өйрәтә алган ашкынучан мәсихчеләр белән танышыр өчен уникаль мөмкинлек. Мин күп нәрсәгә алардан өйрәнә алдым».

 Андый кардәшләрнең фидакарьлеге ярдәмендә Патшалык турында яхшы хәбәр «бөтен җиһанда» вәгазьләнә (Маттай 24:14). Болгариягә күченгән кардәшләр үзләрендә Йәһвәнең юмартлыгын һәм ярдәмен татыган. Ул аларга күңел теләкләрен һәм планнарын чынга ашырырга ярдәм иткән (Зәбур 20:1—4).