Төп мәгълуматка күчү

Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Яшәүнең мәгънәсе турында сораулар төрлечә яңгырарга мөмкин, мәсәлән: «Ни өчен мин яшим?» яисә «Тормышымның максаты нинди?» Изге Язмалар буенча, тормышыбызның максаты — Аллаһы белән дуслык үстерү. Моны раслаучы Изге Язмалардагы кайбер хакыйкатьләрне карап чыгыйк.

  •   Аллаһы Тәгалә — безнең Барлыкка Китерүчебез. Изге Язмаларда: «Безне ул [Аллаһы] яраткан, ә без үзебезне түгел»,— дип язылган (Зәбур 100:3, искәрмә; Ачылыш 4:11).

  •   Аллаһы үзенең һәрбер иҗади эшен, шул исәптән кешене, билгеле бер максат белән яраткан (Ишагыя 45:18).

  •   Аллаһы безне рухи ихтыяҗлар белән барлыкка китергән (Маттай 5:3). Бу ихтыяҗларга шулай ук безнең тормыш максатын табу теләгебез дә керә.Һәм Аллаһы бу теләгебезне канәгатьләндерергә тели (Зәбур 145:16).

  •   Без рухи ихтыяҗларыбызны Аллаһы белән дуслыкны үстереп канәгатьләндерәбез. Кайберәүләргә Аллаһыга якынлашу — ирешмәслек нәрсә дип тоелырга мөмкин. Әмма Изге Язмалар безне моны эшләргә дәртләндерә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8; 2:23).

  •   Аллаһының дусты булып китәр өчен, безгә аның нияте буенча яшәргә кирәк. Бу ният турында Вәгазьче 12:13 тә язылган: «Аллаһыны тирән хөрмәт ит, аның әмерләрен үтә, бу — кешенең төп бурычы бит».

  •   Киләчәктә Аллаһының безгә карата нияте тулысынча үтәләчәк. Аллаһы бар газапларны юк итәчәк һәм үзенең тугры дусларына мәңгелек тормыш бүләк итәчәк (Зәбур 37:10, 11).