Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда ихтыяр иреге турында нәрсә әйтелә? Аллаһы язмыш бирәме?

Изге Язмаларда ихтыяр иреге турында нәрсә әйтелә? Аллаһы язмыш бирәме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы безгә, без үзебез карарлар кабул итә алсын өчен, ихтыяр иреген биргән. Ул кешегә язмыш бирми, ягъни тормышыбызны алдан билгеләми. Изге Язмаларның хак тәгълиматларына игътибар итегез.

  •   Аллаһы кешеләрне үзенә охшатып яраткан (Яратылыш 1:26). Инстинкт буенча яшәгән хайваннардан аермалы буларак, без Аллаһыга хас ярату һәм гаделлек кебек сыйфатларны күрсәтә алабыз. Барлыкка Китерүчебез кебек, без дә ихтыяр ирегенә ия.

  •   Еш кына без үз киләчәгебезгә үзебез хуҗа. Изге Язмаларда болай диелгән: «Тормышны сайлагыз... Аның [Аллаһының] әйткәнен тыңлагыз» (Канун 30:19, 20). Бу сүзләр Аллаһының әмерләрен үтәп яшәргә өнди. Бездә ихтыяр иреге булмаса, андый чакыру мәгънәсез һәм хәтта мәрхәмәтсез булыр иде. Аллаһы безне үзенә тыңлаучан булырга мәҗбүр итми. Киресенчә, ул: «Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман... булыр иде»,— дип әйтә (Ишагыя 48:18).

  •   Уңыш яисә уңышсызлык язмыштан тормый. Берәр өлкәдә уңышларга ирешәсебез килсә, тырышып эшлик. Изге Язмаларда: «Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:10). Анда шулай ук: «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

 Ихтыяр иреге — Аллаһының кыйммәтле бүләге. Бу ирек безгә Аллаһыны «бөтен йөрәк» белән, ягъни үз теләгебез белән, яратырга юл ача (Маттай 22:37).

Әллә Аллаһы барысын контрольдә тотмыймы?

 Изге Язмаларда Аллаһы — Чиксез Кодрәт Иясе һәм бер кем дә, аннан башка, аның көчен чикли алмый дип әйтелә (Әюп 37:23; Ишагыя 40:26). Ләкин, ул үз көчен барысын контрольдә тотар өчен кулланмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһы халкының дошманы борынгы Бабыл турында әйтелә. Аллаһы андый дошманның барлыгын белсә дә, «үзен тыйды» диелә (Ишагыя 42:14). Безнең көннәрдә дә Аллаһы ихтыяр иреге белән дөрес кулланмаган һәм башкаларга зыян китергән кешеләр белән үзен сабыр тота. Шулай да Аллаһының сабырлыгы чиксез түгел (Мәдхия 36:10, 11).