Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалардагы китапларга кереш сүзләр

Берничә минутлык видеороликларны карап, Изге Язмалардагы теге я бу китапның кайда, кайчан һәм нинди шартларда язылганын, шулай ук кыска эчтәлеген белеп була. Видеороликларны карап, Изге Язмаларны укуыгызны һәм өйрәнүегезне кызыграк итегез.

Яратылыш китабына кереш сүз

Яратылыш китабында кешеләрнең кайдан килеп чыкканы һәм газапларның ничек башланганы күрсәтелә.

Чыгыш китабына кереш сүз

Аллаһы исраиллеләрне, Мисыр коллыгыннан коткарып, үзенә багышланган халык итеп оештырган.

Левилеләр китабына кереш сүз

Левилеләр китабында Аллаһының изгелеге ничек ассызыклана һәм ни өчен безгә изге булу мөһим икәнен белегез.

Саннар китабына кереш сүз

Йәһвәгә теләсә нинди шартларда буйсыну һәм аның вәкилләрен хөрмәт итү никадәр мөһим икәнен белегез.

Канун китабына кереш сүз

Йәһвәнең Канунында аның Исраил халкына карата тирән мәхәббәте ничек чагылганын күрегез.

Йошуа китабына кереш сүз

Исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җирне ничек яулап алганы һәм үзара бүлгәне турында белегез.

Хакимнәр китабына кереш сүз

Бу китаптан сез Аллаһы Исраилне коткарыр өчен кулланган кыю, тугры ир-атлар турында белерсез.

Рут китабына кереш сүз

Рут китабында бер яшь тол хатынның үзенең тол каенанасына карата күрсәткән фидакарь мәхәббәте һәм Йәһвәнең аларны ничек фатихалаганы турында әйтелә.

Ишмуилның беренче китабына кереш сүз

Исраил халкының тарихындагы хакимнәр җитәкчелек иткән чордан патшалар идарә иткән чорга ничек күчкәне турында белегез.

Ишмуилның икенче китабына кереш сүз

Давыт басынкы һәм нык иманлы булганга, Изге Язмаларны укучылар аны бик яраталар һәм яхшы беләләр.

Беренче Патшалар китабына кереш сүз

Исраил халкы Сөләйман патша идарәсендә чәчәк атып яшәгән, ә соңыннан Исраил һәм Яһүдия патшалыклары вакытында авыр вакыт кичергән. Моның турында видеоролик карагыз.

Икенче Патшалар китабына кереш сүз

Мөртәтлек аркасында төньяк Исраил патшалыгына нинди зыян килгәнен, ә Йәһвәнең үзенә бербөтен йөрәк белән хезмәт иткәннәрне ничек фатихалаганын белегез.

Беренче Елъязма китабына кереш сүз

Шәҗәрәләргә игътибар итегез һәм Давыт патшаның Исраил өстеннән идарә итә башлавыннан алып, үлеменә кадәр булган вакыйгаларга күз салыгыз.

Икенче Елъязма китабына кереш сүз

Яһүд патшаларының тарихы Аллаһыга тугры булуның мөһимлеген ничек күрсәтә икәнен белегез.

Езра китабына кереш сүз

Йәһвә үз халкын Бабыл әсирлегеннән азат итәргә һәм Иерусалимда хак гыйбадәт кылуны торгызырга дигән вәгъдәсен үтәгән.

Никами китабына кереш сүз

Изге Язмалардагы Никами китабында хак Аллаһының бүгенге бар хезмәтчеләре өчен кыйммәтле сабаклар бар.

Әсфирә китабына кереш сүз

Әсфирә көннәрендә булган дулкынландыргыч вакыйгалар Йәһвә Аллаһының бүген үз хезмәтчеләрен сынаулардан коткару сәләтенә иманыгызны ныгытыр.

Әюп китабына кереш сүз

Йәһвәне яраткан һәркем сынауларга дучар булыр. Әюп турындагы хәбәр шуңа инандыра: без сафлыкны саклап калып, Йәһвәнең хакимлеге ягында тора алабыз.

Зәбур китабына кереш сүз

Зәбур китабы Йәһвәнең хакимлеген яклый, Йәһвәне яраткан кешеләргә ярдәм итә һәм аларны юата, шулай ук аның Патшалыгы ярдәмендә ничек дөнья үзгәрәчәк икәнен күрсәтә.

Гыйбрәтле сүзләр китабына кереш сүз

Тормышның һәр өлкәсенә карата диярлек, эшкә дә, гаиләгә дә карата Аллаһы җитәкчелеген алыгыз.

Вәгазьче китабына кереш сүз

Сөләйман патша тормышта чын әһәмияткә ия нәрсәләрне ассызыклый һәм аларны Аллаһы зирәклегенә каршы килгән нәрсәләр белән чагыштыра.

Җырларның җыры китабына кереш сүз

Шулам кызының көтүче бер егеткә карата тугры мәхәббәте «Йәһ ялкыны» итеп сурәтләнә. Ни өчен?

Ишагыя китабына кереш сүз

Ишагыя китабы — төгәл пәйгамбәрлекләр китабы. Ул Вәгъдәләр Үтәүче һәм Коткаручы Аллаһыбыз Йәһвәгә ышанычыбызны ныгыта.

Ирмия китабына кереш сүз

Ирмия авырлыкларга карамастан пәйгамбәр булып тугры хезмәт иткән. Ул бүгенге мәсихчеләргә нинди үрнәк калдырган? Моның турында уйланып алыгыз.

Ирмиянең елавы китабына кереш сүз

Ирмиянең елавы дип аталган китапта Ирмия пәйгамбәр халыкның Иерусалимның җимерелүе аркасында елавын сурәтли һәм Аллаһының күңелен табар өчен тәүбә итүнең мөһимлеген ассызыклый.

Йәзәкил китабына кереш сүз

Аллаһы Йәзәкилгә нинди генә авыр йөкләмәләр бирсә дә, Йәзәкил бар кушканнарын басынкылык һәм кыюлык белән үти. Ул безгә яхшы үрнәк калдырган.

Даниял китабына кереш сүз

Нәрсә генә булмасын, Даниял һәм аның өч дусты Йәһвәгә тугры булып калган. Аларның үрнәге һәм пәйгамбәрлекнең үтәлеше безгә — соңгы көннәрдә яшәүче кешеләргә көч өсти ала.

Һошия китабына кереш сүз

Һошиянең пәйгамбәрлегеннән күп сабаклар алып була: гөнаһ кылып яшәүләренә үкенгән кешеләргә Аллаһы үз мәрхәмәтен күрсәтә. Шулай ук шушы пәйгамбәрлектән ничек гыйбадәт кылырга кирәклеген белеп була.

Йәил китабына кереш сүз

Йәил «Йәһвәнең көне» якынлашканы турында пәйгамбәрлек иткән һәм котылу юлы турында язган. Аның пәйгамбәрлеге аеруча безнең көннәрдә зур роль уйный.

Амус китабына кереш сүз

Йәһвә шул басынкы кешегә бер мөһим йөкләмә тапшырган. Амустан нинди яклардан үрнәк алып була?

Яхъя китабына кереш сүз

Яхъяның китабыннан Гайсәнең кешеләрне яратуы, камил басынкылык күрсәтүе һәм Мәсих булып килүе, ягъни Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итүе турында белеп була.

Абадия китабына кереш сүз

Шушы китап — Еврей Язмаларының иң кыска китабы. Пәйгамбәрлекләр китабында кешеләргә өмет бирелә һәм Йәһвәнең идарә итүе акланачак дип вәгъдә ителә.

Юныс китабына кереш сүз

Пәйгамбәр үгет-нәсыйхәткә колак салган, үз йөкләмәсен үтәгән һәм Аллаһының тугры мәхәббәте һәм шәфкате турында сабак алган. Аның белән булган хәлләр сезгә тәэсир итмикә кала алмас.

Микай китабына кереш сүз

Аллаһы тарафыннан рухландырылган шушы пәйгамбәрлек безне шуңа ышандыра: Йәһвәнең кушканнарын үтәү авыр түгел, алар безгә файда китерә.

Наһум китабына кереш сүз

Пәйгамбәрлекнең үтәлгәне безне шуңа ышандыра: Йәһвә үз сүзен һәрвакыт тота, ул Патшалыкның идарәсендә сыену урыны эзләүче кешеләргә юаныч бирә.

Хабакук китабына кереш сүз

Шик тә юк, Йәһвә үз хезмәтчеләрен кайчан һәм ничек коткарырга икәнен белә.

Сафуния китабына кереш сүз

Ни өчен Йәһвәнең хөкем көне килмәс дип уйлау акыллы булмас иде?

Һәггәй китабына кереш сүз

Китапта Аллаһыга гыйбадәт кылуны үз мәнфәгатьләреннән өстен куярга кирәклеге ассызыклана.

Зәкәрия китабына кереш сүз

Күпсанлы күренешләр һәм пәйгамбәрлекләр Аллаһының борынгы хезмәтчеләренең иманнарын ныгытып торган. Шул пәйгамбәрлекләр безне дә Йәһвәнең безнең яклы булуына ышандыра.

Малахи китабына кереш сүз

Китаптан Аллаһының үзгәрмәс принциплары, шәфкате һәм мәхәббәте турында белеп була. Пәйгамбәрлек китабыннан шулай ук бүгенге проблемаларны ничек хәл итеп була икәнен белеп була.

Маттай китабына кереш сүз

Изге Язмалардагы бу китап турында белегез. Бу китап Яхшы Хәбәрнең дүрт китабының беренчесе булып тора.

Марк китабына кереш сүз

Яхшы хәбәрләрнең иң кыскасы Марк хәбәре Гайсәнең Аллаһы Патшалыгының патшасы буларак идарәсенең нинди булачагын аңларга ярдәм итә.

Лүк китабына кереш сүз

Лүк китабыннан нинди нечкәлекләрне белеп була? Бу нечкәлекләр башка китапларда телгә алынамы?

Рәсүлләр китабына кереш сүз

Беренче гасырдагы мәсихчеләр бар халыклардан шәкертләр булдырыр өчен бар тырышлыкларын куйган. Изге Язмаларның Рәсүлләр китабында язылганнар сезне ашкыныбрак вәгазьләргә дәртләндерсен.

Римлыларга хатка кереш сүз

Бу видеода Йәһвәнең барлык кешеләргә бертигез каравына һәм Гайсә Мәсихкә иман итүнең мөһимлегенә игътибар ителә.

Көринтлеләргә беренче хатка кереш сүз

Паулның хатында бердәмлеккә, әхлакка һәм бетмәс яратуга кагылышлы Аллаһы тарафыннан бирелгән киңәшләргә игътибар ителә.

Көринтлеләргә икенче хатка кереш сүз

«Һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвә үз хезмәтчеләрен ныгыта һәм яклый.

Гәләтиялеләргә хатка кереш сүз

Паулның Гәләтиялеләргә язган хаты бүген беренче гасырдагы кебек үк файдалы. Ул бар мәсихчеләргә тугры булып калырга ярдәм итә ала.

Эфеслеләргә хатка кереш сүз

Бу хатта Аллаһының Гайсә Мәсих аша тынычлык һәм бердәмлек китерергә нияте ассызыклана.

Филипиялеләргә хатка кереш сүз

Сынауларда тугры булып калуыбыз башкаларны нык булырга дәртләндерә.

Көләсәйлеләргә хатка кереш сүз

Белгәннәребезне кулланып, бер-беребезне ихлас күңелдән кичереп һәм Гайсәнең югары дәрәҗәсен танып, без Йәһвәне шатландырырбыз.

Тисалуникәлеләргә беренче хатка кереш сүз

Безгә рухи яктан уяу булырга, «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерергә, «өзлексез дога кылырга» һәм бер-беребезне дәртләндерергә кирәк.

Тисалуникәлеләргә икенче хатка кереш сүз

Паул Йәһвә көне белән бәйле ялгыш карашны фаш итә һәм кардәшләрне иманда нык булып калырга дәртләндерә.

Тимутигә беренче хатка кереш сүз

Паул бу хатта җыелышның оештырылуы белән бәйле күрсәтмәләр бирә, шулай ук ялган тәгълиматлардан һәм акча яратудан кисәтә.

Тимутигә икенче хатка кереш сүз

Паул Тимутине үз хезмәтен һәрьяклап үтәргә дәртләндерә.

Титуска хатка кереш сүз

Паулның Титуска язган хатында Крит җыелышларындагы проблемаларга игътибар бирелә һәм өлкән булып хезмәт итәр өчен таләпләр китерелә.

Филимунга хатка кереш сүз

Шушы кыска, ләкин тәэсирле хаттан басынкылыкка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә өйрәнеп була.

Еврейләргә хатка кереш сүз

Мәсихчеләрнең гыйбадәте букваль гыйбадәтханәгә һәм корбанга китерелгән хайваннарга караганда күпкә өстенрәк нәрсәләргә нигезләнә.

Ягъкубның хатына кереш сүз

Мөһим мәсихче принципларга өйрәтер өчен, Ягъкуб тере ачык мисаллар куллана.

Петернең беренче хатына кереш сүз

Петернең беренче хаты безне рухи яктан актив булырга һәм бар борчуларыбызны Аллаһыга йөкләргә дәртләндерә.

Петернең икенче хатына кереш сүз

Петернең икенче хаты безне яңа күкләрне һәм яңа җирне тугрылык белән көтәргә дәртләндерә.

Яхъяның беренче хатына кереш сүз

Яхъяның хаты безне Мәсих дошманнары турында кисәтә һәм нәрсәне яратырга, ә нәрсәне яратмаска икәнен аңларга ярдәм итә.

Яхъяның икенче хатына кереш сүз

Яхъяның икенче хаты хакыйкатьтә йөрүне дәвам итәргә һәм алдакчылардан якланырга чакыра.

Яхъяның өченче хатына кереш сүз

Яхъяның өченче хаты искиткеч кунакчыллыкка өйрәтә.

Яһүднең хатына кереш сүз

Яһүд мәсихче җыелышны алдарга тырышучыларның юлларын фаш итә.

Ачылыш китабына кереш сүз

Ачылыш китабындагы тәэсирле күренешләре Аллаһы Патшалыгының җир һәм кешелек өчен Йәһвә ниятен ничек үтәячәген күрсәтә.

Изге Язмалар китабына кереш сүз

Изге Язмаларның һәр китабы Изге Язмаларның төп темасын — Мәсих идарәсендәге Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә Аллаһы исемен изгеләндерү темасын ничек ассызыклаганын белегез.

Сезгә бу да ошардыр

КИТАПЛАР ҺӘМ БРОШЮРАЛАР

Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?

Изге Язмаларның төп хәбәре нинди?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Түләүсез өйрәнер өчен бу «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә рәсемнәр, искәрмәләр, кисешкән урыннар һәм өстәмә өйрәнү кораллары бар.